Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яшь әти-әнигә тантаналы шартларда автокресло тапшырдылар

Бала тудыру йортында үзенчәлекле бәйрәм узды

Кичә Әгерҗенең бала тудыру йортында үзенчәлекле бәйрәм узды. Андрей һәм Айназ ПЕТРОВларның көтеп алынган нәни кызларын бала тудыру йортыннан чыгару тантанасына якыннары гына түгел, ЮХИДИ хезмәткәрләре дә килгән иде. 

Өлкән инспектор Ләйлә Йосыпова һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең Әгерҗе районы бүлекчәсе начальнигы Раушания Тимкина яшь әти-әнигә  республиканың ЮХИДИ идарәсеннән бүләк әзеләгәннәр. Ул – автокресло.  

Бәйрәм алды булгангадыр, бөтен нәрсәдә ниндидер яктылык, бәхет тоемланды бу көнне. “Ниһаять безнең дә нәни принцессабыз бар”, – дип сөенделәр әти-әниләре, әби-бабалары. Моңа кадәр Ходай аларны малайлар белән бүләкләгән булса, бу юлы кыз бүләк иткән. Андрей белән Айназның да беренче балалары – малай.    

Ә район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников киләчәктә гаиләләренең тагын да тулылануын теләде. 

Аннан Ләйлә Йосыпова һәм Раушания Тимкина сүз алды. Сүз уңаеннан: алар икесе дә – әни булу бәхетен берничә тапкыр татучылар. Ә Раушания Вәсимовна моннан 17 ел элек зур кызлары белән бала тудыру йортыннан нәкъ менә 8 Март бәйрәме алдыннан чыккан булган.       

–    Үзебез дә әни булганлыктан, баланың ни дәрәҗәдә кадерле булуын яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен “пеленка“да чактан ук үти башлауның мөһимлеген тагын бер кат искәртәбез. Юкка  гына без перинаталь үзәк, бала тудыру йорты белән хезмәттәшлек итмибез. Анда булачак әниләр белән очрашып,  сабыйны транспортта ничек дөрес йөртергә икәнлеген аңлатабыз, – диделәр алар. – Бүген дә яшь әти-әнигә шундый кирәкле бүләк тапшыра алуыбызга бик тә сөенәбез. 

Башка катнашучылар да бүләксез калмады. Аларга наклейка-белешмәлекләр һәм утны кире кайтаручы фонарьлар бүләк иттеләр. Медицина хезмәткәрләре исеменә дә бик күп җылы сүзләр әйтелде. 

Әнә шулай, нәни Айлин дөньяга килү матур чара уздыруга сәбәп булды. Алай гына да түгел, 28 февральдә 2,19 килолы, 55 сантиметрлы булып туган кыз районда демографияне яхшыртуга да үз өлешен кертте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев