Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ямурза остасы Ринас Мазиков ясаган мичләргә Илдар Халиков та югары бәя бирде

Татарстан Премьер-министры, якташыбыз Илдар Халиков Ямурзага күпфункцияле үзәкне ачарга килгәч, авыл осталарының әлеге тантана уңаеннан оештырылган күргәзмәсен караганда Ринас МАЗИКОВ ясаган тимер мичләр янына тукталып: "Иң яхшы мунча мичләре болар", - дигән иде. Тере сыман Тимердән ни генә ясамасын - капкамы ул, ишек өстенә япмамы, атынгыч йә эскәмияме, гөл савытлары...

Татарстан Премьер-министры, якташыбыз Илдар Халиков Ямурзага күпфункцияле үзәкне ачарга килгәч, авыл осталарының әлеге тантана уңаеннан оештырылган күргәзмәсен караганда Ринас МАЗИКОВ ясаган тимер мичләр янына тукталып: "Иң яхшы мунча мичләре болар", - дигән иде.

Тере сыман

Тимердән ни генә ясамасын - капкамы ул, ишек өстенә япмамы, атынгыч йә эскәмияме, гөл савытлары кую өчен җайланмамы, мунча мичеме - һәр эшенә күңел җылысын кушып, осталыгын җигеп эшли Ринас. Ул ясаган эшләнмәләрдәге бер-берсен кабатламый торган чәчәкләр, яфракларны һич кенә дә тимердән эшләнгән димәссең, тере кебек алар.

- Бизәкләрне кабатламаска тырыша ул. Башта аларны бергәләп интернеттан эзлибез, киңәшләшәбез. Аннан аны заказ биргән кешегә күрсәтәбез. Гомумән, бар эшен бик уйлап, җиде кат үлчәп эшләргә күнеккән безнең Ринас, - ди җәмәгате Ләйсән.

Ринасның тимердән эшләнмәләр ясау белән ныклап шөгыльләнүенә елдан артык кына әле. Аңа кадәр Иске Чекалда подстанциясендә дә эшләгән.

- Заказлар күбәя барган саен, эш арасында гына өлгерми башладым. Шуңа төп хезмәт урыныннан китәргә булдым, - ди ул. Туган авылы Ямурзадан, Исәнбайдан, мари авылларыннан заказ бирүчеләр күп аңа бүген.

- Безгә Ринас күптән түгел генә бик матур капка ясап бирде. Интернеттан үзебезгә ошаган эскизны сайлап алдык та, Ринаска шуның буенча ясарга тәкъдим иттек. Бик матур килеп чыкты капкабыз. Ринас аны үзе урнаштырып та куйды. Мунчабызны да ул ясаган мич җылыта. Алтын куллы авылдашыбызга мең рәхмәт, - ди Зөлфия Хәлиуллина. Гомумән, Ямурза урамнары буйлап барганда бик күп йортларда ул ясаган эшләнмәләрне күрергә була. Кемнеңдер капкасын Ринас ясаган, кемнеңдер - ишек өстендәге япмасын. Ул ясаган тимер эскәмияләр дә әллә каян матур булып күренеп тора. Чәчәк савытларын урнаштыру өчен ясалган җайланмаларын да чәчәкләр белән бизәкләп бетергән.

- Мин чәчәкләр үстерергә бик яратам. Гөл чүлмәкләрен Ринас ясаган җайланмага утырткач, алар тагын да матуррак, купшырак күренә, - ди күршеләре Гөлзәрәм Төхбәтуллина.

Мазиковлар йортыннан кеше өзелеп тормый. Бик оста эретеп ябыштыручы булганлыктан, кемнең нинди генә йомышы төшми Ринаска?! Берсен дә кире борып җибәрми уңган ир-егет, күп эшне "савап булсын" дип, бушка эшли.

Шөкер итәбез

Ирле-хатынлы Мазиковлар - намаз ияләре. Быел изге хаҗ сәфәрендә дә булып кайтканнар. "Хәләл", "савап" дигән сүзләргә бик сакчыл карыйлар бу гаиләдә.

- Арзанрак булыр дип, тимерне бервакытта да аннан-моннан эзләп йөргәнем дә, алып кайтканым да юк. Чаллыга йә башка шәһәргә барып, хәләл акчама базадан күпләп сатып алам, - ди оста. Ә менә тимердән әйберләрне башкаларга караганда арзанграк бәягә ясый ул.

- Арзангарак саткач, минем дә күңелем тыныч, сатып алучы дә канәгать. Шөкер, заказлардан өзелеп торганым юк, - ди.

- Ә мин һәр көнне йокыдан "шөкер" дип уянам, шушы сүзләрне әйтеп йокларга ятам. Бүген тормышыбыз җитеш, мул икән, бу бит - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, - ди Ләйсән. - Ринаска дә рәхмәтем зур. Аның янында үзебезне бик тыныч, рәхәт тоябыз. Шундый терәгебез булган җәмәгатемне ничек хөрмәт итмисең инде?!

Эше ничек кенә тыгыз булмасын, биш вакыт намазын мәчеттә укый гаилә башлыгы. Азан тавышы ишетелә башлауга, кырык эшен кырык якка ташлап, Аллаһ йортына ашыга. Кар, буран, яңгырга да карамый.

- Эшнең дә, намазның да үз вакыты. Берсе икенчесен алыштырмый. Дөрес бүлә белгәч, эшкә дә, намазга да, ял итәргә дә вакыт җитә, - ди ул. Ә Ләйсән: "22 ел бергә яшәп, минем аның көндезләрен кырын ятып ял иткәнен күргәнем юк, ул эшли дә эшли. Көннәре остаханәсендә уза", - ди ярату аша шелтәләп.

Туганнардай яшибез

Ринас - Ямурза егете. Ә Ләйсән Ижауда туып-үскән.

- Әнием төп шушы авылдан. Монда кунакка кайткан саен аның матурлыгына сокланып, "их, шушы авылда яшисе иде" дип хыяллана идем. Теләгем Раббыбызның "амин" дигән чагына туры килгәндер, хыялым тормышка ашты: Ямурзага килен булып төштем. Авылдашлар белән туганнар кебек бик дус, рәхәт яшибез, шөкер. Игелекле эшмәкәрләр - Сәхиповлар ярдәме белән бик күп авылдашларыбыз дин юлына басты. Бергәләп мәдрәсәгә, мәчеткә йөрибез. Дини бәйрәмнәр дә бик күңелле уза бездә. Кыскасы, без эштә дә, бәйрәмдә дә бергә, - дип сөенә Ләйсән.

Мазиковлар Ринасның 83 яшьлек әнисен дә бик хөрмәтләп тәрбиялиләр. Үз йортлары белән янәшә генә уллары Азатка менә дигән йорт салганнар.

- Кызыбыз Инзилә Чаллыда үз гаиләсе белән яши, ә улыбыз авылда төпләнеп калырга ниятли. Без моңа бик тә сөенәбез. Буш вакытларында әтисенә дә бик теләп булыша Азат. Аның да куллары әтисенеке кебек бар эшкә оста. Әнә, күптән түгел генә тимердән менә дигән итеп атынгыч ясап куйды, - ди Ләйсән.

Гомумән, Ямурзада кул эшенә осталар бик күп. Мазиковлар гаиләсе дә - шуның матур бер мисалы. Үзләрен башкаларга кирәкле итеп тоя, матурлык бүләк итә алулары белән бәхетле алар бүген.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев