Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җырла әле, Раушания

    Яшәү яме, гаме каян килсен Без ул ямьне үзебез тапмасак. Гамьле тормыш үзебезнең кулда, Күңел матурлыгын сакласак. Кичкетаң Мәдәният йортында Раушания НОГМАНОВАның иҗат кичәсеннән илһамланып кайтканда туды әлеге шигъри юллар. Аның 55 яшьлек юбилее уңаеннан гаиләсе, яраткан тамашачылары өчен оештырган бәйрәменнән авылдашлар, читтән кайткан кунаклар: "Иң затлы артистлар концертыннан да...

    Яшәү яме, гаме каян килсен

    Без ул ямьне үзебез тапмасак.

    Гамьле тормыш үзебезнең кулда,

    Күңел матурлыгын сакласак.

    Кичкетаң Мәдәният йортында Раушания НОГМАНОВАның иҗат кичәсеннән илһамланып кайтканда туды әлеге шигъри юллар. Аның 55 яшьлек юбилее уңаеннан гаиләсе, яраткан тамашачылары өчен оештырган бәйрәменнән авылдашлар, читтән кайткан кунаклар: "Иң затлы артистлар концертыннан да бу кадәр канәгатьлек, рухи байлык җыя алмас идек", - дип таралыштылар.

    ...Раушания хезмәт юлын Балтач клубында башлап җибәрде. Гаилә хәле буенча башка эшкә күчсә дә, авылдагы бер генә мәдәни чара да Раушаниянең моңлы җырларыннан башка үтмәде. Кичкетаң Мәдәният йортында эшләгән елларында халык театрында ул уйнаган рольләрне, ул уздырган бай эчтәлекле кичәләрне санап бетерү мөмкин дә түгел. Ижау, Әгерҗе, Чаллы шәһәрләре, Ижевка курорты, күрше район һәм авыл сәхнәләрендәге чыгышлары да тамашачылар күңелендә әле дә саклана.

    Юбилей кичәсен дә һәркем күңеленә хуш килерлек бай эчтәлекле, һәр чыгышка күңел җылысын кушып әзерләгән Раушания. Бәйрәмне Рәмзия Җиһангәрәева һәм Дамир Муллахмәтов иҗат иткән "Балтач җыры" белән башлап җибәрде моңлы "сандугачыбыз". Туган як, балачак, мәхәббәт, мәрхүмә әти-әнисе, абыйсының яраткан җырларын да күңел кылларын тибрәтерлек итеп башкарды авылдашыбыз. Бертуган апасы Зөлфия Нуриева, гомер юлдашы Рашат белән бергә башкарган җырлары да көчле алкышларга күмелде. Уллары гаиләләренең сәхнәдә әниләрен котлап җыр-биюләр бүләк итүләре иң күңелле мизгелләрнең берсе булды.

    Бәйрәм сәхнәсендә Раушаниянең күршеләре, хезмәттәшләре, гаилә дусларына да киң урын бирелде. Баянчылар Тәлгать Муллануров, Рәшит Таҗиев, Рәис Шәймәрданов, Ирек Хәтбуллин уйнаган көйләргә дә сусаган булган икән күңелләребез. Тәлгать белән Рәшит сузган җырлар да халыкны әсир итте. Раушания эшләгәндә сәхнәдә тәүге адымнарын ясаган Адил Сиповның чыгышы, яшь кызлар Эльмира белән Әдиләнең биюләрен дә яратып кабул иттек. Сәхнә түрендә кояш кебек балкыган Раушаниягә дә, хезмәттәше - бәйрәмне искиткеч матур итеп алып барган Әлфия Гыйльфановага да сокланып туялмадык бу кичтә.

    Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев та кичәгә югары бәя биреп:

    - Ничә еллар узса да, Раушания һаман үз "репертуарында": яшь чагындагы кебек таләпчән, төгәл. Бүгенге концерт аның сәхнәгә гашыйк булуын янә бер кат күрсәтеп кенә калмады, бөтен тормышын, уңышларын тагын бер кат күз уңыннан уздырырга мөмкинлек бирде, - диде.

    Чынлап та, авылдашларда матурлык, зәвык тәрбияләрдәй, югары таләпләргә җавап бирердәй кичәләр уздырырга сәләтле әле безнең Раушания. Һәм без аның күп еллар сәхнә түрендә чыгыш ясавын теләп калабыз. Җырла, җырла әле, сандугач!

    Рәмзия ҖИҺАНГӘРӘЕВА.

    Кичкетаң авылы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: