Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Якташыбыз Курил утрауларында контракт буенча хезмәт итә

    Ел саен 9-10 райондашыбыз үз теләге белән контракт буенча хезмәт итәргә китә. Килешү буенча хезмәт итүчеләр хәрби бурычларын Сахалинlf, Екатеринбург, Кизнер, Кострома, Калининград, Севастополь шәһәрләрендә һәм башка урыннарда үтиләр. Язмабыз герое Сергей БЕСОГОНОВ исә илебезнең иң ерак нокталарының берсендә - Курил утрауларында хезмәт итә бүген. Хәзерге вакытта ул туган Әгерҗесендә...

    Ел саен 9-10 райондашыбыз үз теләге белән контракт буенча хезмәт итәргә китә. Килешү буенча хезмәт итүчеләр хәрби бурычларын Сахалинlf, Екатеринбург, Кизнер, Кострома, Калининград, Севастополь шәһәрләрендә һәм башка урыннарда үтиләр. Язмабыз герое Сергей БЕСОГОНОВ исә илебезнең иң ерак нокталарының берсендә - Курил утрауларында хезмәт итә бүген.

    Хәзерге вакытта ул туган Әгерҗесендә - чираттагы ялда. Аның белән без хәрби комиссариат бүлегенә килгән чакта аралаштык.

    ХЕЗМӘТТӘШ КИҢӘШЕ БЕЛӘН

    Сроклы хезмәтен 1998-2000 елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы буларак уза Сергей. Аннан кайтып тимер юлга эшкә урнаша, гаилә кора.

    • Армиядә бергә булган дустымның Камчаткада контракт буенча хезмәт итүен белә идем. Ул киңәш бирде дә мин дә үземне сынап карарга булдым, - ди Сергей.

    Әлеге максаты Әгерҗе район хәрби комиссариатына китерә аны. Аннан - медкомиссия һәм Казанның контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты.

    • Дөресен әйткәндә, медкомиссияне уза алмам дип уйлаган идем. Барысы да яхшы булды, - дип сөйли ул.

    Шулай итеп, 2016 елның 18 февралендә өч елга контракт төзеп, илебезнең иң ерак нокталарының берсенә - Курил утрауларына юл ала Татарстаннан сигез ир-егет.

    • Төрле сәбәпләр белән аларның барысы да кире кайтып киттеләр, ә мин калдым. Ә гомумән алганда, бездә Татарстан егетләре күп, - ди Сергей.

    ТӨП БУРЫЧ - ЧИКНЕ САКЛАУ

    Курил утраулары бер яктан Охота диңгезе, икенче яктан Тын океан белән чиктәш.

    • Ә безнең төп бурыч Япония белән ике арадагы көнчыгыш чикне саклаудан гыйбарәт. Гомумән, вазифаларым бик күп минем, - ди артиллерия полкында хезмәт итүче якташыбыз.

    Башка солдатлар кебек үк казармаларда яшиләр алар.

    • Шартлар зарланырлык түгел. Безгә көчәйтелгән режимда туклану каралган. Үзебезнең медпункт, госпиталь бар. Ә болай сәламәтлегемә зарланмыйм. Тулаем алганда, мин хезмәтемнән канәгать, - ди Сергей.

    Ике ел эчендә өченче тапкыр ялга кайткан ул. Ике самолетта очкан, аннан - поездда. Биредә аны сөекле әнисе, кадерле җәмәгате, газиз улы көтә.

    ТАБИГАТЕ КЫРГЫЙ, ӘММА МАТУР

    Сергей хезмәт итә торган дивизия Сахалин өлкәсе, Курил районы Итуруп утрауларында урнашкан.

    • Бездән 45 чакрымда - Курильск шәһәре. Анда төрле милләт вәкилләре яши. Халык балыкчылык белән шөгыльләнә. Йортлар биек түгел. Җир юллары салынган, - дип сөйли.
    • Табигате кыргый, әмма матур. Җәен, нигездә, бамбук, гөлҗимеш үсә. Ә менә яшелчәләр никтер бөтенләй үсми анда. Һава торышына килгәндә, бик үзенчәлекле. Анда кыш булмый диярлек. Әмма еш кына кырыс җилләр исә. Җилле көнне ун градус салкында да чыдавы авыр. Тик без күнектек инде.

    Ә океанның матурлыгы... Аны сүзләр белән генә аңлату мөмкин түгел. Аның төсен тасвирлау өчен дә сүзләр табу авыр. Мин беренче тапкыр диңгез бөркетен, нерпfны шунда күрдем. Кояшлы көннәрдә океан ярында нерпfлар рәхәтләнеп йоклап ята...

    Ххх

    Бик мавыктыргыч итеп тасвирлый Сергей Бесогонов. Бу аның, чыннан да, хәрби хезмәтен зур канәгатьлек белән үтүе хакында сөйли. Контракт буенча хезмәтне юкка гына "чын ир-егетләр һөнәре" дип атамыйлар. Алга таба да вазифасын уңышлы башкарырга язсын аңа. Иң мөһиме - туган ягына, туган нигезенә кайтыр юлы өзелмәсен. Бу - Ватаныбыз сагындагы барлык солдатларга иң изге теләк.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: