Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җәйге бакчада – могҗизалар

Газетабызда игълан ителгән "Җәйге бакчада - могҗизалар" фотобәйгесендә иң беренчеләрдән булып Әгерҗедән Надежда-Александр ПОНОСОВлар катнашырга теләк белдерделәр. Бу гаилә сезгә күптәннән таныш инде. "Чәчәк атучы шәһәр" район бәйгесендә күп тапкырлар җиңү яулаган оста куллы хуҗалар турында газетабызда да еш язабыз. Аларның чәчәкләргә күмелеп утыручы йортлары яныннан битараф узу һич мөмкин...

Газетабызда игълан ителгән "Җәйге бакчада - могҗизалар" фотобәйгесендә иң беренчеләрдән булып Әгерҗедән Надежда-Александр ПОНОСОВлар катнашырга теләк белдерделәр.
Бу гаилә сезгә күптәннән таныш инде. "Чәчәк атучы шәһәр" район бәйгесендә күп тапкырлар җиңү яулаган оста куллы хуҗалар турында газетабызда да еш язабыз. Аларның чәчәкләргә күмелеп утыручы йортлары яныннан битараф узу һич мөмкин түгел. Җәннәт бакчасына тиң бу хуҗалыктагы чәчәкләрнең күплеген күргәч, ирексездән: "Боларның барысын да ничек үстерергә өлгерәләр икән?" - дигән сорау туа.
- Надежда үсентеләрне январь аенда ук әзерли башлый. Зал, өстәлләр - барысы да әрҗәләр белән тула, - дип елмая Александр.
Быел Поносовлар тагын яңа композицияләр уйлап тапканнар. Покрышкалардан ясалган Аю һәм Куян янына Неваляшка белән Бүре дә баскан. Шешәләрдән җыелган сап-сары Кояш та әллә каян балкып тора.
Капка янында ук чүпрәкләрдән ясалган фигуралар каршы ала. Һәркайсы - чын кеше сыман. Әнә, кулына гитара тоткан Петя. Сул якта - Принц белән Принцесса. Бер почмакта - велосипедчы. Яңа стильдә ясалган Убырлы карчык самавыр янында бер төркем әкият геройлары - Кызыл калфак, Аленушка һәм аның энесе Иванушканы чәй белән сыйлый.
Бакчада кулына мылтык тоткан каравылчы тора. Беседкага кергәндә Әби белән Бабай каршы ала.
- Бу кадәр фигураларны ничек тегеп бетердегез? - дип сорыйм.
- Язгы бакча эшләре тәмамлангач ук тегә башладым аларны. Оныклардан калган киемнәрне файдаландым, - ди Надежда Егоровна.
- Бу арада еш яуган яңгырлар фигураларны бозмыймы соң? - дип борчылам.
- Без аларны пленка белән ябабыз. Югыйсә, әрәм булалар бит. Аларга күпме хезмәт кергән. Шушы көннәрдә туганнарга кунакка китәргә җыенабыз. Чехов урамыннан узучылар кая киткәннәр алар дип аптырап тормасын. Кайту белән яңадан урыннарына чыгарып тезәрбез. Алар белән күңелле бит, - диләр Поносовлар.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев