Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ялган аракыга киртә куячаклар

Сыйфатсыз ялган аракы эчеп быел районыбызда 11 кешенең гомере вакытсыз өзелде. "Идән асты"ннан хәмер сатып кешеләрне агулаучылар законнан да, Алладан да курыкмыйлар. Алар өчен иң мөһиме - кеше гомере түгел, кесә калынайту. Республика җитәкчелеге ялган аракы сатучыларга киртә куярга җыена. 2016 елдан башлап Татарстанда спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сату тармагы...

Сыйфатсыз ялган аракы эчеп быел районыбызда 11 кешенең гомере вакытсыз өзелде. "Идән асты"ннан хәмер сатып кешеләрне агулаучылар законнан да, Алладан да курыкмыйлар. Алар өчен иң мөһиме - кеше гомере түгел, кесә калынайту. Республика җитәкчелеге ялган аракы сатучыларга киртә куярга җыена. 2016 елдан башлап Татарстанда спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сату тармагы дәүләтнең ныклы күзәтүе астына алыначак.
Бу турыда журналистларга Хөкүмәт йортында узган очрашуда сөйләделәр. Татарстандагы исерткеч эчемлекләр базарында Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) булдырылачак. Ил күләмендә кертеләчәк бу яңалыкны иң беренчеләрдән булып Татарстанда сынап карарга җыеналар. Ни өчен гел безнең Татарстан яңалык кертү үзәге була соң диючеләр дә очрар. Бу сорауга Премьер-министрыбыз Илдар Халиков болай диде:
- Татарстанда мәгълүматлаштыру тармагы югары дәрәҗәдә. ЕГАИСны гамәлгә кертү өчен нәкъ менә әлеге тармак алга киткән төбәк кирәк. Без бу мөһим эшне югары дәрәҗәдә оештырырга тиеш.
2016 елдан республикабыздагы барлык күпләп һәм ваклап сату нокталары спиртлы эчемлекләр сату турындагы мәгълүматны әлеге системада теркәп барырга тиеш булачак. Ниндирәк система соң ул ЕГАИС?
Моның өчен иң элек спиртлы эчемлекләр сатуга лицензиясе булган сәүдә оешмалары, кибет хуҗаларына кибетләренә Интернетка тоташтырылган компьютер алып куярга туры киләчәк. Аңа махсус программа урнаштырыла. Штрих-кодлы сканер да кирәк булачак. Сатучы сатып алучының аракы шешәсендәге мәгълүматны әлеге программа буенча тикшерергә тиеш. Әгәр эчемлек шешәсендәге мәгълүмат дөрес икән, бу чын аракы булып чыга һәм компьютер чек чыгарырга рөхсәт бирә. Ә инде шешәдәге мәгълүмат ЕГАИСта юк икән, бу - ялган аракы. Әлеге очракта компьютер спиртлы эчемлекне сату өчен рөхсәт тә, чек та бирми. Алай гына да түгел, система шунда ук ялган аракы сатучыга беркетмә дә бастырып чыгарачак, диләр. Компьютер шунда ук тиешле урынга ашыгыч хәбәр дә җибәрә. Бу исә тикшерүчеләр килеп җитәчәк һәм кибет хуҗасын зур суммада штраф көтә дигән сүз.
2016 елның 1 январеннан ЕГАИСка мәгълүматларны күпләп сату оешмалары кертә. 2016 елның 1 июленнән - шәһәрдәге ваклап сату кибетләре. 2017 елның 1 июленнән - авыл җирлекләрендәге кибет сатучылары.
Моннан тыш, шәһәр һәм авыл җирлекләрендәге ваклап сату оешмалары ЕГАИСка алкогольле эчемлек сатып алулары турындагы белешмәне 2016 елның 1 январеннан ук кертә башларга тиеш. Шулай итеп, ваклап сату оешмалары яңа елның беренче көненнән үк ЕГАИСка тоташтырылган булырга тиеш.
- Яңа елга нибары ике ай вакыт калды. Бу яңалыкны кыска гына шушы вакыт эчендә гамәлгә ашыру өчен районыбыздагы кибет хуҗалары, сатучылар өчен укулар оештырылачак. Яңалыкка бергәләп өйрәнәчәкбез. Яңа системаның Әгерҗедә һәм авыл кибетләрендә сыйфатсыз аракы сатуга киртә куячагына өмет зур, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев