Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ямурзалылар гөмбә җыя

    Ямурза урманынннан күз ачып йомганчы чиләк тутырып гөмбә җыярга була. Җылы яңгырдан соң җиргә басырга да куркыныч. Бөтен җирдә гөмбә бездә. Олысы-кечесе, кәрзин тотып, иртә таңнан урманга ашыга. Быел иң беренче урманда маслята гөмбәләре үсеп чыкты. Бар халык, шәһәрдән кайтканнар күп итеп шуны җыйды. Берән-серән генә ак гөмбәләр дә күренә,...

    Ямурза урманынннан күз ачып йомганчы чиләк тутырып гөмбә җыярга була. Җылы яңгырдан соң җиргә басырга да куркыныч. Бөтен җирдә гөмбә бездә. Олысы-кечесе, кәрзин тотып, иртә таңнан урманга ашыга.

    Быел иң беренче урманда маслята гөмбәләре үсеп чыкты. Бар халык, шәһәрдән кайтканнар күп итеп шуны җыйды. Берән-серән генә ак гөмбәләр дә күренә, ләкин узган елгы кебек үк юк. Шулай ук опята гөмбәләре баш калкытты. Авылым халкы берсеннән-берсе уздырып гөмбәгә чаба. Иң актив гөмбәчеләребез инде сатарга да өлгерделәр. Ахметшина Ландыш, Хикматуллина Чулпан, Шәйхетдинов Илшат, Төхвәтуллин Нәкыйп, Мухаметзянов Илһам һәи Ильяслар, Сәхипова Әлфия апа һәм Ильяс абыйлар көндә гөмбәгә йөриләр. Урман тулы гөмбә, күңелеңә кайсы ошый, шуны җыярга була. Үзем гөмбә җыйганда , Чаллы шәһәреннән кайткан бер апа белән абыйга очрадым. Алар төрлесеннән җыйганнар. Опята , маслята, подберёзовик, зонтик, мухомор, дождевик. Кыздырып ашар өчен, менә бу зонтик гөмбәсе бик тәмле ,-дип мактадылар. Шимбә, якшәмбе яллларында үземдә опята гөмбәсенә урманнарга кереп чыктым. Көнгә икешәр кердем, һәр керүемдә өчәр чиләк опята гөмбәсе алып чыктым. Аның зурларыннан, сигез килограмыннан икра, ә калганын мариновать иттем. Шул ике көнгә җиде өч литрлы опята чыкты, һәм күп кенә банкаларга икрасын тутырдым , дүрт-биш банка маслята ясап сатарга да өлгердем.

    Опятаны җыярга бик күңелле. Ул гөмбә, инде күптән киселеп, агач төпләре муртаеп, картаеп беткән урыннарда була. Шулкадәр матур алар, яңа гына башларын калкытканнарын алганда бигрәк кыен, эшләпәләре өзелер кебек тыела. Иң тәмле, иң матур гөмбә опята дияр идем мин. Уразай авылыннан туган апам, Сания апа Гарифуллина "опята гөмбәсен, сарык итенә тиңлиләр",-дип әйтә.

    Шундый матур табигать кочагыннан кайтып китәсе дә килми. Ләкин, нишлисең өйгә кайтып, гөмбәләрне эш итәсе дә килә. Әйе, гөмбәне җыярга, эшкәртергә кирәк. Саткан кешегә очыз, алган кешегә кыйбат күренә инде ул.

    Йокларга яткач та , күз алдына килеп баса шул гөмбәләр. Барган саен барасы, табылган саен эзлисе килә. Шаян-шук гөмбә малайларын һәм кызларын . Ямурза халкы гына түгел, әллә кайсы шәһәрләрдән кайталар безнең як урманнарга . Гөмбә дә күп , агач саен бер кеше дисәктә ярый. Ә хәзер урманда рыжиклар чыккан, халык шул гөмбәне эзли. Быел коры ел булганлыктан, инде гөмбә чыкмас, төбе-тамыры корыгандыр дигән идек. Нишлисең табигать үзенеке дигәнен барыбер бирә. Аллага шөкер урман тулы гөмбә, җыеп өлгер генә.

    Иң яраткан шөгелем гөмбә җыю ди , күршем Төхвәтуллин Нәкыйп абый. Ул урманга барса, мотоблок арбасын гөмбә белән тутырмый кайтмый. Ә, өйдә ул гөмбәләрне Гөлзәрәм апа бик тиз эш итеп куя. Ямурза авылында һәр йортта гөмбә табарга була. Авылның һәр кешесе, хәтта 80 яшьлек Вафирә әбидә ак гөмбә җыя урманда. Күңелгә бик тансык, искиткеч саф урман һавасын туйганчы сулап, каен-сылулар, наратлар янәшәсендә , ел буена җитәрлек илһам алып кзрзиннәргә, сыймаганнарын пакетларга тутырып, сый -нигъмәтле туган җир урманнарыбызга рәхмәт әйтеп, дөнья көтә авылдашларым.

    1. Опятадан икра.

    4 кг опятаны, 1 кг суган, 1кг помидорны мясарубкадан чыгарасы. Шуңа 2 аш калагы тоз, ярты литр көнбагыш мае салып 1 сәгать кайнатасы, банкаларга тутырып куясы.

    2. Опятадан солянка.

    1 кг гөмбәне 20 минут пешерергә. 1 кг суганны, 1 кг помидорны турап, 1 кг кишерне кыргычтан уып, пешкән гөмбәне аерым-аерым кыздырырга. Тозны кызгырдан вакытта ук салырга онытмагыз. Әлеге ингредиентларны бер савытка савытка салып болгатырга, лавр яфрагы, 3-4 бөртекле борыч салырга. 5-6 минут парландырып пешергәннән соң стериальләштерелгән банкаларга тутырабыз.

    3. Опята һәм масляталарны югач , тоз салып кайнатам. Аннары салкын салкын суда юам. Аннан 1-2 аш калагы тоз, лавр яфрагы, 5-6 борчаклы борыч салып кайнатып чыгарам да стерильләштерелгән банкаларга тутырам. Соңыннан өстенә тозлык коям. Тозлыкны түбәндәгечә ясыйм: 2 литр суга 2 аш кашыгы тоз, 1-2 лавр яфрагы, 5-6 борчаклы борыч салып кайнатам. Банкага иң соңыннан 1 аш кашыгы уксус кислотасы салам. Капрон капкач белән ябам.

    Раилә Тимофеева.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: