Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җылы көзләр бүләк итик

Иртәгә, 1 октябрьдә, зур хөрмәткә лаек пенсионерларыбыз көтеп ала торган Өлкәннәр декадасына старт бирелә. Бу көннәрдә аларга аеруча игътибарлы булсак иде. Өлкәннәргә ялгызлыкларын, авыруларын вакытлыча гына булса да оныттырып тору, кәефләрен күтәрү өчен бик еш кына бер җылы сүз дә җитә. Кайбер өлкәннәрдән "эшләгән чакта гына кадерең була икән, пенсиягә...

Иртәгә, 1 октябрьдә, зур хөрмәткә лаек пенсионерларыбыз көтеп ала торган Өлкәннәр декадасына старт бирелә. Бу көннәрдә аларга аеруча игътибарлы булсак иде. Өлкәннәргә ялгызлыкларын, авыруларын вакытлыча гына булса да оныттырып тору, кәефләрен күтәрү өчен бик еш кына бер җылы сүз дә җитә.
Кайбер өлкәннәрдән "эшләгән чакта гына кадерең була икән, пенсиягә чыккач оныталар, искә алучы да юк", дигән сүзләрне ишетү бик авыр. Янып-көеп эшләп йөргән чакта бу сүзләргә әллә ни игътибар да итмисең. Картлык та бик еракта кебек... Әмма бердәнбер көнне үзеңә дә гомер көзе җитүен сизгәч, болын хәтле йортта йә фатирда ялгызың гына калгач, еш кына башкалар ярдәменә мохтаҗ була башлагач "картлык - шатлык түгел" дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлыйсың. 1992 елдан бирле билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көне - тормышның ачысын-төчесен күп күргән әби-бабаларыбыз, апа-абыйларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтү өчен менә дигән форсат.
Хөрмәтле җитәкчеләр, бу көннәрдә өлкәннәрегезгә ярдәм оештыру, аларны эшләгән коллективларына чәй табыны артына чакырып, бер чорда хезмәт куйган коллегалары белән очраштыру, күчтәнәчләр алып, сәламәтлекләре булмаганнарның өйләренә бару хәзерге заманда кулдан килмәстәй эш түгел бит. Вакыт юклыкка, эш тыгызлыкка, финанс кризисына сылтап өлкәннәрегезне онытмасагыз иде. Иманым камил, нинди генә яхшы, мул тормышта яшәсәләр дә, пенсионерлар Өлкәннәр декадасында сездән игътибар, җылы сүз, очрашулар өмет итәләр, хәлләрегез ничек дип ишектән килеп керүегезне көтәләр. Әйдәгез, бу көннәрдә өлкәннәрегебезгә җылы көзләр, шатлык-сөенечләр бүләк итик. Алар арасында "Оныттылар, искә дә алучы булмады", дип кимсенеп, моңаеп утыручылар булмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев