Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Яшәүдән һич тә туймадым“

ди 95 яшьлек юбилеена якынлашкан сугыш ветераны Ольга Бабкина. Район башлыгы Валерий Макаров, сугыш ветераннарының өйләренә килеп, Җиңүнең 70 еллыгы медален тапшыруны дәвам итә. Бүген ул Әгерҗедә яшәүче тиздән 95 яшен тутырачак Ольга Александровна Бабкина янына килде. Дүрт ел фронтта булган, 48 ел тимер юлда эшләгән ветеран хәтеренең яхшылыгы, фронтта...

ди 95 яшьлек юбилеена якынлашкан сугыш ветераны Ольга Бабкина.
Район башлыгы Валерий Макаров, сугыш ветераннарының өйләренә килеп, Җиңүнең 70 еллыгы медален тапшыруны дәвам итә. Бүген ул Әгерҗедә яшәүче тиздән 95 яшен тутырачак Ольга Александровна Бабкина янына килде.
Дүрт ел фронтта булган, 48 ел тимер юлда эшләгән ветеран хәтеренең яхшылыгы, фронтта башыннан кичергәннәре турында тәфсилләп сөйләве, яшәүдән һич тә туймавы белән таң калдырды.
- Әнием 97 яшькә кадәр яшәде, аны узып китәргә иде исәп, - ди ул көлеп.
Район башлыгы ветеранны тагын да дәртләндереп:
- Җәен 95 яшегегезгә киләбез. Ә йөз яшьлек юбилеегызны бөтен шәһәр белән билгеләп үтәрбез, диде.
- Әни бүген дә күзлексез китап, гәҗит укый, телевизордан бөтен яңалыкларны карап, үз фикерен әйтә. Ләкин сугыш турындагы фильмнарны күз яшьләрсез генә карый алмый. Сугыш кырында аның күз алдында һәлак булган фронтовик дусларын бик еш сагынып искә ала, -ди кызы Надеҗда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев