Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңавыл үзешчәннәре Тирсә тамашачысын шаккатырды

    Тирсә Мәдәният йортында Яңавыл үзешчәннәре концертын тамашачы тын да алмый карагандыр, мөгаен. "Күңелле тамаша"да барысы да бар иде: юмор-сатира да, җыр-биюләр дә, күңел кылларын тибрәтердәй шигырьләр дә. Концертны авылдашларыбыз Габдулла абый һәм Гүзәлия апаның кызлары Гөлназ һәм кияүләре Сирин Мөхәммәтдиновлар алып барды. Бар яктан да килгән алар: сәнгатьле сөйлиләр, матур...

    Тирсә Мәдәният йортында Яңавыл үзешчәннәре концертын тамашачы тын да алмый карагандыр, мөгаен. "Күңелле тамаша"да барысы да бар иде: юмор-сатира да, җыр-биюләр дә, күңел кылларын тибрәтердәй шигырьләр дә.

    Концертны авылдашларыбыз Габдулла абый һәм Гүзәлия апаның кызлары Гөлназ һәм кияүләре Сирин Мөхәммәтдиновлар алып барды. Бар яктан да килгән алар: сәнгатьле сөйлиләр, матур итеп җырлыйлар, рольләрне оста итеп башкаралар... Кызлары Адилә дә күбәләктәй җилкенеп биюе белән сокландырды.

    Яңавыл җырчыларга да бай икән. Фирдәвес Уразманов, Фердинант Муллахмәтов, Илвина Харисова, Гөлназ Хаҗиева, Ләйсән Галиева һәм башка яшьләрнең җырлавы безне моң дәрьясына күмде. Сәхнәдә скетчлар уйнаган Фирдәүсә, Миләүшә, Рәсимә турында "алар артистлардан һич тә калышмыйлар" дияр идем. "Авыл карчыклары" Мәрфуга белән Сабира әбиләр дә концерт дәвамында безнең күңелләрне күтәреп тордылар.

    Тамашачыларны иң шаккатырганы ул, әлбәттә, биюләр булды. Рәзинә Османова шәкертләре сәхнәдә төрле милләт биюләрен шулкадәр зур осталык белән башкардылар. Әйтерсең лә, бу балалар сәхнә өчен яратылганнар! Ә аларның сәләтләрен үстерү өчен күпме хезмәт һәм тырышлык куелганын Рәзинә үзе генә белә торгандыр. "Шатлык" бию төркеме әле күп еллар райондашларга шатлык өләшүен дәвам итсен иде. Афәрин, Рәзинә, булдырасыз, биючеләр!

    Соңгы вакытта тел мәсьәләсендә төрле каршылыклар фикерләр барлыкка килә башлады. Ә мин концертны караганда менә шундый милли җанлы, телебезне үстерүдә зур хезмәт куючылар булганда татар теле яшәячәк дип уйлап утырдым. Әнә, бер кичтә никадәр үлмәс җырларыбызны ишеттек, милли биюләребезне тамаша кылдык.

    Безгә онытылмаслык матур бәйрәм бүләк иткәннәре өчен Яңавыл артистларына, мәдәният хезмәткәрләре Рәсимә, Рәзинә, Гөлнарага зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр!

    Раушания НИЗАМБИЕВА.

    Тирсә авылы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: