Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яңавылда пешекчеләрне бәйрәм белән котладылар

Бу эштә җиңел булмагандыр

Бүген 20 октябрь - Халыкара пешекчеләр көне. Бу уңайдан Яңавылда гомерләрен пешекче һөнәренә багышлаган райондашларыбыз турында искә алып үттеләр.

Болар: Галия апа Кәримова, Дамира апа Вәлиуллина, Гөлчәчәк апа Камилова.

Гомере буе сыер савучы булып эшләгән Галия апа балалар бакчасында берникадәр пешекче булып эшли. Ул авылда да бик тәмле камыр ризыклары, аш-бәлешләре белән дан тоткан ханым. Чәк-чәген әйтәсе дә юк, сүзсез генэ кабып йотарлык, диләр авылда.

"Ничә ел фермада эшләп искә алучы да булмады, ә авыл көнендә коймак пешереп авыл тарихына кереп калдык"- дип шаярта ул.

Буген мәктәп ашханәсендә эшләүче Дамира Вәлиуллина да данга лаек.Балалар аның ризыкларын мактап туя алмыйлар, чыгып киткәннәре дә сагынып искә алалар.

12 ел колхоз ашханәсендә эшләгән Гөлчәчәк апага да бу эштә җиңелләрдән булмагандыр. Басуларда эшләүчеләргә, көн саен килеп торган җитәкчеләргә, айлар буена командировкага килгән эшчеләргә, читтән килгән 50-60 лагер балаларына яравы, ай-хай, ничек булгандыр бит!

"Без ишеткән кадәрле рәхмәт ишетүче юктыр да әле," - ди ул елмаеп. Уйлап карасаң, чыннан да бит рәхмәтне тик торганда әйтмиләр: эшләгән эшеңнең нәтиҗәсе уңай булганда гына ул сүзне ишетергә була. Димәк хезмәт нәтиҗәгез тәмле, туклыклы һәм файдалы да булган.

Тагын бер кат һөнәри бәйрәмегез беләнсезне! Исән-имин, сәламәт булып, кулларыгызга куанып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X