Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җәйнең яме – кош-корт белән

    "Аягың лепелдәмәсә, авызың чәпелдәми", дип юкка гына әйтмиләр. Авыл тормышы мәшәкатьле булса да, тырыш, уңган кеше үзе җитештергән экологик чиста ризык ашый, каладагы баласы, туган-тумачасына да төяп җибәрә. Менә хәзер авыл халкы ябырылып, тавык чебиләре, каз, үрдәк, индоутка бәбкәләре сатып ала башлады. Әлфия ФӘТТАХОВА - Тирсә авылы: - И-й, кетәклегеңдә...

    "Аягың лепелдәмәсә, авызың чәпелдәми", дип юкка гына әйтмиләр. Авыл тормышы мәшәкатьле булса да, тырыш, уңган кеше үзе җитештергән экологик чиста ризык ашый, каладагы баласы, туган-тумачасына да төяп җибәрә. Менә хәзер авыл халкы ябырылып, тавык чебиләре, каз, үрдәк, индоутка бәбкәләре сатып ала башлады.

    Әлфия ФӘТТАХОВА - Тирсә авылы:
    - И-й, кетәклегеңдә таңнан ук әтәчең кычкырмаса, ишегалдыңда тавыкларың җырламаса, капка төбендәге яшел үләндә сап-сары йомшак каз бәбкәләрең чемченеп йөрмәсә, авыл тормышы буламыни инде ул?! Мин балачактан ук шундый тормышта яшәгәч, үзем дә гомер буе кош-корт белән мәш килергә яратам. Ялгызы гына яшәгән сигезенче дистәсен ваклаган әнием Дамира да гомеренең соңгы көннәренә кадәр кош-корттан аерылмады, кинәт кенә вафат булганда да абзары тулы мал-туары, тавыклары, каз-үрдәкләре бар иде.
    Миңа язын базарда сатыла торган каз бәбкәләре түгел, нәкъ менә үз ана казыбыз утырып чыгарган йорт бәбкәләре ошый. Аның ите дә инкубаторныкына караганда күпкә тәмлерәк. Гадәттә, көзен каз суйгач, аның күбесе калага күчтәнәчкә "очып" китә. Менә шул үзем үстергән казлар белән якыннарымны сыйлау да миңа рәхәтлек бирә. Узган ел 17 бәбкә чыгарган иде казларым. Әмма бырысы да үзебезгә язмады. Этләр дә тотты. Элек ташып торган Чаж елгасының җәен сусыз калуы да казлар өчен бик уңайсыз. Эссе җәйләрдә Чажда су каз тәпиен дә күмәрлек калмый хәзер. Буа бусалар, казларыбыз суда рәхәтләнерләр иде дә бит...
    Быел ике ана казыбыз бар дип йөргән идем, көзен базардан удмурт хатыныннан алган казым ата булып чыкты бит әле. Рәхмәт яусын, май бәйрәмнәрендә кызыбыз Гүзәлнең туеннан Казаннан кайтуыбызга ана казыбыз ун бәбкә чыгарган. Хәзер ике ата каз бәбкәләрне күз карасыдай карап кына йөртәләр. Ә сезнең ата казның бәбкәләре чыккач биегәнен күргәнегез бармы? Менә шуларның тыпыр-тыпыр биегәнен дөньяларымны онытып карарга яратам. Җәйнең яме авылда менә шул мәшәкатьләр белән инде. Тавыклар һәм бройлер чебиләр дә алырга җыенам. Ходай шул күңелле мәшәкатьләрдән аермасын!

    Фәридә ГАРИФУЛЛИНА - Кодаш авылы:
    - 1974 елда килен булып төшкәндә әнием биргән бирнәдә бер оя каз да бар иде. Менә шуннан бирле каз асрамый калганыбыз юк. Кияүгә чыкканчы да мин белә-белгәннән бирле каз асрадык без. Ул чакларда каз бәбкәләрен өйдә чыгарталар иде бит. Ә каз кәрҗине, гадәттә, сәке астына куела иде. Кайчак онытылып китеп менә шул сәкегә килеп утырганда, ана казның астан тын гына муенын сузып аякны тешләп алуы - әле дә күз алдымда.
    Килен булып төшкәч тә баштагы елларны каз бәбкәләрен өйдә чыгарта идек, аннан абзарга күчердек. Менә шул әни биргән каз елның-елында ун бәбкәдән дә ким чыгармады. Аннан шул бәбкәләр арасыннан тагын икесен ана каз итеп, өч оя асрадык. Алар кайчак өчесенә кырыклап бәбкә чыгаралар иде. Тик безнең бервакытта да бәбкәләрне саклаганыбыз булмады. Бераз ишәйгәнче ишегалдында тотабыз да, аннан - болынлыкта.
    "Бирнә" казы безнең белән бергә картайды. Аның үлгәненә дә байтак инде. Ул чыгарган бәбкәдән үстергән ике ана казыбызның да берсен суйдык. Ә менә тагын берсе узган ел дүрт бәбкә чыгарган иде, тик алар бик кечкенә, зәгыйфь булдылар, барысы да үлделәр. Базардан унбер бәбкә (бәбкәләрне так санда алу йоласы бар - авт.) алып кайтып кушкач, әби-казның ничек сөенгәнен күрсәгез! Ата каз да кирәк түгел, бәбкәләре янына беркемне дә җибәрми, нәкъ "әби-патша" инде. Чит әниләре канаты астында бәбкәләребез исән-сау үстеләр.
    Менә быел да базардан каз бәбкәләре алып кайтырга ниятләп торабыз. Бәяләрен дә белештек: яңа чыкканнары - 160, бер атналыклары 180 сум, диделәр. Бәбкәләргә, гадәттә, башта берәр ай махсус комбиазык ашатабыз да, аннан бодай, арпа бирә башлыйбыз. Шулай да казның төп азыгы үлән инде.
    Ә "әби-казыбыз" быел бәбкә чыгарып мәшәкатьләнмәде дә. Әзерләрен үстерү җайлырак бит. Шуңа тизрәк аңа "бәбиләр" алып кайтырга кирәк. Ишегалдына сары йомшак йомгаклар кайткач, безгә дә күңеллерәк булыр, казыбызга да....

    Әюп ХӘКИМОВ - Исәнбай авылы:
    - Яшьлек елларым шәһәрдә узгач, кош-кортка әллә ни исем китми иде. Ә менә 1998 елда авылга күчеп кайтканнан бирле җәй көне аяк астында тавык-чебеш, каз-үрдәк уралмаса, үземә ямь табалмыйм.
    Соңгы ике елда күпләп каз асрауга күчтек. Иртә язда сатып алабыз да, көз җиткәч суя башлыйбыз. Свежий, каклаган каз сатып, өстәмә керем дә була гаилә казнасына. Хатыным Альбина, кызларыбыз Элина, Эльзага бөтен авырлык төшә инде. Капчыклап кычыткан җыеп, аны чабу дисеңме... Бәрәңге, арпа, азык чөгендере пешерүләр... Әйтүе генә ансат, кош-корт асрау да - бик мәшәкатьле эш. Кычыткан чагып күпергән кулларын күргәч, үзем дә кызганып куям кызларымны. Эссе кояш астында бәбкә саклауның рәхәт тә, кыен да чаклары була. Шулай да безгә ул яктан рәхәт әле. Йортыбыз елга янәшәсендә генә урнашкач, казларны иртүк куабыз, кич белән генә алып кайтабыз. Әмма барыбер берничә тапкыр елга буена төшмичә түзалмыйбыз.
    Быел бәбкәләрне соңрак, бераз үскәннәрен алырга уйлыйбыз. Шулай итеп, үзебезгә эшне җиңеләйтергә исәбебез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: