Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яңа ел каникуллары кыскартыла

Быел Россия халкы Яңа ел каникулларында узган еллардагыдан азрак ял итәчәк. Бу Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыгарган карарга бәйле. Яңа ел каникуллары тугыз көн: 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр булачак. Якшәмбе көн булган 1 гыйнвар һәм шимбә көн булган 7 гыйнвар эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле,...

Быел Россия халкы Яңа ел каникулларында узган еллардагыдан азрак ял итәчәк. Бу Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыгарган карарга бәйле.

Яңа ел каникуллары тугыз көн: 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр булачак.

Якшәмбе көн булган 1 гыйнвар һәм шимбә көн булган 7 гыйнвар эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле, бу көннәрнең ялы башка бәйрәмнәргә күчерелгән. Министрлык карары буенча, киләсе 2017 елда Россия халкы 24 февральдә ял итәчәк (җомга) һәм 8 майда ял итәчәк (дүшәмбе).

Шулай ук министрлык февраль һәм май айларында - дүрт көнлек, июнь һәм ноябрьдә өч көнлек ялларны да билгеләде. Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне һәм Халыклар бердәмлеге көне алыннан эш сәгате, гадәттәгечә, кыскартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев