Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әйдәгез... кочаклашыйк

Бүген иң назлы һәм һәрберебезнең кәефен күтәрә торган бәйрәм икәнен беләсезме? 21 январьда Бөтендөнья кочаклашу көне. Беренче карашка сәеррәк тоелган бу бәйрәм узган гасырның 70нче елларында Көнбатыш Европа студентларыннан килә. Алар уку йортларында кышкы сессия тәмамлану уңаеннан бер-берсен кочаклап шатлыкларын уртаклаша торган булганнар. Аларны башка ил яшьләре дә хуплап алган....

Бүген иң назлы һәм һәрберебезнең кәефен күтәрә торган бәйрәм икәнен беләсезме? 21 январьда Бөтендөнья кочаклашу көне.
Беренче карашка сәеррәк тоелган бу бәйрәм узган гасырның 70нче елларында Көнбатыш Европа студентларыннан килә. Алар уку йортларында кышкы сессия тәмамлану уңаеннан бер-берсен кочаклап шатлыкларын уртаклаша торган булганнар. Аларны башка ил яшьләре дә хуплап алган. Менә шуннан 21 январь Кочаклашу көне булып киткән.
Безнең татар халкы башкалар алдында кочаклашуны бераз әдәпсезлеккә саный. Ләкин әти-әниеңне, җәмәгатеңне, газиз балаңны, сөйгәнеңне, дустыңны һәм башка якын кешеңне ихлас күңелдән яратып, хөрмәт итеп кочаклауның нинди начарлыгы бар?! Кочаклашу кәефне күтәрә, кандагы гемоглобинны арттыра, нерв системасы эшчәнлеген яхшырта, диләр табиблар. Бигрәк тә сабыйлар әти-әниләре кочагында эреп китәләр. Мондый назга күмелгән бала акыл һәм физик яктан да яхшырак үсә икән. Гаилә психологлары җәмәгатеңне бернинди сәбәпсез көнгә кимендә сигез тапкыр кочакларга киңәш итә. Бу ир белән хатын арасында тагын да ныграк җылы мөнәсәбәт тудыра, диләр алар.
Бер сәбәпсез дә кочаклашу һәрберебез өчен файдага гына икәнлеген белгечләр күптән раслаганнар икән, әйдәгез, кочаклашыйк соң. Бүген, Халыкара кочаклашу көнендә якыннарыгызны гына түгел, таныш-белешләрегезне дә рәхәтләнеп кочаклагыз. Кайберәүләр аптырап китсәләр, бүген бит бөтен илдә Кочаклашу көне дип аларны тагын бер тапкыр кысып-кысып кочакласагыз, аларга яхшы кәеф бүләк итәрсез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев