Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яшьлек паркында “Киләчәккә – китап белән 2022“ фестивале узды

Актив китап укучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды

Чарага килүчеләрне әкият геройлары каршы алды. “Әйдәгез,укыйбыз!“,  “Әдәби лоторея“, “Халык уеннары“ мәйданчыклары, “Мин китапханә яратам!“ фотозонасы, “Китапханә-кафе“ гөрләп торды. 

Китапханәчеләрне бәйрәмнәре белән мәдәният бүлеге җитәкчесе Язгөлем Гыймазетдинова һәм Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльмира Капилова котладылар.

Бәйрәм уңаеннан Рафиса Мусина (Иж-Бубый), Раушания Галләмова (Тирсә), Алсу Гатауллина (Әгерҗе үзәк китапханәсе) район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Социаль үсеш бүлеге грамотасына Финисә Шәһәбиева (Тәбәрле), Раилә Тимофеева (Салагыш) лаек булдылар. Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан Альбина Гыйләҗетдинова, Айгөл Әхмәтшина (Әгерҗе) һәм Лилия Шульмина (Кодаш) бүләкләнделәр.

Төрле номинацияләрдә җиңгән китап укучылар да сәхнәгә күтәрелделәр. Аларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм сәхнәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге“ проекты җиңүчеләре:

Гиззатуллин Нариман (Кадыбаш), Перевозчиков Даниил (Гимназия №1);
Моисеев Рудольф, Ахметзакиров Амиргә (3нче мәктәп) Дипломнар, актив катнашучылар: Имаметдинова Камилла (3нче мәктәп), Хәсәнова Ясминә(4нче мәктәп), Гатауллин Данирга (3нче мәктәп) Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фестиваль балалар һәм китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән бик матур үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев