Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Өйдән чыкмый гына ниләр эшләп була

Хәзер Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша түләгәндә процентлар алынмый. Безнең урта һәм өлкән буын чиратларда торып күнеккәнгәме, өйдән чыкмый гына Интернет аша күпме хезмәтләрне башкару мөмкинлегеннән файдаланырга әллә ни ашыкмый. Әнә, хәзер тәүлекнең теләсә кайсы вакытында өйдән торып кына табибка язылырга, бернинди чиратларда вакыт әрәм итми генә...

Хәзер Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша түләгәндә процентлар алынмый.
Безнең урта һәм өлкән буын чиратларда торып күнеккәнгәме, өйдән чыкмый гына Интернет аша күпме хезмәтләрне башкару мөмкинлегеннән файдаланырга әллә ни ашыкмый. Әнә, хәзер тәүлекнең теләсә кайсы вакытында өйдән торып кына табибка язылырга, бернинди чиратларда вакыт әрәм итми генә штрафлар, иң мөһиме, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә була.
- Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша менә шул мөмкинлекләрдән файдаланмаучыларга аптырыйм. Күпме вакытыгыз янга кала, тормышыгызны күпкә җиңеләйтә бу портал. Бер өйрәнсәң, бернинди кыенлыгы юк, үзегез үк сөенеп туялмассыз. Кулында банк картасы булган һәркем шушы дәүләт хезмәтеннән файдаланырга тиеш. Үз коллективыгыздагы һәркемгә әлеге хезмәтнең уңайлыгын аңлатыгыз, - дип тәкъдим итә район башлыгы Валерий Макаров җитәкчеләр белән киңәшмәләрдә.
1 февральдән коммуналь хезмәтләр өчен портал аша түләүнең тагын да отышлырак икәнен дә искәртеп үтәбез. Безнең республика һәрвакыт алда бара бит. Мондый яңалык та әле Россиянең бер генә төбәгендә дә юк. Февраль аеннан Татарстанда моңа кадәр дәүләт хезмәтләре порталы аша түләгәндә алынган комиссия бетерелде. Моның өчен Идарәче компания районыбыздагы банклар белән килешү төзеде. Ә "Ак Барс" банк картасы белән хәзер коммуналь хезмәтләр өчен генә түгел, барлык төр түләүләрне дә комиссиясез генә башкарып була. Якын киләчәктә башка банклар картасыннан кулланучылар да барлык төр түләүләрне комиссиясез башкара алачаклар дигән өмет бар.
Татарстан җитәкчелеге кулында Саклык банкы карталары булган халыкка мондый уңайлык тудыру өчен әлеге банк белән сөйләшүләр алып бара инде.
Коммуналь хезмәтләр, штрафларны дәүләт хезмәтләре порталы аша түләүнең уңайлыгын күпләр күптән аңладылар инде.
Нәсимә ГАЛИЕВА, Әгерҗедән 71 яшьлек пенсионер:
- Ике ел элек Әгерҗе пенсионерлары өчен оештырылган компьютер курсларын тәмамлаган идем. Безгә анда коммуналь хезмәтләр өчен портал аша гына түләргә өйрәтүләренә әле дә рәхмәт укыйм. Пенсиямне банк карточкасына күчереп баргач, коммнуаль хезмәтләр өчен түләүләрне хәзер Интернет аша гына башкару иллә дә рәхәт. Бу кышкы бозлавыкларда банкларга барып чират торулар безнең яшьтә рәхәт түгел инде. Ә болай өйдән дә чыгып тормыйм, ә коммуналь хезмәтләр өчен барысы да вакытында түләнгән. Сабада яшәүче 53 яшьлек кызым кунакка кайткач, аны да Интернет аша гына түләргә өйрәттем. Ул да хәзер миңа рәхмәт укый. Өегездә Интернет бар икән, бик рәхәт нәрсә ул дәүләт хезмәтләре порталы. Хәтта табибка да шуннан язылам да билгеләнгән вакытка гына барам.
Валентина ЯКОВЛЕВА, Әгерҗе шәһәре:
- 1,5 ел инде банкларда, почтада чират торганым юк. Элек түләргә кирәк дип эштән сорап китүләре уңайсыз иде. Ә хәзер банк картасына хезмәт хакым күчү белән иң беренче эш итеп, кичен бөтен түләүләремне портал аша башкарам. Гомумән, безнең эштә хәзер җитәкчедән банкка түләргә барыйм әле дип эш сәгатендә сорап китүче юк. Почта бүлекчәсенә йомыш белән керсәм, чиратта коммуналь хезмәтләр квитанциясен тотып торучы яшьләргә һәм урта яшьтәгеләргә аптырыйм. Берсендә озын чиратта 4-5 яшьлек сабые белән торучы яшь хатыга "ник банк картасы белән портал аша гына түләмисез?" дигән идем, "мин аңа ышанмыйм", дигәч аптырап киттем. Менә икенче ел шулай түлим. Акчамның югалганы юк. Хәзер процент та алмый башладылар. Кулында банк картасы булган һәркемне дәүләт порталыннан файдаланырга чакырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев