Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җәйләүләргә чыктым, көтү көттем

"Авыл кешесен җәй көне кунак белән чебен туйдыра" дигән әйтемгә өстәп, чират буенча көтү дә алҗыта дип әйтер идем. Җәйге озын көннәрдә кая инде ул авыл агай-апаена туйганчы йокы эләксен. Каникулга бала-чагасы кайта, каладан кунаклар да бик еш туганнары янына ашыгалар. Кунак күңелен күрсенме, бакчасында эшләсенме, җиләккә барсынмы, печәнен әзерләсенме,...

"Авыл кешесен җәй көне кунак белән чебен туйдыра" дигән әйтемгә өстәп, чират буенча көтү дә алҗыта дип әйтер идем.
Җәйге озын көннәрдә кая инде ул авыл агай-апаена туйганчы йокы эләксен. Каникулга бала-чагасы кайта, каладан кунаклар да бик еш туганнары янына ашыгалар. Кунак күңелен күрсенме, бакчасында эшләсенме, җиләккә барсынмы, печәнен әзерләсенме, тавык-чебешләр белән мәш килсенме хуҗалар? Ни генә булмасын, авыл халкына сокланып та, кызыгып та карарлык. Алар өлгер, җитез һәм бик тә тырыш. Әле бит авыл кешесенең җәен тагын бер олы мәшәкате бар. Ул да булса, көтүгә чыгу. Ә Исәнбайда көтү көне сыер башына карап билгеләнә. Бер сыерга - бер көн. Сарыкка сезонга бер тапкыр чыгасы.
Уң яктагы күршеләребез җиде көн, сул яктагылары өч көн көтүгә чыкканнан соң безгә дә чират җитте. Шимбәгә махсус көйләдек инде көтүне. Шәһәрнең тынчу һавасыннан соң авылга кайтып болында маллар көтү берни түгел, янәсе.
Иртәнге дүрт тулып килгәндә будильник шалтыравына уянып киттек. Безнең белән бергә бала-чагалар да сикереп торды. Кайсын ашатып, кайсын киендереп тиз-тиз көтүгә чыгарга әзерли башладык. Күңелле мәшәкать, билгеле. Кәстрүлдә йомырка пешә, чәйнектә су кайный. Көннәр эссе иде ул чакта, салкын суны да күбрәк әзерләдек. Ул элек көтү көткәндә ничек чыдаганнардыр, белмим. Аркаларына аскан рюкзакка банка белән чәй, бер-ике телем ипи һәм йомырка гына салганнар бит. Ә хәзер атна буе кибеттән тәм-том ташыйлар, мич ашы пешерәләр, хуҗалар әле көтүгә дә кайнар ризык алып баралар.
...Иртәнге тынлыкны бозып көтүче чыбыркысы шартлый. Авыл апайлары иртәнге савымны төгәлләп сөтлебикәләрен куалар. Сыерлар алдыннан сарыклар чаба. "Әйдүк, әйдүк" дигән тавышлар ишетелгәли. Әнә шулай, көтүчене "малларны исән-сау алып кайтырга язсын, көнегез җиңел узсын" дигән теләкләр әйтеп озатып калалар.
Ә болында саф һава, үләнгә чык төшкән, кошлар сайрый. Малкайлар үлән чемченгәндә кулны баш артына куеп ятасың да чалт аяз күкне күзәтәсең. Нинди матурлык!
Иртәнге сәгатьтә малларны көтүе җиңел. Сыерлар әкрен гына күшәп йөриләр. Алар болында шулай үз көйләренә йөргәндә тамак ялгап алырга да, елгада балык каптырырга да, хәтта су коенып чыгарга да була. Кигәвенгә генә чыдап булмый! Эх, шунысы да булмаса, "курорт" булыр иде дә менә...
Бер тапкыр да көтү көтеп карамаган кеше, кара, нинди рәхәтлек дияр. Әмма ашыкмачы... Көтүдә әбизәтелне бер кача торган сыер йә тана була. Әнә, хуҗасының фамилия белән исемен кыскартып СИ дип язылган тананың башы гел авылга таба борылып тора. Си-си дигән кушамат тактык без аңа. "Си-си, кая качарга маташасың", дип аны чыбыркы белән куабыз, сызгырып та җибәрәбез... Болында тавышың беткәнче кычкырсаң да була, беркем ишетми. Шуңа күрә без дә, малайлар да тамаклар беткәнче рәхәтләнеп кычкырдык, ара-тирә җырлап та алдык. Бала-чага мәш килеп сикергәли, уйный, болын буйлап чаба, маллар артыннан да күбрәк аларны йөгертәбез.
Вакыт дигәнең генә бик әкрен үтә көтүдә. Болында 13 сәгатьне уздыру, ай-һай, җиңел түгел. Ашап та карыйсың, ятып та аласың, йөреп тә киләсең, газета да укыйсың, көнбагыш та чиртәсең...
Сәгать өчтән соң малкайларны тотуы авырлаша, билгеле. Тамаклары туйган сыерлар гел башларын авылга таба боралар, качарга җай эзлиләр. Әмма бездән алай гына кача алмассыз. Бик тәртип бозганнарының сыртларына чыбыркы да төшереп алабыз.
Уф, тагын бер, ярты сәгать, унбиш минут... Менә кичке алты тулды. Сыерлар да шуны гына көткәндәй мөгри-мөгри авылга юл тота башладылар. Ә без эчтән генә сыерларны сөтләре генә ким булмасын, һәр мал туры хуҗалыгына кайтсын иде дип телибез. Ә өйдә әнкәй пешергән кайнар аш, тәмле ризыклар, мунча көтә безне. Башны мендәргә терәүгә йоклап та кителгән. Әле төштә дә шул сыерларны куып йөрдем бугай. Иртән торгач көзгедә үз йөземне күргәч кенә куркып киткәндәй булдым. Менә каралганмын ичмасам.
Бик җиңел кебек тоелса да, маллар көтү дә үзен сиздерә. Әле ярый, көтүче ялламадык. Болай да 2-3 мең сумга төшкән бер көнебез тагын бер мең сумга кыйммәтрәк булыр иде. Ул күршеләр җидешәр, өчәр көн ничек чыдадылар икән басу түрендә...
БЕЛЕШМӘ:
Авылларда көтүче яллау күпме тора?
Кичкетаңда - 1000 сум,
Исәнбайда - 700 сум,
Девәтернәдә - 600 сум,
Яңавылда - 500 сум,
Кадыбашта - 250 сум.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев