Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ышанасы килми

Нәкъ кырык көн элек балачак, яшьлек дустым Радик НИМАТОВны каты авыру безнең арадан алып китте. 33 яшендә генә иде бит әле ул... Синең арабызда юклыгыңа һаман күңел ышанмый, дустым. Табибларның Радикка яман шеш диагнозы куюлары турындагы коточкыч хәбәрне ишеткәч "телсез" калып, башым әйләнеп китте. Берара ни әйтергә белми аптырап торганнан...

Нәкъ кырык көн элек балачак, яшьлек дустым Радик НИМАТОВны каты авыру безнең арадан алып китте. 33 яшендә генә иде бит әле ул... Синең арабызда юклыгыңа һаман күңел ышанмый, дустым.
 
Табибларның Радикка яман шеш диагнозы куюлары турындагы коточкыч хәбәрне ишеткәч "телсез" калып, башым әйләнеп китте. Берара ни әйтергә белми аптырап торганнан соң Радикны юатырга тотындым.
- Әйдә әле, дустым, яхшыга юрыйк. Син - яшь, көчле егет, бирешергә тиеш түгел. Без авыруны бергәләп җиңәрбез, - дидем.
Юк шул... Бу авыру алдында табиблар да көчсез икән. Ике метрлы баһадирдай гәүдәле Радикны авыру аяктан екты. "Мин яшәргә тиеш, әле балаларымны үстереп бик тә кеше итәсе, үзебез салган йортта хатыным белән рәхәтләнеп яшисем килә" дип авыру белән көрәшкән Радикның юклыгына да кырык көн узды.
... Алма кебек хатыны, кечкенә ике баласы калды аның. Дустым үзе дә бик яшьли әтисез үсте. Әтисез гаиләдә ир бала йорттагы эшләргә бик тиз өйрәнә бит. Ул үзе белмәгәнне кешедән сораштырып өйрәнде. Кулыннан бөтен эш килде аның. Барысын да уйлап, җиренә җиткереп башкара иде. Берәр олы эшкә тотынганчы гел бергә киңәшләшә, уйлаша идек. Без аның белән гел бергә булдык. Бер-беребезгә ярдәмгә ашыктык, ял итсәк тә гаиләләребез белән җыела идек. Хәзер дә син минем янәшәмдәдер кебек, Радик. Нык юксынам, сагынам сине, дустым!
Хыяллар да зурдан иде безнең. Икебез дә тырышып-тырышып өй сала башладык. Өй туйлары уздыру - зур хыялыбыз иде. Без беркайчан бер-беребездән көнләшмәдек, киресенчә, башкалар көнләшерлек итеп тырышып яшәдек. Матур хыяллар белән җир җимертеп эшләдек, гомер буе дуслыкның кадерен белеп яшәү теләге зур иде безнең. Синең белән узган яшьлек елларым иң матур хатирә булып күңелемдә гомер буе сакланыр.
Мәрхүмнең әнисе Рәзилә апага, хатыны Гөлиягә һәм газиз балаларына, апасы Раилә гаиләсенә Ходай сабырлык бирсен, исән-сау яшәсеннәр.
Ә дустымның караңгы гүрләре якты, авыр туфрагы җиңел булсын. Тыныч йокла, Радик дустым.
Марат ГАЛИУЛЛИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев