Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җәйге лагерьда вакытта үлгән 13 баланың мәете Мәскәүгә кайтарылган

18 июнь көнне 47 бала һәм 4 педагог ике көймә белән «Парк-отель Сямозеро» сәламәтләндерү лагереннан су юлы буенча сәяхәткә чыккан җирдә шторм башланып, көймә каплана. Нәтиҗәдә, 14 бала - 12- 13 яшьтәге 11 малай һәм 3 кыз үлә, ә бер баланы эзләү дәвам итә. Бу балаларның барысы да Мәскәүдән. Бүген...

18 июнь көнне 47 бала һәм 4 педагог ике көймә белән «Парк-отель Сямозеро» сәламәтләндерү лагереннан су юлы буенча сәяхәткә чыккан җирдә шторм башланып, көймә каплана. Нәтиҗәдә, 14 бала - 12- 13 яшьтәге 11 малай һәм 3 кыз үлә, ә бер баланы эзләү дәвам итә.

Бу балаларның барысы да Мәскәүдән. Бүген 13 баланың мәете самолет белән кайтарылган, аланың шәхесләрен ачыклау бара дип хәбәр итә lenta.ru.

Бер кызны дулкыннар ярга чыгарып ташлый, ул икенче көнне таңда гына аңына килә һәм коткаручыларга хәбәр итә. Беренчеләрдән булып ярдәмгә Кудама авылындагы этләр питомнигы хезмәткәрләре килә. Алар кешесез бер утрауга йөзеп чыгып төн кунган 11 баланы коткарган. Батучыларның гәүдәләрен дә судан чыгарырга ярдәм иткәннәр.

Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган, 5 гаепле кеше кулга алынган.

 

Чыганак: http://shahrikazan.com/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев