Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Язны кайчан көтәргә? Синоптиклар фикере

    Язның беренче ае төгәлләнеп килүгә карамастан, кыш үз урынын һич кенә дә тапшырырга теләми әле.

    Бөтен җирдә кар ята, салкын җил исә. Синоптиклар фикеренчә, март аенда язны көтәргә кирәкми. Алар халыкны башка еллар белән чагыштырганда март аенда температура якынча дүрт градуска гына түбән булды дип тынычландыралар да.

    Шулай да безнең якларга чын яз кайчан киләчәк соң? Синоптиклар апрельдә, диләр. Язның икенче ае җылы һава торышы белән башлана. Көндезләрен +3, +5 булачак. Төннәрен дә әллә ни салкын булмаячак. Апрель ахырында +14, +16 булыр дип фаразлана.  

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: