Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Язгы кыр эшләренә Мәскәү дә булыша

Район авыл хезмәтчәннәре алдында язгы чорда 15700 гектар мәйданда бөртекле культуралар, 4400 гектарда кукуруз, 5000 гектарда берьеллык азык үләне чәчү, 450 гектарда бәрәңге утырту бурычы тора. Әлеге эшләрне башкару өчен 117 миллион сум акча кирәк. Бу суммага ягулык-майлау материаллары, ашлама алу, техника ремонтлау өчен кирәкле чыгымнар кергән. Шуның 92 миллионын...

Район авыл хезмәтчәннәре алдында язгы чорда 15700 гектар мәйданда бөртекле культуралар, 4400 гектарда кукуруз, 5000 гектарда берьеллык азык үләне чәчү, 450 гектарда бәрәңге утырту бурычы тора. Әлеге эшләрне башкару өчен 117 миллион сум акча кирәк.
Бу суммага ягулык-майлау материаллары, ашлама алу, техника ремонтлау өчен кирәкле чыгымнар кергән. Шуның 92 миллионын хуҗалыклар кредит буларак алды.
Язгы кыр эшләренә әзерлекнең башка нечкәлекләре турында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс ГАТАУЛЛИН сөйли.
Чәчүлек орлык
Узган көздә складларга 7525 тонна бөртекле культуралар салынып куелган иде. Красный бор саклагычында ике мең тонна орлыклык бәрәңге дә яхшы "кышлады". Аларның барысын да "Россельхозцентр" тиешле таләпләргә туры килә дип тапты. 115 тонна кукуруз орлыгы кайтартылды. Ә менә күпьеллык үлән орлыгын "Агро-Кама" ширкәте үзе әзерли: моның өчен үз басуларында үскән үлән орлыгы суктырылып саклануга куелган. Бу арзангарак та төшә, чыгышы да начар түгел.
Ашлама
Үсемлекчелек өлкәсенә ярдәм итү йөзеннән Россия Хөкүмәте бер гектар чәчүлек мәйданга 228 сум 50 тиен исәбеннән акча күчерде. Ә менә Татарстан Хөкүмәте бер гектарга 183 сум исәбеннән ашлама белән бирә. Бу - 1766 тонна ашлама дигән сүз. Бушлай ашлама фермерларга да биреләчәк. Тик бер тоннадан ким ашлама алучыларга акча гына күчерелә. Мул уңыш алу өчен бу ашлама гына җитми, әлбәттә. Шуңа күрә фермерлар һәм хуҗалыклар "Агрохимсервис" ширкәтеннән йә Менделеевскидан өстәмә ашлама алу хәстәрен күрсеннәр иде. Чөнки безнең Әгерҗе районында җирне ашламый гына мул уңыш алуга өмет итү - ташка чәчәк утыртуга тиң.
Ягулык-майлау материаллары
Быел да Татарстан Хөкүмәте хуҗалыкларга ташламалы нигездә бер литрын 26 сум 20 тиен исәбеннән ягулык-майлау материаллары сатып алу мөмкинлеге бирә. ГСМны мондый шартларда алуга районыбызның барлык хуҗалыклары риза. Теләге булган фермерлардан да заявка җыябыз бүген. Башка еллардан аермалы буларак, быел ГСМ Тукай районы нефть базасыннан кайтартылачак.
Авыл хуҗалыгы техникасы
Бүген районда чәчү өчен кирәкле тагылма агрегатларның барысы да ремонтланып, тикшерү сызыгына куелды. Тракторларның әзерлеге - 90 процент. Мондый катлаулы икътисади шартларда да техниканың әзерлеге югары булуның сере гади: "Агро-Кама" ширкәте көздән үк язгы чәчүгә чыгачак техниканы 5нче участок базасында ремонтлау һәм шунда ук саклау бурычын куйган иде. Шуңа күрә басуга чыгачак төп техника башка максатларда файдаланылмады.
Узган атнада "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров "Агро-Кама" ширкәтенең 5нче участогында барлык цехларны карап, ремонт барышы белән танышты, андагы эшчеләр белән аралашты. Аларга тырыш хезмәтләре өчен олы рәхмәтен җиткерде. Иван Михайлович авыл хезмәтчәннәре алдына чәчү кампаниясен кыска срокларда югары сыйфатлы итеп оешкан төстә уздыру бурычын куйды.
Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы елның-елында дәүләт техник күзәтчелеге, агрономнар, механизация буенча консультантлар белән берлектә уздыра торган тикшерү безнең районда быел якынча 10 апрельдә булачак. Әлеге комиссия амбарларның чисталыгын, орлыкларны агулау машиналарының төзеклеген, бүлекчәләрнең механизаторлар белән тәэмин ителешен тикшерәчәк, язгы кыр эшләренең планы белән танышачак.
Иң мөһиме - нәтиҗә
Язгы кыр эшләренә әзерлекне даими контрольдә тоту максатыннан "Агро-Кама" ширкәте атна саен төрле участокларда киңәшмәләр уздыруны традициягә кертте. Аларга һәр участокның директоры, агрономы, инженеры чакырыла һәм проблемалар уртага салып сөйләшенә. Ширкәт директоры Ленар Нургаянов катнашында узган мондый киңәшмәләрнең файдасы бик зур: ул күп кенә мәсьәләләрне урында ук чишәргә мөмкинлек бирә.
- Сезнең һәркайсыгызның иген игү буенча күп еллар дәвамында туплаган бай тәҗрибәгез бар. Бүген без теге йә бу ысул яхшырак димибез. Иң мөһиме - сез туплаган тәҗрибәнең мул уңыш алырга ярдәм итүе. Шундый күп чыгымнар тотып, быел гектарыннан 20 центнердан да ким уңыш алырга ярамый. Югыйсә, барлык эшебез зыянга гына булачак, - дип ассызыклый директор һәр киңәшмәдә.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев