Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яратып һәм яратылып яшик

    Бүген, 14 февральдә, Гашыйклар көне икәнлеген онытмадыгызмы? Сөйгәннәрегезгә, яраткан кешеләрегезгә бүләкләр әзерләдегезме? Гашыйклар көнен еш кына Изге Валентин йә изге Вәли көне дип тә йөртәләр. Европада Гашыйклар көнен XVIII гасырдан башлап билгеләп үтәләр. Аларда бу бәйрәм популярлыгы буенча бары Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәреннән генә калыша. Россиялеләр Изге Вәли көненә...

    Бүген, 14 февральдә, Гашыйклар көне икәнлеген онытмадыгызмы? Сөйгәннәрегезгә, яраткан кешеләрегезгә бүләкләр әзерләдегезме?
     
    Гашыйклар көнен еш кына Изге Валентин йә изге Вәли көне дип тә йөртәләр. Европада Гашыйклар көнен XVIII гасырдан башлап билгеләп үтәләр. Аларда бу бәйрәм популярлыгы буенча бары Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәреннән генә калыша. Россиялеләр Изге Вәли көненә әле егерме еллар элек кенә кушылдылар. Хәзер башлангыч сыйныфтан башлап өлкәннәргә кадәр бу көнне бер-берсенә йөрәк, фәрештә һәм күгәрчен рәсеме төшерелгән открыткалар бүләк итәләр. Гашыйклар көне хәзер яшьләр арасында аеруча популярлык казанды. Күпләребез "гашыйк" төшенчәсенә егет-кыз яки ир-хатын мөнәсәбәтләрен генә түгел, балалар, әти-әниләр, сыйныфташларны, туган җирне яратуны да кертә һәм бу көнне бүләк алышу матур гадәткә әверелеп бара. Кибет-базарлар бу көннәрдә йөрәк формасындагы открыткалар, бүләкләр белән тулы. Гашыйклар көнендә сез дә якыннарыгызны әнә шул йөрәкләрне бүләк итеп сөендерегез, хөрмәтле укучыларыбыз. Барыгызны да Изге Вәли көне белән! Яратып һәм яратылып яшик!

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: