Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ярышларның икенче этабы Әгерҗедә уза

    Гаризалар кабул ителә

    Кече Пурга районының Орлово авылында “Кече Пурга–Әгерҗе: чикләрсез территория“ дип аталган төбәкара чаңгы ярышлары узды. 

    Спортчыларга теләктәшлек белдерергә Россия чаңгы узышлары Федерациясе вице-президенты, “Сетевая компания“ җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәридиев та килгән иде. Ике тапкыр Олимпия чемпионы Тамара Тихонова да, катнашучыларны сәламләп, зур уңышлар теләде. 

    Вип-узышта Әгерҗе һәм Кече Пурга районнары башлыклары Азат Вәлиев һәм Сергей Юрин да стартка бастылар. Бу төр узышта Бима авыл җирлеге башлыгы Эдуард Михайлов финишка өченче булып килде.  20 чакрым дистанцияне Түбән Кама агросәнәгать көллияте студенты Данил Прокопьев – икенче, Күләгәштән танылган биатлончы Александр Васильев өченче булып узды. Үз категориясендә Әгерҗедән Людмила Тукмачевага тиңнәр булмады. 

    Чаңгы ярышларының икенче этабы Әгерҗедә 22 январьда узачак. 
     

    Тулырак: Начался прием заявок на 2 тур Межрегиональных соревнований "Малая Пурга-Агрыз - территория без границ"

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: