Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яшелчәләрнең нинди сортларын сайларга

Танылган бакчачылар Россиянең урта зонасында үстерү өчен түбәндәге яшелчә сортларын тәкъдим итәләр. КӘБЕСТӘ Иртә өлгерешле кәбестә: "Июньская", "Номер первый Грибовский 147". Уртача өлгерешле кәбестә: "Слава", "Подарок". Соң өлгерешле кәбестә: "Амагер 611", "Московская поздняя". Үсенте аша үстерелүче культуралар арасында иң популяры - ПОМИДОР. Бик иртә өлгерешле сортлардан иң яратканы - "Москвич"....

 
Танылган бакчачылар Россиянең урта зонасында үстерү өчен түбәндәге яшелчә сортларын тәкъдим итәләр.
 
КӘБЕСТӘ
Иртә өлгерешле кәбестә: "Июньская", "Номер первый Грибовский 147".
Уртача өлгерешле кәбестә: "Слава", "Подарок".
Соң өлгерешле кәбестә: "Амагер 611", "Московская поздняя".
Үсенте аша үстерелүче культуралар арасында иң популяры - ПОМИДОР.
Бик иртә өлгерешле сортлардан иң яратканы - "Москвич". Аның ян сабакчаларын өзәсе, казыкка бәйлисе юк, тишелеп чыкканнан соң 80 көннән өлгерә.
Иртә өлгерешле томат сортлары: "Монгольский карлик", "Драгоценность". Бу сортларны тәрбияләргә җиңел, помидорлары сабакта фитофтора башланганчы өлгерергә җитешә. Аларны төп уңыш өлгергәнче кулланырга әйбәт.
Төп уңыш өчен уртача өлгерешле "Взрыв", "Сладкий мой", "Бедуин", "Желтоплодный золотой" сортлары яхшы.
Консервлау өчен ярылмый торган калын кабыклы "Драгоценность", "Взрыв" сортлары бик яхшы.
Тәҗрибәле бакчачылар "Русский любительский сладкий", "Розовый гигант" кебек зур булып үсүче (индетерминант) сортларга өстенлек бирә. Аларның помидорлары итләч, бик эре.
Бакчачылар арасында "Долгохранящиеся" сорты зур популярлык казанды. Помидоры сабакта кызармый, аны яшел килеш җыялар. Өйдә җәймә өстенә таратып куйган помидорлар өйдә январь, февральгә кадәр акрынлап кызара. Соң өлгерешле сорт җәй буе зур игътибар таләп итә: атна саен аларның ян сабакчаларын сындырасы бар.
КЫЯР помидор белән чагыштырганда күчереп утыртуны авыррак кичерә. Шуңа аны аерым стаканнарда үстерергә кирәк. Соңгы елларда кыярның "Регина F1", "Клавдия F1" сортлары популяр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев