Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яман шеш белән авырмас өчен, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк

Яман шеш белән авырмас өчен, күбрәк яңа өлгергән яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк ТР онкологлары үткән елда яман шешнең 14 меңнән артык яңа очрагын ачыклаган. Бу, 2012 нче ел белән чагыштырганда, якынча 3 процентка күбрәк, дип хәбәр итте кичә матбугат конференциясендә Республика онкодиспансеры баш табибы урынбасары Камил Шакиров. Чара Бөтендөнья...

Яман шеш белән авырмас өчен, күбрәк яңа өлгергән яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк

ТР онкологлары үткән елда яман шешнең 14 меңнән артык яңа очрагын ачыклаган. Бу, 2012 нче ел белән чагыштырганда, якынча 3 процентка күбрәк, дип хәбәр итте кичә матбугат конференциясендә Республика онкодиспансеры баш табибы урынбасары Камил Шакиров. Чара Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көненә багышланды.

2014 нче ел башына "яман шеш" диагнозы белән 80 меңнән артык кеше онкологларда исәптә тора. Бу - республиканың һәр 47 нче кешесе.

"Ләкин бу кешеләрнең ешрак авырый башлаганлыгын белдерә. Шешләрне ешрак ачыклый башладылар. Һәм яман шеше булганнар озаграк яши. Халыкның яман шештән үлү дәрәҗәсе тотрыклыланган - бу яхшы", - диде Камил Шакиров.

Авыруларның структурасы турында сөйләгәндә, Республика онкодиспансеры баш табибы урынбасары билгеләп үткәнчә, тән яман шеше беренче урында бара. Икенче урында - күкрәк бизе, өченче урында - юан эчәк, дүртенче урында - үпкәләр, бишенчедә - простатик биз һәм алтынчыда - ашказаны яман шеше.

Камил Шакиров сүзләренчә, әлеге барлык авыруларны беренче стадиядә ачыклап була, һәм бүген технологияләр бар. Мисал өчен, 2013 нче елдан Россиядә халыкны диспансеризацияләү буенча дәүләт программасы кертелде.

Яман шешнең барлыкка килү сәбәбе төгәл билгеле түгел. КДМА онкология һәм хирургия кафедрасы профессоры Илгизә Гатауллина фикеренчә, моңа үз-үзебезне тотышыбыз һәм сәламәтлегебезгә мөнәсәбәт кенә түгел, ә ничек һәм нәрсә ашавыбыз да тәэсир итә.

"Бу бик яхшы мәкаль: кайда туган булсаң, - шунда кирәк буласың. Аны башкача үзгәртсәң, шуны әйтеп була: яман шеш белән авырмас өчен, безнең зонада үстерелгән, безнең өчен гадәти булган продуктларны ашарга кирәк.

Галимнәр билгеләгәнчә, безнең рационда яңа өлгергән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр барлыкка килү белән, ашказаны яман шеше әзрәк ачыклана башлаган. Яшьләр ярата торган фаст-фуд кеше организмы өчен зыянлы", - дип искәртте ул.

Яман шеш булуына шик туганда, белгечләргә күренергә кирәк. 2010-2011 нче елларда, ТР территориясендә Илкүләм онкология программасы чараларын тормышка ашыру барышында, онкология кластеры булдырылган. Халыкка онкологик ярдәм күрсәтүнең тулы технологик циклы формалаштырылган, бу - иртә ачыклау, диагностикалау, дәвалау. Пациентларны тикшерү тәртибе расланган. Беренчел медицина-санитария ярдәме учреждениеләре базасында 70 беренчел онкология кабинеты һәм 6 беренчел онкология бүлеге ачылган. Моннан тыш, Республика онкодиспансеры һәм кайбер беренчел медицина-санитария ярдәме учреждениеләрендә материаль-техник база яңартылган. 2013 нче елда онкодиспансерда Позитрон-эмиссион томография үзәге сафка бастырылган. Радионуклид терапия бүлеген булдыру буенча эшләр тәмамланган.

Моннан тыш, хатын-кызларга ай саен үзләренә күкрәк бизләрен тикшерергә һәм елына бер тапкыр гинекологта булырга кирәк. Табиб пациенттан яшерен авыруларны ачыклауга анализлар алырга тиеш. Ир-атлар, 45 яшьтән алып, елына бер тапкыр табиб-урологта булырга һәм ПСА (простата яман шеше) дәрәҗәсенә канны анализга тапшырырга тиеш.

Шулай ук барлык кешеләргә елына бер тапкыр флюорография узарга киңәш ителә (аерыча тәмәке тартучыларга).

"Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев