Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яшә син, Сабантуй! Яшә син, зур бәйрәм!

    Уен-көлкеләргә, ярышларга бай, дуслык, тынычлык, бердәмлек бәйрәме булган Сабантуй, быел да туган якларыбызда бик матур төсмерләр калдырып, тарихка кереп калды. Шифалы яңгырлардан соң уҗымнар матур гына күтәрелеп килгәндә уздырылучы бу бәйрәмдә иң зур хөрмәт, әлбәттә, авыл хезмәтчәннәренә булды. Әйдәгез, Әгерҗе район Сабан туеның иң матур мизгелләренә бергәләп сәяхәт кылыйк. НИГӘ...

    Уен-көлкеләргә, ярышларга бай, дуслык, тынычлык, бердәмлек бәйрәме булган Сабантуй, быел да туган якларыбызда бик матур төсмерләр калдырып, тарихка кереп калды. Шифалы яңгырлардан соң уҗымнар матур гына күтәрелеп килгәндә уздырылучы бу бәйрәмдә иң зур хөрмәт, әлбәттә, авыл хезмәтчәннәренә булды. Әйдәгез, Әгерҗе район Сабан туеның иң матур мизгелләренә бергәләп сәяхәт кылыйк.
    НИГӘ АШКЫНА КҮҢЕЛ?
    Район Сабан туена әзерлек эшләре быел да алдан ук башланды. Күп еллардан килгән матур традиция буенча татар, рус, удмурт, мари өйләрендә райондашларны һәм кунакларны милли ризыклар белән сыйлар өчен төне буе мич ашлары пеште. Әнә, сәнгать осталары да бәйрәм башланганчы җыр-биюләрне кат-кат кабатлыйлар. Алдагы көнне авыл Сабан туйларында батыр калган баһадирлар бил алышырга әзерләнәләр. Бала-чага да мәйданга килү белән аттракционнарда күңел ача башлый. Әйе, һава торышы нинди генә булса да, иртәдән үк күңел Сабантуйга ашкына. Кешеләр генә түгел, атлар да ярсып көтә бәйрәмне. Әнә, ничек томырылып чабалар алар!
    ҖИР СЕЛКЕТЕП АТ ЙӨРӘГЕ ТИБӘ
    Чабышкылардан күзне алып булмый. Хәтта җайдаклары да көчкә генә тыеп тора үзләрен. Менә-менә ычкынып китәрләр дә дулап чабарлар төсле! Чү, әнә, ярымтокымлы атның берсе җайдагын төшереп калдырды түгелме соң? Ә үзе һаман көндәшләреннән калышмый. Барыбер шулар белән финишка килеп җитте. Быел ат чабышында яңа рекорд куелды. 2600 метрны башка елларда, гадәттә, атлар 4 минутта уза торганнар иде. Ә бу юлы иң җитез "Лаврида" кушаматлы ат җайдагы Диана Гаязетдинова белән аны 2,35 минутта узды. Гомер-гомергә ат чабышын яратучылар да тел шартлатты.
    Ат чабышы җирле, ярымтокымлы һәм чиста токымлылар арасында узды. Иртәнге сәгать 7-8ләргә үк инде Күләгәш, Бима, Исәнбай, Пеләмеш, Кадыбаш авылларыннан атларны алып килеп җиткергәннәр иде. Быел Ижаудан килгән чабыш атлары да җитезлектә сыналдылар. Ә җайдаклар арасында гүзәл затлар да булды һәм Диана Гаязетдинова - беренче, Эльвира Ижбулдина өченче урын алып, егетләрнең борынына "чирттеләр".
    Ә менә чиста токымлылар арасында Яңавылдан Айрат Муллахмәтовның туганы Мөнир иярләгән "Ватхимка" кушаматлы аты финиш сызыгын иң беренче кисеп чыкты.
    - Без - ат өстендә үскән малайлар. Елның-елында чабышта катнашам. Сабантуйның иң матур бизәге булган әлеге ярышта катнашуның, ат өстендә җилдерүнең күңелгә нинди рәхәтлек биргәнен белсәгез иде... - ди Мөнир.
    15 еллап ат асрау белән шөгыльләнүче Айратның да йөзе сөенечтән балкый. Менә бит быел аның Башкортостаннан алып кайткан "Ватхимка"сы да җиңү яулады.
    - Дүрт атымның берсен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән иде. 4 сыйныфтан башлап үзем дә ат чабышында катнашып килдем. Хәзер кызым Гүзәл дә атлар иярли. Быел Яңавылда да беренчелек безнең кулда булды, - ди Айрат.
    Чабышта катнашкан атларга бүләкләр дә мулдан иде. "Әгерҗе ит комбинаты" предприятиесе җитәкчелеге токымсыз атлар арасында беренче килгән Кодаштан Леонид Трофимовка матур гадәт буенча бозау бүләк итте. Ә Мөнир-Айрат Муллахмәтовлар суыткыч белән бүләкләнделәр.
    ИСӘНБАЙ ҖИРЛЕГЕ - БЕРЕНЧЕ
    Агымдагы елның 13 сентябрендә республикада Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлаячакбыз. Аңа әзерлек уңаеннан "Бердәм Россия" партиясе бөтен бүлекчәләрендә дә праймериз - алдан тавыш бирү уздырды. Партия эчендә алдан тавыш бирүне яхшы оештырганы һәм уздырганы өчен "Бердәм Россия"нең Исәнбай башлангыч бүлекчәсе спорт инвентаре алу өчен сертификат белән бүләкләнде. Район Сабан туе сәхнәсендә "Бердәм Россия" партиясе Татарстан бүлекчәсенең әлеге олы бүләген Исәнбай авыл башлыгы Фәнил Сираевка район башлыгы Валерий Макаров тапшырды.
    БЕЗ ЯШИБЕЗ ДУСЛЫК ИЛЕНДӘ
    Әгерҗелеләрне халкыбызның милли бәйрәме белән котларга "Ак Барс" холдинг компаниясенең генераль директор урынбасары Рөстәм Сабиров һәм Горький тимер юлларының Ижау төбәге буенча начальник урынбасары Александр Лапшин да килгәннәр иде. Районыбызның баш мулласы Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин да милли бәйрәмебезгә хәер-фатихасын бирде.
    Район үзешчәннәренең матур чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Әгерҗе җирендә гомер-гомергә дус яшәүче татар, урыс, мари һәм удмурт үзешчәннәренә киң урын бирелде. Ижауның "Сандугач" төркеме, авыллардагы Сабан туйларын ямьләндергән Тукай авылы кызы Ләйсән Гыйльметдинова, Уразай "сандугачы" Илназ Фазлыев, Казаннан һәм Ижаудан җырчылар Люция Мусина, Гүзәлия Гәрәева, бик күп бәйрәмнәребезнең бизәге булган Ижаудан Наталья Әхкәмиева җитәкчелегендәге "Вертикаль" бию төркеме кичкә кадәр халыкка матур мизгелләр бүләк иттеләр.
    КЕМДЕР ҖИҢӘ, КЕМДЕР ...
    Быелгы Сабантуйда барлык спорт ярышлары "Президент белән бергә" акциясе кысаларында узды. Теләүчеләр мәйданда ук ГТО нормаларын да тапшыра алдылар. Район башлыгы, иң беренчеләрдән булып, ГТО нормативларын үтәп үрнәк күрсәтте. Спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов ярышлар башлануын хәбәр итүгә, спорт сөючеләрнең йөрәге җилкенеп куйгандыр. Шулай бит ул, "юк, быел катнашмыйм инде, җитәр", дисең, ә күңел ярсу аттай барыбер мәйданга ашкына. Балалар бигрәк тә активлык күрсәттеләр ярышларда. Йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерүдә бәйрәм көнне искән көчле җилдән дә җитезрәк булдылар алар.
    Күзне бәйләп капчык белән сугышу бәйгесе Сабантуй ярышларының иң күңеллеседер, мөгаен. Быел Иж-Бубыйдан Ринас Гобәйдуллин һәм Нараттан Айдар Мусин "сугыштылар". Башка кем алдан суга, шул - җиңүче. Ринас көндәшеннән өлгеррәк булды.
    Станда капчык белән сугышуда Тирсәдән Илмир Латыйпов бу төр ярышның "ветераннары" - Исәнбайдан Гомәр Мусин, Әгерҗедән Айнур Йосыпов белән көч сынашты.
    - Яратам шушы спорт төрен. Тирсәдә дә быел беренчелекне алдым. Монда да бирешмәдем, - диде Илмир.
    Су ташыганда кайсыгызның көянтәсе сынганы бар? Ә Сабантуйда андый хәлләр дә була. Юрий Кропочев финишка беренче булып килеп җитәм дигәндә егылып суны да түкте, көянтәсе дә шартлап сынды. Әмма бәйрәм кәефен мондый хәлләр генә төшерә аламы соң инде?!
    Кул көрәшендә сынашырга теләүчеләр чираты да су буе иде. Бу спорт төре соңгы елларда гүзәл затлар арасында да бик популярлашты.
    Мәйданда көрәш кызганнан-кызды. Районыбыз көрәшчеләре белән бергә Ижау, Сарапул пәһлеваннары да бил алышты. Исәнбайдан Әлмир Шәрәфиевның Ижаудан Россия чемпионы Андрей Мамонтовны җиңүен, Андрейның Исәнбайдан Әлмир Рамазановны бик оста гына "ыргытуы"н бик матур күренешләр дип билгеләп үттеләр көрәш ветераннары Әгерҗедән Расим Замалиев белән Көчектән Ринат Галләмов.
    - Келәмдә бил алышучы егетләрне күргәч, үзем дә яшь чакларга кайткандай булдым. Бар иде шул келәмдә ут уйнаткан вакытлар. Ринат, Альфред белән ничә еллар бергә көрәштек. Мондый келәмдә түгел, яшел чирәмдә аунаша идек элек, - ди Расим абый.
    Абсолют батыр өчен үзебезнең район көрәшчеләре - Илшат Каеров һәм Әлмир Шәрәфиев бил алыштылар. Илшат көндәшен җиңеп өченче тапкыр район Сабан туе баш батыры булып калды. Район башлыгы Валерий Макаров җиңүчегә тәкә һәм суыткыч бүләк итте.
    Бу ике көрәшчегә "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясе дә истәлек бүләкләре әзерләгән иде. Бәйрәмдә без дә Илшат белән Әлмиргә кулларын кысып аларны тапшырдык.
    17 метрлы багана башына дүрт бүләккә дүрт кеше менсә дә, Түбән Камадан килгән бик күп Сабантуйларда баганага менүдә могҗизалар күрсәткән, хәтта Президент Рөстәм Миңнеханов кулыннан "Нива" машинасы ачкычын алган Илфат Нәфыйковка тиңнәр булмады, әлбәттә. Маймылдан да җитезрәк менеп, микродулкынлы мич һәм тәкә белән бүләкләнде ул.
    Сабан туе, әнә шулай, җыр-биюләре, күңелле ярышлары, җиңү шатлыгы һәм җиңелү ачысы белән узып китте. Милли бәйрәмебез әле республикабызда һәм татарлар яшәгән чит төбәкләрдә дәвам итә.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: