Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ямурзада яшәүче тыл ветераны олуг юбилеен каршы алды

Хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны Рәйсә Шәймөхәммәтовага район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев та юбилярга изге теләкләрен җиткерде.

Ямурзада туып-үскән кыз Рыс авылының тракторчы һәм комбанчы егете Хәсәнгә кияүгә чыга. Рыс су басу зонасына эләккәч, Рәйсәнең туган авылына күченәләр.

Лаеклы ялга чыкканчы фермада бозаулар карый Рәйсә апа. Тырыш, ипле, һәрвакыт яшьләрчә җитез авыл уңганы эшен зур җаваплылык белән җиренә җиткереп башкара. Берничә тапкыр “Пушкин“ колхозының иң яхшы бозау караучысы дип таныла. Исеме колхозның Мактау китабына кертелә.

  • Эшләгән кешенең кадерен белделәр, хөрмәт-ихтирамын тоеп яшәдем, – ди тыл һәм хезмәт ветераны.

Хәзер дә кадер-хөрмәтне тулысы белән тоеп яши ул. Түбән Камадагы улы Өлфәт, Салагыштагы кызы Гөлфәния гаиләләре белән әниләре янына бик еш кайталар. Ә Ямузадагы улы Флүр һәм килене Нәзирә көнгә 3-4 тапкыр хәлен беләләр. Атна саен мунчага алып китеп тә кадер-хөрмәт күрсәтәләр.

  • Алтын минем күршеләрем. Камыр ашларыннан миңа да өлеш чыгаралар, – дип Ләйсән, Раилә күршеләрен мактап туялмый Ак әби.

Алар исә киң күңелле, ачык йөзле әбекәйнең бик акыллы киңәшләр бирүенә, һәркемгә изге теләкләр генә теләп матур яшәвенә сокланалар.

Рәйсә әби дини китапларны һәм район газетасын күзлексез укый.

– Без аны яшәргә үзебезгә гел чакырабыз. Тора алганда үз өемдә яшим әле, –  дип беребезгә дә килми, – ди балалары.

Җиде оныгы һәм уналты оныкчыгы булуына бик шатлана. Кайчагында аларның шалтыратуын да көтеп тормыйча кәрәзле телефоннан үзе дә аларның номерын җыя әбекәй.

 – Кирәксә Путинның үзенә дә шалтырата алам, – ди җор телле юбиляр. – Шалтыратсам да бүгенге тормыш өчен рәхмәт әйтер өчен генә.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев