Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Җылыту системасы салкыннарга әзерме?

Актуаль сорау

Әле күптән түгел генә хакимлек иткән эссе көннәрдә бик тиздән салкыннар да җитәр дип уйлаучылар булмагандыр да. Ә менә “Таткоммунэнерго” җитештерү берләшмәсенең Әгерҗе энергорайоны хезмәткәрләре бу турыда бервакытта да онытмыйлар. Шуңа күрә ягып җылыту сезонына да яздан ук әзерләнә башлыйлар. Шәһәр һәм район салкыннарга ни дәрәҗәдә әзер соң?

– Котельныйларга дүрт һәлакәтдиспетчерлык бригадасы хезмәт күрсәтә. Алар тәүлек әйләнәсе кизү торалар. Шулай ук һәлакәт-ремонт төркеме бригадасы оештырылды. Анысы җитди ватылулар яки көтелмәгән хәлләр килеп чыгу очрагы өчен кирәк, – ди энергорайон начальнигы Алсинә Муллахмәтова.

Алсинә Фаатовна энергорайон белән август аеннан гына җитәкчелек итә.  Ә менә бу өлкәдә эшләвенә егерме елдан артык инде. Шуңа күрә әлеге эшнең бөтен нечкәлекләре аңа яхшы таныш.

– Тулаем алганда, ягып җылыту сезонына әзерлек планлы режимда алып барыла. Республика программалары кысаларында күп кенә эшләр дә башкарылды, – дип дәвам итә ул. – Мисалга, Әгерҗедә Чайковский урамындагы тузган җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү трассалары алыштырылды. Кадрәк башлангыч мәктәбе-балалар бакчасын җылылык белән тәэмин итүче котельныйда ике казан яңартылды. Гагарин урамы, 3а адресы буенча урнашкан үзәк котельныйга яңа казан куелды. К.Маркс урамы, 3а адресы буенча блоклы-модульле котельный төзелешенә әзерлек эшләре алып барыла.

БЕРКЕМ ДӘ ҖЫЛЫСЫЗ КАЛМАС

Хәзерге вакытта эшч еләр мәгариф учреж дениеләре җылылык системаларына су тутыру белән мәшгуль. Димәк, бик тиздән балалар учреждениеләренә җылылык киләчәк. Аннан башка оешмаларга һәм торак йортларга да чират җитәр.

Җылылыкны җибә рүнең билгеләнгән вакыты юк. Гомуми нормалар нигезендә, биш тәүлек дәвамында уртача һава температурасы 8 градус тирәсе торганда ул бирелергә тиеш.  Әйтик, узган ел җылы һава торышы озак саклану сәбәпле соң җибәрелгән.

– Йортларыгызга җылылык кайчан килүенә бәйле булмаган рәвештә, халыкка зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәсебез килә. Ягып җылыту сезоны башланырга санаулы гына көннәр калуына карамастан, коммуналь түләүләр өчен җыю проценты бик тә түбән булып кала. Без үз ягыбыздан бурычларыбызны үтәрбез, әлбәттә. Беркем дә җылысыз калмас. Аннан файдаланучылар да, үз бурычларын үтәп, күрсәтелгән хезмәт өчен вакытында түләсеннәр иде, – дип мөрәҗәгать итә Алсинә Муллахмәтова.

Белешмә:
Әгәр ягып җылыту буенча нинди дә булса проблема килеп чыга икән, 24141 телефоны буенча Бердәм диспетчерлык хезмәтенә шалтыратыгыз. 

Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев