Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Якташыбыз Илдар Халиков Премьер-министр булып калды

Татарстан Хөкүмәте рәисе вазифасына Илдар Халиков кандидатурасы расланды. Казанда бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унынчы утырышында депутатлар соңгы биш елда төбәк Хөкүмәтен җитәкләгән Илдар Халиков өчен тавыш бирде. Илдар Халиков кандидатурасын депутатларның унынчы утырышы көн тәртибенә республиканың яңа сайланган Президенты Рөстәм Миңнеханов куйды. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, утырыш...

Татарстан Хөкүмәте рәисе вазифасына Илдар Халиков кандидатурасы расланды. Казанда бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унынчы утырышында депутатлар соңгы биш елда төбәк Хөкүмәтен җитәкләгән Илдар Халиков өчен тавыш бирде.


Илдар Халиков кандидатурасын депутатларның унынчы утырышы көн тәртибенә республиканың яңа сайланган Президенты Рөстәм Миңнеханов куйды. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, утырыш башланыр алдыннан Татарстан Хөкүмәте рәисе вазифасына тәкъдим ителгән Илдар Халиков кандидатурасы республика парламентының һәр комитетында тикшерелгән.

Быел көз 48 яшен тутырачак Илдар Халиков тумышы белән Татарстанның Әгерҗе шәһәреннән. Казан дәүләт университетында юридик белем алган. 2010 елда Татарстан Премьер-министры булып билгеләнгәнче ул озак еллар Чаллы шәһәре хакимиятен җитәкләде, аңа кадәр "КамАЗ" предприятиесендә эшләде.

- Илдар Халиковны без тәҗрибәле сәясәтче буларак беләбез, Россиядә дә ул абруй казанды. Илдар Халиков биш елдан артык Татарстан Хөкүмәтен җитәкләде. Хөкүмәт - ул җаваплы карарлар кабул итүче нәтиҗәле административ команда. Татарстан соңгы биш ел Россиядә башкарма хакимиятнең нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткечләре буенча беренчеләр рәтендә тора. Илдар Халиков Хөкүмәт башында торып, гади халык, эшкуарлар белән ачык мөнәсәбәтләр коруга, Татарстанга инвестицияләр җәлеп итү, технологик үсешкә этәргеч бирү, җитештерүләрне яңартучы проектларны тормышка ашыруга, Универсиада, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә оештыруга зур өлеш кертте. Алда тагын да күп эшләр - 2030 елга кадәр исәпләнгән Татарстанның үсеш стратегиясен тормышка ашыру көтә. Премьер-министр урыны татлы вазифа түгел, үз тәҗрибәмнән беләм. Илдар Халиковка эшендә уңышлар телим, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясап.

Илдар Халиков республика башлыгы һәм депутатлар күрсәткән ышанычны акларга вәгъдә биреп, замана таләп иткәнчә Татарстанның социаль-икътисади үсешен тәэмин итү өчен тулаем төбәк продукты күләмен арттыруга, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләренең тотрыклы үсешенә, эшче урыннар булдыруга бөтен көчен, белемен, тәҗрибәсен файдаланачагын белдерде.

Интертат ру.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев