Делегатлар үз араларыннан дүрт кандидантны тәкъдим итте: Илфак Ибраһимов, Ркаил Зәйдулла, Рифат Сәлах һәм Данил Салихов.
Шактый кызу, кызыклы бәхәсләрдән соң, аеруча күп тавыш белән Данил Салихов Татарстан язучыларының лидеры итеп сайланды. Тавыш бирүдә барлыгы 231 бюллетень катнашкан, шуның 132 се Данил Салихов өчен тавыш биргән, 63 кеше Илфак Ибраһимовны сайлаган. Егермедән артык тавыш Ркаил Зәйдулла исәбендә һәм дистәгә якын кеше Рифат Сәлахка тавышын биргән.
Интертат ру.