Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яшүсмерне упкынга төшүдән саклыйк

Быел Әгерҗе районында балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекнең кискен артуына кыска гына вакыт эчендә унбер (!) тапкыр җинаять кылган Тимур А. гаепле. Узган ел яшүсмерләр арасында ике генә җинаять кылынса, быел бу күрсәткеч 16га кадәр күтәрелгән. - Аю баласын капчыкка салсаң да урманга карый диюләре хак. Әгерҗе коррекцион мәктәбен тәмамлаган Тимур...

Быел Әгерҗе районында балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекнең кискен артуына кыска гына вакыт эчендә унбер (!) тапкыр җинаять кылган Тимур А. гаепле.

Узган ел яшүсмерләр арасында ике генә җинаять кылынса, быел бу күрсәткеч 16га кадәр күтәрелгән.
- Аю баласын капчыкка салсаң да урманга карый диюләре хак. Әгерҗе коррекцион мәктәбен тәмамлаган Тимур февраль-март аенда гына да бер-бер артлы 11 тапкыр автомобильләрдән ниләр генә урламый?! Бу аның "хобби"ена әйләнә. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьченең эзенә төшү өчен шикле яшүсмер артыннан тәүлек әйләнәсе күзәтү оештыралар. Хәзер ул чәчәк кебек гомерен колониядә уздыра. Без бу яшүсмерне туры юлга бастыру өчен ничек кенә тырышсак та гаиләсендә үрнәк күрсәтүче булмагач, Тимурны сазлыкка батудан коткарып кала алалмадык, - дип уфтана балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Светлана Хәйретдинова.
Туган оясында эчүчелек, тавыш-гаугадан башканы күрмәгән малайның урам тәрбиясендә үсүе, җинаятьчелек юлына басуы аңлашыла да. Аракы колына әйләнгән ата-анада бала кайгысымыни? Алар улларының төннәр буе кайда, кем белән, нишләп йөрүе турында уйлап та карамыйлар. Ә төнге урам тәрбиясе Тимурны бик тиз, әнә шулай, үз сазына тартып алып кереп китә.
- Гадәттә, балага әти-әни тарафыннан иң нык контроль, кайчак ата-ананың каты кулы кирәк чакта яшүсмерне күз уңыннан ычкындыру еш кына күңелсез хәлләр белән төгәлләнә. Бала кайчан бәйдән ычкына? Беренчесе - эчүчелек белән шөгыльләнә торган гаиләдә. Икенчесе - әти-әнисе баштанаяк эшкә, бизнеска чумып, акча артыннан куып, баласының өсте бөтен, тамагы тук дип тынычланып, аны тәрбияләүне арткы планга куйган гаиләләрдә, - ди комиссия рәисе Римма Гыйльметдинова да.
Әнә, Әгерҗедән Игорьга да беренче тапкыр суд эскәмиясенә эләгүе сабак булмаган. Мәктәп, комиссия әгьзалары, полиция, психологлар да бу яшүсмер туры юлга бассын өчен төрле ысуллар кулланып карыйлар. Укырга, аннан соң эшкә дә урнаштыралар. Яшүсмергә дә, әти-әнисенә дә бу тырышлыклар стенага борчак аткан кебек кенә була. Игорьны бик еш исерек хәлдә тоткарлыйлар. Аннан соң гараж басу...
Быелның тугыз аенда район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре инспекторлары 146 хокук тәртибен бозучыларны ачыкладылар. Яшүсмерләрнең күбесе полиция кулына эчкән килеш эләгә. Ә кайда аракы, кайда наркотик, анда - җинаятьчелек.
- Быел җинаять кылган яшүсмерләргә карата 16 җинаять эше тикшерелеп судка җибәрелде. Иң яшь җинаятьче - 3нче мәктәптән 14 яшьлек А.
Бүген безнең комиссиядә 52 яшүсмер исәптә тора. Полициядә исәптә торучы 27 яшүсмергә җәмәгать тәрбиячеләре билгеләдек. Аларга бер генә теләгем: җәмәгать тәрбиячеләре бу яшүсмерләрне үз балалары кебек күреп, аларны туры юлга бастыру өчен кулларыннан килгәнчә тырышсыннар иде. Исерек гаиләдә тәрбияләнүче балага барыбыз да кул селтәсәк, аның кем булачагы көн кебек ачык. Шуңа күрә авыр яшүсмерләрне упкынга төшүдән саклап калу өчен бөтен җәмәгатьчелекнең бердәм булып, кулга-кул тотынып эшләве кирәк, - ди Светлана Хәйретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев