Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ярты гасырлык “Волга“лары белән катнаштылар

Бу ике ир-егет Республика көнен ел да түземсезлек белән көтеп ала. Әгерҗе егетләре Рафаэль ҖИҺАНГӘРӘЕВ белән Рәис ГАДРШИН ел саен бу олы бәйрәм көнендә Татарстан Президенты Кубогына уздырыла торган автоузышлар кысасында оештырылучы тарихи техника фестивалендә 50 яшьлек автомобильләре белән катнашалар. Алар - Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы белән 2006...

Бу ике ир-егет Республика көнен ел да түземсезлек белән көтеп ала. Әгерҗе егетләре Рафаэль ҖИҺАНГӘРӘЕВ белән Рәис ГАДРШИН ел саен бу олы бәйрәм көнендә Татарстан Президенты Кубогына уздырыла торган автоузышлар кысасында оештырылучы тарихи техника фестивалендә 50 яшьлек автомобильләре белән катнашалар.

Алар - Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы белән 2006 елда оештырылган "Волга ГАЗ-21" авторетроклубы әгъзалары.
- Моннан сигез ел элек Казанда 21нче "Волга" машинасы булган 21 автосөюче тарафыннан шушы клуб оештырылуын ишетү белән, без дә шул клубка язылырга булдык. Минем ул чакта ук - 1963 елгы, дустым Рәиснең 1964 елгы "Волга"сы бар иде инде. Бу машинамны 2004 елда 10 мең сумга Ижаудан сатып алдым. Йөри торган хәлдә түгел, хәтта ишеге дә юк иде, - дип сөйләп китте Рафаэль.
- Ел саен Казанга ретроавтомобильләр фестиваленә йөрерлек хәлгә китергәнче шактый тир түгәргә туры килгәндер?
- Дөресен генә әйткәндә, аны бүгенге хәленә китергәнче сатып алган бәясеннән өч тапкыр артыграк акча китте инде. Ләкин бер дә жәлләмим. Бу "Волга" балаларыбыз кебек якын һәм кадерле безгә. Әллә нинди зур акчаларга да сатмыйбыз аны хәзер. Менә быел сигезенче тапкыр Халыкара ретроавтомобильләр фестивалендә катнаштык. Без аннан ел да озак вакытларга җитәрлек көч, дәрт, бик җылы тәэсирләр алып кайтабыз.
- Безнең хәзер Россия буенча ретроавтомобильләр сөюче дусларыбызның исәбе дә юк инде. Алар белән Интернетта аралашабыз. Ә август ахырында фестивальдә очрашуны зарыгып көтеп алабыз. Узган гасырдагы автомототехниканы сөючеләрне әнә шулай берләштергән Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәт. Ул - безнең клубның президенты да, - дип әңгәмәгә кушылды Рәис Гадршин.
- Фәрит Хәйрулловичның "Волга"сы да - минеке белән бер яшьтә, заводтан 51 ел элек чыккан. Фестивальгә ул шушы автомобилендә килә, - ди Рафаэль.
Әңгәмәдәшләрем аннан быелгы фестиваль турында шундый дәртләнеп сөйләп киттеләр, хәтта үзем шунда катнашкан кебек булды.
Республика көненә багышланган Президент Кубогына автоузышлар нәкъ менә ретроавтомобильләр парады белән башланып киткән. Быел анда Россиянең төрле төбәкләреннән, Польшадан, Украинадан йөздән артык автосөюче катнашкан.
- Узган гасырның нинди генә "Волга"лары, "Чайка"лары, "Москвич"лары, "Шкода"лары, экзотик мотоцикллары юк иде анда?! Екатеринбургтан бер автореставратор хәтта 1901(!) елгы автомобиль алып килгән иде. Аның тагын 1911 елгы машинасы да бар. Ул аларны Америкада аукционда сатып алган, - дип сөйли Рафаэль.
- Екатеринбургтан тагын бер автосөюче 1942 елгы немец мотоциклы белән килгән иде. Аның сугыш чоры трофее янында немец офицеры киеменнән басып торуы аеруча гаҗәпләндерде. "Аптырамагыз, бу тышкы кыяфәт кенә. Күңелем белән Россия патриоты мин", диде ул. Рөстәм Миңнеханов та автоузышта катнашу алдыннан безнең ретроавтомобильләрне бик кызыксынып карап чыкты, берничәсендә йөреп тә карады, - дип дәвам итте әңгәмәне Рәис.
- Монда җыелган тарихи техниканы карап йөргәндә 50-60-70 ел элек чыгарылган машиналар, мотоциклларны шулхәтле яхшы хәлдә саклап-карап торучы автосөючеләр күплегенә шаккатасың. Бу хобби елдан-ел популярлаша дип саныйм. Фестивальгә тарихи техниканы карарга Татарстанның төрле төбәкләреннән генә түгел, хәтта Мәскәү, Питер, Төмән һәм башка шәһәрләрдән дә бик күп тамашачылар махсус кигәннәр иде, - ди Рафаэль.
- "Волга" ГАЗ-21" ретроавтомобильләр клубының киләчәген ничек күзаллыйсыз?
- Аның сафларына басучылар елдан-ел артачак. Бездә дә гаражында тарихи техникасы булган райондашлар бардыр дип уйлыйм. Алар безнең белән элемтәгә керсеннәр иде. Фәрит Мөхәммәтшин Казанда автомоторетротехника музее оештыру хыялы белән йөри, Чаллыда һәм Әлмәттә аның филиалларын булдыру теләге дә бар. Президентыбыз да хуплаган бу башлангычны. Мин бу хыял тормышка ашар дип ышанам.
БЕЛЕШМӘ:
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, беренче Илбашыбыз Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, вице-премьер Әсгать Сәфәровның да тарихи, легендар 21нче "Волга"лары бар һәм алар - авторетроклубның иң актив әгъзалары.
"Волга" ГАЗ-21" авторетроклубына керергә теләүчеләргә сайтка кереп мәгълүмат алырга мөмкин: www.авторетроклуб-21.
Язманы Рәмзия ЗАРИПОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев