Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чекалда авылында өч кенә өйдә ут яна

    XXI гасырда ике-өч өйдә генә ут янучы, урамнарында кеше буе үлән үсүче авылларны күрү кызганыч булса да, аларның юкка чыгуына юл куймаучы апа-абыйларның барлыгы горурлык хисләре уята. Яңа Чекалдага аяк баскач та шундый хисләр биләде күңелне. Күптән онытылган авылда бернидән зарланмыйча яшәүче апа-абыйларның булуы сокландырды безне. ӨЧ ӨЙДӘ УТ ЯНА...

    XXI гасырда ике-өч өйдә генә ут янучы, урамнарында кеше буе үлән үсүче авылларны күрү кызганыч булса да, аларның юкка чыгуына юл куймаучы апа-абыйларның барлыгы горурлык хисләре уята. Яңа Чекалдага аяк баскач та шундый хисләр биләде күңелне. Күптән онытылган авылда бернидән зарланмыйча яшәүче апа-абыйларның булуы сокландырды безне.

    ӨЧ ӨЙДӘ УТ ЯНА

    "Өч өй, өч әби һәм эт" дигәндәй, биредә нәкъ шундый күренеш каршы алды.

    - Менә бу урында кайчандыр клуб иде. Аның янәшәсендә - башлангыч мәктәп, кибет, китапханә, - дип сөйлиләр биредә яшәүчеләр хәзер инде чүп үсеп кара урманга әйләнгән урынга күрсәтеп. Чынлап та, Яңа Чекалданы авыл дип тә булмый, бөтен җирне агач баскан, кайчандыр үзәк урам дип саналган Ленин урамыннан да үтеп йөрерлек түгел.

    Авыл моннан йөз еллар чамасы элек чиста рус авылы булып саналган. Биредә 200 өйдә ут янган. 60нчы елларда төп авыл кешеләре шәһәргә китә башлагач, күрше авыллардан бирегә марилар күченәләр.

    Яңа Чекалда Бима авыл җирлегенә карый. Авылда өч өйдә генә кеше яши. Бишесе дә - милләте буенча марилар.

    ТИЗДӘН - ӨЙ ТУЕ

    Надежда САМАРИНА Яңа Чекалдада 30 елга якын гомер кичерә. Моңа кадәр үзе белән бергә картайган йортында яшәсә дә, уллары Юрий һәм Алексей, килене Лариса белән яңа йорт салып яткан көннәре. Хәзер инде эчтәге эшләр генә калган. Без барганда мич чыгару белән мәшгуль иде алар.

    Надежда апай үзе Мари Бобья авылыннан. Ире Николай Пеләмештән булган. Колхоз Яңа Чекалдадан йорт биргәч, биредә төпләнеп калганнар.

    АКТИВ ТОРМЫШ АЛЫП БАРА

    Ә менә күршеләре Роза КРАСНОПЕРОВА Яңа Чекалдада 1965 елдан бирле яши. Бирегә әнисе белән күченгән булганнар. Ире Владимир белән өч бала үстергәннәр. Ире гүр иясе инде. Уллары төрле шәһәрләрдә төпләнгәннәр. Әниләре янында кунак кына алар хәзер.

    Роза апа лаеклы ялга чыкканчы терлекчелек лагеренда каравылчы булып эшли. Ул вакытта "Россия" колхозында 500 башка исәпләнгән сарык фермасы, атлар, машина-трактор станциясе булган. Җил тегермәне дә эшләгән, халык китапханәгә дә йөргән. Балалар башлангыч белемне туган авылларында алганнан соң, укуны Иске Чекалдада дәвам иткәннәр. "Хәзер инде малайлар-кызлар йөргән сукмаклар да юк", дип көрсенә Роза апа. Аларны да күптән үлән басып киткән.

    Роза апаның пенсиясе дә күп түгел. Аны ай саен Пеләмешкә барып ала. Өлкән яшьтә булса да сарык-кәҗә асрый, тавыклар тота. Җәй көне бал кортлары белән дә юана хуҗабикә. Печән әзерләшергә Пеләмештә яшәүче туганнары килә икән. Роза апаның хуҗалыгын җиде (!) эт саклый. Кайвакыт көтелмәгән "кунаклар" да килә ди: төлке, кабан дуңгызлары, куяннарга да ияләшкән инде ул.

    Чәй өстәле артында Роза апага сораулар да яудырырга өлгердек.

    - Сез район, республика яңалыкларын каян беләсез?

    - Бер юанычыбыз бар, телевизор күрсәтә. Аннан соң гомер буе "Әгерҗе хәбәрләре"н алдырам. Атнага ике тапкыр Иске Чекалдага барып алам газетаны. Күрше авылга кадәр урман аша биш чакрым юл үтәм.

    - Азык-төлеккә кая барасыз?

    - Кибеткә Пеләмешкә йөрибез. "Попутка" белән барган чаклар да була, җәяү дә атлыйм. Кышын чаңгыда җилдерәм. Өйрәнелгән инде! Җәй көне сыер савучыларга да теге яки бу әйберне алырга кушып җибәрәбез. Аллага шөкер, йомышыбызны үтәми калганнары юк.

    - Эчә торган суны каян аласыз?

    - Элек коелар бар иде. Соңыннан чишмәгә йөри башладык. Бәхеткә, өч ел элек миңа скважина борауладылар. Ә аның тарихы болай булды. Шәһәрдән кайткан туганыбыз безнең яшәү рәвешен төшереп интернетка куйган. Шунда бер Мәскәү хатыны күреп алып, безне жәлләгәндер күрәсең, матди яктан ярдәм итте. Менә шуннан минем скважинам барлыкка килде. Ә күршеләр әле һаман чиләк-көянтә белән чишмәгә йөриләр.

    Җәй көне авылыбыз җанланып ала. Безнең авыл тирәсендә генә "Пеләмеш" бүлекчәсенең 300 башка исәпләнгән сыерлар җәйләве бар. Сыер савучылар, каравылчылар эшкә киләләр. Аннан соң умарталыклары булган Пеләмеш, Бима кортчылары да еш кунак була бездә. Август аенда алма җыючылар авыл юлына тузан төшермиләр.

    Авылга кергәндә бик матур буа да кала әле. Анда җәй буе һәвәскәр балыкчылар ял итә, кармакка балык каптыралар.

    - Ә кышын ни белән шөгыльләнәсез?

    - Кар көрәп вакыт узганын сизмибез дә! Су ташып, маллар янында кайнашып көн артыннан көн уза.

    ...Яңа Чекалдада гомер кичерүче бу апайларның иң үзәккә үткән проблемалары - юлсызлык. Бигрәк тә язын тормыш туктап калгандай була биредә. Быел 8 Мартта МЧС чакыртып юлны ачтырырга туры килгән.

    Роза апага күңелне борчыган сорауны да бирми кала алмадык.

    - Ни өчен авылдан китмәдегез?

    - Биредә бит оҗмах почмагы. Тыныч, рәхәт. Туфрак бик тә уңдырышлы. Хәтта күрше авыллардан килеп бәрәңге утырталар. Аннан соң безне кем көтә? Шәһәр тормышына без ияләнмәгән. Аяк-кул йөргәндә балаларны да мәшәкатьлисе килми. Гомер биредә узды, картлыкны да тынычлап шунда гына уздырырга язсын, - дип озатып калды Роза апа.

    Любовь МИХАЙЛОВА.

    Автор фотолары.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: