Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ярдәм булгач, эшкә күңел үсә

    "Иртәнге сәгать дүрттә, авыл әтәчләреннән дә иртәрәк торабыз, кичен эшебез сигезләрдә генә тәмамлана. Шулай эшләсәң генә гаилә фермасын тартып алып барып була", - ди Үтәгәннең гаилә фермасы хуҗасы Миргалим ӘМИНЕВ. Сөт акча китерә - Гаилә фермаларына бирелә торган дәүләт ярдәменнән файдаланып, ишегалларына ферма төзеделәр Әминевлар. Бүген анда 29 баш мөгезле...

    "Иртәнге сәгать дүрттә, авыл әтәчләреннән дә иртәрәк торабыз, кичен эшебез сигезләрдә генә тәмамлана. Шулай эшләсәң генә гаилә фермасын тартып алып барып була", - ди Үтәгәннең гаилә фермасы хуҗасы Миргалим ӘМИНЕВ.
    Сөт акча китерә
    - Гаилә фермаларына бирелә торган дәүләт ярдәменнән файдаланып, ишегалларына ферма төзеделәр Әминевлар. Бүген анда 29 баш мөгезле эре терлекләре бар. Шуның 10сы - сыер, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
    - Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов авылларда эшмәкәрлекне үстерүгә, бигрәк тә гаилә фермалары санын арттыруга зур игътибар бирә. Дәүләт ярдәменнән файдаланып, бүген районда 22 гаилә фермасы уңышлы гына эшләп килә. Әминевлар гаиләсе - шуларның берсе, - дип дәвам итә ул.
    Әминевларның барлык сыерлары да бозаулап беткән инде. Бүген һәр сыердан уртача 15 килограмм сөт савалар. Бозаулардан артканын литрын 16 сумнан Исәнбайдан сөт җыючы Рәис Мөхәммәдиевка тапшыралар. Күптән түгел генә Арчага барып, ташламалы бәядән сыер саву аппараты да алып кайткан гаилә фермасы хуҗасы. Субсидиясен алу өчен документлар җыю белән мәшгуль бүген.
    - Моңа кадәр бер сыер саву аппаратыбыз бар иде. Тик дәүләт ярдәм итеп торганда файдаланып калырга уйладык. Бәлки, алга таба сыерлар санын арттырырга да туры килер, - ди ул.
    Алтмыш гектар җирләренең бер өлешенә ашлык, бер өлешенә печән чәчәләр. Шуңа малларга ни ашатыйм икән дип кайгырасы юк. Басуда эшләргә техникалары да бар.
    - Илебездә икътисади яктан хәл бераз катлаулырак булса да, быел да Хөкүмәт ашламаның бер өлешен бушлай бирә. Татарстан һәм район җитәкчелеге шулай ярдәм итеп торгач, эшләргә дә күңел үсә, - ди фермер.
    Язгы-көзге чорда эшче куллар гына җитешми, ди ул. Анысының да җаен табалар. Урак башлангач, күрше Кадыбаштан Рафил Рамазанов, баҗасы Илшат Мусин ярдәмгә килә.
    Менә шулай, эшлим дигән кешегә җае да табылып тора, бары теләк кенә булсын. Хәер, теләк белән генә булмый, тырышлык, үҗәтлек, эш сөючәнлек, максатчанлык, тәвәккәллек кебек сыйфатлар да кирәк авылда үз эшеңне алып бару өчен. Ә бу сыйфатларны Әминевларга мулдан биргән Ходай.
    - Бу гаиләгә һәрчак сокланып карыйм. Аларны һәрьяклап башкаларга үрнәк итеп куярга була, - ди авылдашлары - ветеран мөгаллимә Дилүсә ханым Фәйзуллина.
    Кырык якта - кырык эш
    Авылда үз кибетләре дә бар Әминевларның. Сатучысы җәмәгате Галина булса, товар ташучы - Миргалим үзе. Галина фермада булышырга да өлгерә.
    - 7 сыйныфта укучы улыбыз Денис та - олы ярдәмчебез. Ул кечкенәдән кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үсә, - диләр Миргалимовлар.
    Болар өстенә, Миргалим - 30 елга якын стажлы менә дигән ветеринар да әле. Хезмәттәше - бай тәҗрибәле мал докторы Рафаил Камалиев белән Кадыбаш, Девәтернә, Нарат, Касай авылларында яшәүчеләргә, фермаларга, "Нәүрүз" ширкәтенең Үтәгән, Иске Эсләк бүлекчәләренә ветеринар хезмәте дә күрсәтәләр.
    - Тәүлекнең кайсы вакытында чакырсаң да шунда ук килеп җитә. "Мал телен" дә яхшы белә: аның шифалы куллары тисә, терлек терелми калмый, - дип, авылдашларының олы рәхмәтен җиткерә Үтәгәннән Сәлия ханым Дәүләтшина.
    Менә шулай туган авылын яшәтүгә дә зур өлеш кертеп яши бүген Әминевлар гаиләсе. Мондый эшсөяр авыл хезмәтчәннәре - авылның, районның гына түгел, Татарстаныбызның алтын тоткасы.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: