Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яңа Эсләк олы юбилеен каршы алды (+фото)

Заманында 85 хуҗалыклы Яңа Эсләктә бүген нибары унлап йортта ут яна. Әмма авылның 85 еллыгын билгеләп узарга һәр йорттан балалар, оныклар кайткан иде. Яңа Эсләк районда иң кечкенә авылларның берсе булса да, бөтен җирдә тәртип. Хуҗасыз йортларның да капка төпләре чабылган, асфальт юл уза, кайбер өйләрдә газ яна. Җәй көне...

Заманында 85 хуҗалыклы Яңа Эсләктә бүген нибары унлап йортта ут яна. Әмма авылның 85 еллыгын билгеләп узарга һәр йорттан балалар, оныклар кайткан иде.
Яңа Эсләк районда иң кечкенә авылларның берсе булса да, бөтен җирдә тәртип. Хуҗасыз йортларның да капка төпләре чабылган, асфальт юл уза, кайбер өйләрдә газ яна. Җәй көне һәр йортта диярлек җанлылык сизелә. Ялларга калаларда яшәүче балалар кайта, капка төпләре оныклар тавышыннан гөрләп тора.
Әнә, авылның юбилеен бәйрәм итәбез дип игълан итүгә үк, төрле шәһәрләрдән авылдашлар белән күрешергә, рәхәтләнеп күңел ачарга бик күпләр гаиләләре белән кайтканнар. Мөслимовларның киленнәре Илһамия һәм Рәйсә дә ирләре, балалары белән авылның юбилеена багышланган тантанага сөенеп кайтуларын әйттеләр.
- Безнең әткәй Шәех Мәҗитов авылның беренче тракторчысы булган, иң беренче шоферлыкка укыган. Бригадир, колхоз рәисе булып эшләгән. Җиде бала тәгәрәшеп үскәнне, авылыбызның яшел чирәмнәрендә аунаган чакларны бик еш сагынып искә алам. Бүгенге көндә барыбыз да исән-сау. Әти-әни күптән гүр иясе булсалар да, туган якка эзне суытмыйбыз. Үзебез Яңа Эсләккә - каенанабыз Рәшидәгә, башка туганнарым Кадыбашта яшәүче Зөфәр абыйга кайталар. Төп нигезебезнең булмавы гына бик кызганыч. Әмма авылдашлар белән күрешеп китү күңелгә әйтеп бирә алмаслык рәхәтлек өсти, - Илһамия ханым.
Булган шул авылның гөрләп торган чаклары. Күп кеше терлекчелектә хезмәт куйган, тракторда эшләгән. Хәтта башлангыч сыйныфта гына да 40тан артык бала укыган еллар булган.
- Санап китсәң, өй саен диярлек 9-10 бала иде. Төрлесе төрле якка таралашып беттеләр. Без генә гомер буе авылдан китә алмый яшәдек, - ди Яңа Эсләкнең активисты Суфия Булгакова.
Бәйрәм тантанасына килгән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин озак еллар авыл тормышын җанландырып торган, мәдәнияттә хезмәт куйган Фәния Хәмидуллинага, гомер буе тракторчы булып эшләгән Рәфис Хәмидуллинга, авылның иң өлкән кешесе 88 яшьлек Галия Сибгатуллинага, бүген авылда бердәнбер яшь гаилә Айгөл-Илнур Хәмидуллиннарга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Узган ел да авыл көнен уздырганнар иде Яңа Эсләктә. Шунда авыл зиратын төзекләндерүгә дип килешкәннәр иде. Ә авылның юбилеена әйткән сүзләрендә торганнар. Мәрхәмәтле авылдашлар ярдәме белән җыелган акчага зират коймасын профнастил белән әйләндереп алганнар. Бу эштә башлап йөргән, акча җыюны, эшне оештырган мәрхәмәтле кешеләргә Кадыбаш авылы башлыгы Илфат Рамазанов рәхмәтен белдерде. Бүгенге көндә авылда гомер кичерүчеләргә ул "Әгерҗе төбәге" дигән китапны бүләк итте.
Кадыбаш үзешчәннәре чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Авылдашларның сөйләшер сүзләре дә күп иде. Балачак хатирәләрен яңартып бик озак аралаштылар алар.
Аннан бәйрәм елга буенда дәвам итте. Уйнап-җырлап рәхәтләнеп күңел ачты авыл халкы.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев