Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Якташыбыз Леонард ДӘҮЛӘТШИН: “Мин ТНВ белән бергә үстем“

    Татарстанда, Россиядә генә түгел, ерак чит илләрдә яшәүче татарлар да яратып караучы "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе оешуга быел 15 ел тула. Бу телеканал безгә аеруча якын, чөнки анда дүрт якташыбыз эшли. Иртәләрен "Манзара" тапшыруында елмаеп сәламләүче Кырынды гүзәле Ландыш Хөсәенова, дини тапшырулар алып баручы Нарат кызы Ләйсирә Фазлыева, декрет...

    Татарстанда, Россиядә генә түгел, ерак чит илләрдә яшәүче татарлар да яратып караучы "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе оешуга быел 15 ел тула. Бу телеканал безгә аеруча якын, чөнки анда дүрт якташыбыз эшли.

    Иртәләрен "Манзара" тапшыруында елмаеп сәламләүче Кырынды гүзәле Ландыш Хөсәенова, дини тапшырулар алып баручы Нарат кызы Ләйсирә Фазлыева, декрет ялына кадәр "Хәбәрләр"дә эшләгән Яңавылдан Рәмзилә Хөрмәтова күпләрегезгә экраннар аша таныш инде. Ә менә экран артында күп кенә тапшыруларны "рулить" итүче, гаять җаваплы, тынгысыз урын биләүче Әгерҗе егете, иртәнге һәм кичке тапшырулар дирекциясе директоры Леонард ДӘҮЛӘТШИНны белеп тә бетермисездер әле. Хөрмәтле якташыбыз - бүген "Әгерҗе хәбәрләре"ндә кунакта.

    - Леонард Зәмвирович, бераз соңлабрак булса да, Сезне гомернең кыл уртасы булган матур юбилеегыз һәм мактаулы исем бирелү белән котлыйбыз. Әйдәгез, юбилей елында, гадәттәгечә, әти-әниле туган йортка "кайтып килик" әле.

    - Әтием Зәмвир мәрхүм инде, локомотив депосында слесарь булып эшләде. Аның Әгерҗедәге элекке Ленин клубы сәхнәсен ду китереп биегән чакларын хәтерлим әле. Әнием Луизаны якташларым гомере буе көнкүреш комбинатында эшләгән кием кисүче буларак беләләрдер. Ул әле дә үзе өчен генә шигырьләр язарга, көндәлек алып барырга ярата. Турыдан-туры иҗат кешеләре булмасалар да, Әгерҗедә мәдәният бүлегендә эшләүче яраткан апам Эльвирада да, миндә дә иҗатка мәхәббәт алардан күчкәндер. Балачакта гел нотык укып, кычкырып, каеш белән куркытып түгел, үз үрнәкләрендә мөстәкыйльлеккә өйрәткәннәре, малай чакта кабул иткән карарларыма көлеп түгел, зур игътибар белән караганнары өчен әти-әниемә мин әле дә бик рәхмәтле. Әтиемнән - максатыма ирешү өчен үҗәтлек, әниемнән сабырлык күчкән миңа.

    - Бала чакта Леонард нинди малай иде?

    - Әгерҗедә мине күпләр Ленар дип беләләр. Исемем катлаулырак булгач, миңа шулай дип дәшәләр иде. 74нче (хәзерге 2нче) мәктәптә безнең сыйныфны "йолдызлы класс" дип йөрттеләр. Бик актив идек, биш укучы мәктәпне медальгә тәмамлады. Шул исәптән, мин дә алтын медальгә лаек булдым. Мәктәптә спектакльләр куйганда миңа төп рольләрне бирәләр иде. Иҗат дәрте шул чакта ук булган, күрәсең.

    - Әмма мәктәптән соң иҗат юлыннан китмәгәнсез бит...

    - Хыялый булганмын инде. Миңа бик тә астрономия ошый иде. Казан университетының астрономия факультетын тәмамладым. Армиядә хезмәт итеп кайткач, туган мәктәбемдә эшли башладым. Әмма... беренче көнне үк бу минем эш түгеллеген аңладым һәм берничә көннән Казанга китеп бардым. Нигә яратмаган эштә үзеңне һәм укучыларны газапларга дип уйладым.

    - Әгерҗе егете Казанны ничек яулады соң?

    - Телевидениегә урнашырга бернинди танышларым булмаса да, үземне сынап карарга булдым. Ходайнын рәхмәте, ГТРКга эшкә алдылар.

    - Сезнең бу каналда "Экологический курьер", иртәнге "Чулпан" тапшыруларын алып баруыгыз - әле дә истә.

    - Әйе, мин бу тапшыруларда шактый тәҗрибә тупладым, башаягым белән эшкә чумдым. Нәкъ менә телевидение минеке икәнлеген аңладым. Мин ТНВ белән бергә үстем. "Хәбәрләр" тапшыруының продюсеры булып эшләү дә миңа зур тормыш мәктәбе булды. Менә 9 ел инде ТНВ телекомпаниясендә иртәнге тапшырулар һәм "Пирамида" студиясе дирекциясен җитәклим.

    - Иртәнге тапшырулар - йокыдан тору белән күпләребез яратып карый торган "Манзара", "Народный будильник", кичке "Вечерняя игра", шимбә - "Сиңа миннән сәлам" инде. Бу халыкчан тапшыруларның үз тамашачысы аеруча күп дип беләм.

    - Әйе, әлеге тапшырулар барышында да, тамашачыларның күпсанлы шалтыратулары да халыкның бу уртак хезмәт җимешебезне үз итүләре турында сөйли. Без тамашачыларның теләк-фикерләренә, тәнкыйтенә колак салып эшлибез. Сез дә әлеге тапшырулар турында фикер-тәкъдимнәрегезне безгә җиткерегез, хөрмәтле якташларым. Телевидение - ул зур иҗади күмәк хезмәт. Сез экраннардан карый торган хәтта 3-4 минутлык тапшыруны әзерләүдә дә дистәләгән хезмәткәребез бердәм команда булып катнаша. Минем кул астында кырык хезмәткәр эшли, барысы да - үз эшләренең остасы.

    - Сез каты куллы җитәкчеме?

    - Без бит - иҗат кешеләре, күңелебез бик йомшак. Шуңа күрә хезмәткәрләремнең холкын, тормыш хәлен белеп, һәрберсенә шәхсән якын килергә тырышам. Җитәкчегә таләпчән дә, катырак та булырга туры килә. Әмма мин өстәл сугып сүгү яклы түгел. Мактанып әйтүем түгел, һәркем белән уртак тел таба алам. Һәр сүземне җиде кат уйлаганнан соң гына әйтәм. Минем тормыш девизым, урысча әйткәндә, болайрак: "относись к людям так, как хочешь, чтобы относились к тебе". Нинди генә кәнәфи биләсәң дә, һәрчак иң беренче Кеше булып калырга кирәк.

    - ТНВга - 15яшь! Эш бәхетегезне шунда тапкан, барыбыз да яраткан ТНВга, Әгерҗе тамашачыларына теләкләрегез...

    - Бөтен дөньяда яраткан тамашачыларыбыз тагын да артсын өчен ТНВ - һәрчак иҗади эзләнүдә. Актуаль, оператив, кызыклы, файдалы, гыйбрәтле тапшырулар әзерләү өчен елдан-ел заманча яңа технологияләр кертелә. Тамашачыга уңайлы вакытта карардай телевизион интернет та якын киләчәктә тормышка ашар дип уйлыйм. Яңа идеяләребез бик күп. Бер коллективта эшләүче Әгерҗе кызлары белән ТНВ "казанында" бу планнарыбызны бергә тормышка ашырырга, сезгә хезмәт итәргә язсын, хөрмәтле якташларым.

    Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: