Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яшелчәләргә – йод, марганцовка

Күп кенә бакчачылар хәзер яшелчәләрдәге төрле авыруларга, корткычларга каршы гади генә ысуллар кулланып көрәшәләр. Әйтик, йод, зеленка, марганцовкадан әзерләнгән эремәләрне помидор, кыяр һәм башка яшелчәләргә сипсәң, мул уңыш алырга өмет зур, диләр бакчачылар. ЙОД. Яшелчә үсентеләренә, үсү һәм уңыш бирү дәверендә йод җитешми. ПОМИДОР өстенә бер тапкыр өч литр суга...

Күп кенә бакчачылар хәзер яшелчәләрдәге төрле авыруларга, корткычларга каршы гади генә ысуллар кулланып көрәшәләр. Әйтик, йод, зеленка, марганцовкадан әзерләнгән эремәләрне помидор, кыяр һәм башка яшелчәләргә сипсәң, мул уңыш алырга өмет зур, диләр бакчачылар.
ЙОД. Яшелчә үсентеләренә, үсү һәм уңыш бирү дәверендә йод җитешми. ПОМИДОР өстенә бер тапкыр өч литр суга бер тамчы йод салынган катнашма сипсәң, аның чәчәк тәлгәшләре тиз үсеп китә. Уңышның да күп буласын көт тә тор. Помидорлар эрерәк була һәм иртәрәк өлгерә дә. Ачык һавага туфракка күчереп утыртканнан соң ике атна узгач янә эремәне сибәргә була. Бер чиләк суга өч тамчы йод тамызып һәр помидор төбенә 1 литр исәбеннән сибәсең. 10 литр суга 40 тамчы йод тамызып, шуңа 1 литр эремчек суы һәм 1 аш кашыгы водород перекисе салынган катнашманы сипсәң, фитофторага каршы менә дигән чара булачак.
9 литр суга бер литр майсыз сөт кушсаң, шуңа 10-12 тамчы йод тамызып КЫЯРга сипсәң, кыярдагы ялган ончыл чык (мучнистая роса) юкка чыгачак.
Йод кәбестәгә дә бик файдалы. Кәбестәнең күчәне формалаша башлагач бер чиләк суга 40 тамчы йод тамызып һәр төпкә 1 литр сибү киңәш ителә.
ЗЕЛЕНКА. Яшел су кыярга төрле авыруларга бирешмәскә ярдәм итә.Тамырларын черүдән саклау өчен, кыярның сабагын туфрактан 10 сантиметр зеленка белән буярга кирәк. Моның өчен 1:2 исәбе белән (бер өлеше - зеленка, ике өлеше - су) катнашма әзерләнә. Бу ысул вертикаль рәвештә үсүче кыярларга бик булыша. Авырулар китереп чыгаручы гөмбәчеклөр ике эшкәртүдән соң юкка чыгалар.
Зеленка белән куакларны да эшкәртергә мөмкин. Куакның берәр ботагын кискән очракта аңа зеленка сөртеп куярга була. Кабакның кабыгы зарарланса да, зеленка ярдәмгә килә.
МАРГАНЦОВКА да һәрвакыт кул астында булырга тиеш. Аның эремәсе белән утыртыр алдыннан чәчәкләрнең суганчаларын эшкәртергә, төрле культураларның орлыкларын чылатырга, бәрәңгене "коендырырга", каен җиләге чәчәк атканнан соң аны төрле авырулардан саклау максатында сибәргә мөмкин.
ГОРЧИЦА ПОРОШОГЫ бакча җиләген әкәм-төкәмнәрдән саклый. Моның өчен порошокны җиләк тирәли сибәргә кирәк. Тик туфрак коры булырга тиеш.
НАШАТЫРЬ СПИРТЫ кушылган өстәмә туктандыру помидор-кыярга, лилия, клематис, яран гөлгә бик файдалы. Моның өчен 4-5 литр суда 50 мл нашатырь спиртын болгатырга һәм үсемлекләргә күп итеп су кипкәннән соң әлеге катнашма белән тукландырырга кирәк. Тик аны артык күп салу киңәш ителми.
Нашатырь спирты - үлән бетенә каршы да менә дигән чара. Бер чиләк суга ике аш кашыгы нашатырь спирты һәм бераз угычта уылган хуҗалык сабыны салып, компонентлары эреп беткәнче яхшылап болгатырга кирәк. Шуның белән үсемлекләрне эшкәртергә була. Нашатырь спирты суган һәм кишер чебене белән дә көрәшергә ярдәм итә. Моның өчен 1 мл спиртны 5 литр суда болгатырга һәм аз-азлап үсемлекләргә сибәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев