Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Янгын арты – янгын

    Соңгы көннәрдә янгын сүндерүчеләргә әле анда, әле монда янгын чыгу очраклары турында хәбәрләр килеп кенә тора. Әйтик, шимбә көнне Контузла авылының Дубрава урамындагы бер йортта янгын чыгып, йорт та, каралты-куралар да көлгә әйләнә. Янгын урынында мәет калдыклары та табылган. Алар йорт хуҗасы - 54 яшьлек М. Фазлыевныкы булуы ихтимал. Моны...

    Соңгы көннәрдә янгын сүндерүчеләргә әле анда, әле монда янгын чыгу очраклары турында хәбәрләр килеп кенә тора.
    Әйтик, шимбә көнне Контузла авылының Дубрава урамындагы бер йортта янгын чыгып, йорт та, каралты-куралар да көлгә әйләнә. Янгын урынында мәет калдыклары та табылган. Алар йорт хуҗасы - 54 яшьлек М. Фазлыевныкы булуы ихтимал. Моны ачыклау өчен мәет калдыклары суд-медицина экспертизасына озатылган. Әлеге янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип фаразлыйлар.
    Шул ук көнне Кадрәкнең Ленин урымнда да янгын чыга. Электрүткәргечләрдә кыска ялганыш барлыкка килү нәтиҗәсендә чыккан янгын йорт эченә байтак кына зыян сала.
    Дүшәмбе көнне иртәнге якта Әгерҗе янгын сүндерү бүлекчәсенә Әгерҗенең Гоголь урамы, 4нче йортында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Әлеге янгын да ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан, дигән фараз бар. Фатирга, җиһазларга өлешчә зыян килә. Ә менә фатир хуҗасы - 1932нче елгы Н. Охотникова янгын вакытында һәлак була. 82 яшьлек әлеге карчык авыру була, соңгы вакытларда бөтенләй хәрәкәтләнми.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: