Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ярты гасырлык “Волга“да – алты мең чакрым

Казан-Симферополь-Севастополь маршруты буенча 52 яшьлек "Волга"да алты мең чакрымнан артык юл үтеп кайттылар Әгерҗедән Рафаэль ҖИҺАНГӘРӘЕВ һәм Рәис ГАДЫРШИН. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Чабаксардагы автоклуб әгъзалары хәрби дан шәһәрләре буенча сәяхәткә чыгу тәкъдиме белән чыкканнар иде. Әлеге матур идеяне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, "Авто Ретро Клуб-21" президенты Фәрит Мөхәммәтшин...

Казан-Симферополь-Севастополь маршруты буенча 52 яшьлек "Волга"да алты мең чакрымнан артык юл үтеп кайттылар Әгерҗедән Рафаэль ҖИҺАНГӘРӘЕВ һәм Рәис ГАДЫРШИН.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Чабаксардагы автоклуб әгъзалары хәрби дан шәһәрләре буенча сәяхәткә чыгу тәкъдиме белән чыкканнар иде. Әлеге матур идеяне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, "Авто Ретро Клуб-21" президенты Фәрит Мөхәммәтшин да хуплады. Июнь ахырында Татарстаннан ике "Волга", бер "Москвич" озын юлга кузгалдылар. Аларга Чабаксардан һәм Түбән Новгородтан җиде машина өстәлде. Сәяхәткә чыгучыларны Казанда Дәүләт Советы бинасы каршында Фәрит Мөхәммәтшин хәерле юллар теләп үзе озатып калды.
- Мин сезнең өчен борчылам да инде. Узган гасырда эшләнгән машиналарыгыз белән меңләгән чакрым юлны ничек узарсыз икән? - дигән ул.
Әмма борчылулар урынсыз булган.
- "Волга"быз ник бер көйсезләнсен! Сәгать кебек эшләде, - ди Рафаэль.
Юлга чыгар алдыннан машинаны төзекләндергән эшмәкәр Ленар Джаметовка олы рәхмәтләрен газета аша җиткерүебезне дә үтенделәр егетләр.
70-80 километр тизлек белән баручы "Волга"да эсседә көн-төн бару җиңел булмагандыр инде димен.
- Бер авырлыгын да тоймадык, - диләр алар елмаеп. - Колонна белән баргач тизлекне бик арттырып та булмый. Аннан соң без бит ял итә-итә бардык. Чабаксарда кундык. Юлда өч тәүлек узды. Палаткалар корып ял итеп алдык, кунакханәләргә туктадык. Тамак ялгарга кафега кердек. Шунысы бик гаҗәп тоелды: юлда бер генә тапкыр да "гаишник"лар туктатмады безне, - ди Рәис.
Керчь шәһәренә паром аша чыгалар алар. Паром 170 машина, 600ләп кеше сыя икән. Әлеге шәһәрдә автоузышта катнашучылар ветераннар активы белән очрашканнар. Дан скверында Мәңгелек ут янына чәчәкләр салганнар.
- Бик күп тарихи урыннар буенча сәяхәт иттек, мемориаль комплексларда булдык, - ди Рәис.
- Керчьтагы бер сәяхәт безнең күңелләрдә аеруча озак сакланыр. Без герой-шәһәрдә иң данлыклы һәм сугыш елларында бик күп югалтулар алып килгән музейда - "Аджимушкайские катакомбы"да булдык. 15 метр тирәнлектәге лабиринтта 1942 елда ярты ел Кызыл Армия сугышчылары һәм Керчь халкы - барлыгы 10 меңләп кеше яшәү өчен көрәшә. Утсыз, ашау-эчүсез көн күрәләр алар. Пычак, тимер кисәкләре белән кое казырга мәҗбүр булалар. Немец гаскәрләре биредәге халыкны юк итү өчен барысын да эшли: керү юлын томалап берничә тапкыр газ җибәрәләр. Беренче тапкырында бик күп карт-коры, сабыйлар, яралылар вафат була. Меңләгән кешенең гомере ачлыктан өзелә. Бары 150 кеше генә исән кала дигән фаразлар да бар. Бүген дә бирегә халык йомшак уенчыклар, чәчәкләр алып килә. Бу музейда тыныч кына йөрү мөмкин түгел. Күңелгә бик авыр булды, - ди Рафаэль.
Керчьта якташыбыз - Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахмановның исеме язылган мемориаль такта янында фотосурәткә дә төшәләр алар. Ә Севастополь шәһәрендә якташыбызның улы Игорь Абдрахманов белән очрашалар.
- Әтисе турында бик якты истәлекләр сөйләде ул безгә. Якташлары белән очрашуына чын күңелдән сөенүен белдерде һәтм әгерҗелеләргә сәлам юллады. Игорь әфәнде әтисе истәлегенә музей ачу хыялы белән дә яши, - ди Рәис.
Симферопольдә Татарстанның биредәге вәкиле белән очрашалбар, аларга Әгерҗе чәкчәген бүләк итәләр.
- Гомумән, сәяхәт безгә бик ошады. Кырымның табигате, Кара диңгездә коену, бик күп тарихи урыннарда булу әйтеп бетергесез матур тәэсирләр калдырды. Бу сәяхәтнең тагын бер максаты - Кырым белән Татарстан арасында дуслыкны тагын да ныгыту иде. Кайтканда да бик күп шәһәрләр аша уздык. Әмма ничек диләр әле, рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җирме? Без дә ун көн эчендә якыннарыбызны, Әгерҗебезне сагынырга өлгердек, - ди Рафаэль.
- Шундый матур сәяхәткә бару мөмкинлеге тудырган, матди ярдәм күрсәткән шәһәребезнең мәрхәмәтле эшмәкәрләр Али Ибраһимов һәм Рөстәм Фәтхетдиновка зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диделәр егетләр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев