Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле

Бу көннәрдә авыл кешесенең тын алырга да вакыты юк. Каладан кайткан балалары, туганнары белән бергә бәрәңге уңышын ала халык. Ә уңыш быел сөенерлек. Җәй башында яңгырлар булмау, аннан көннең кинәт суытып җибәрүе бераз пошаманга салган иде салуын. Әмма зарланырлык урын юк. "Үзебезгә дә, балаларга да җитә, хәтта сатарга да кала...

Бу көннәрдә авыл кешесенең тын алырга да вакыты юк. Каладан кайткан балалары, туганнары белән бергә бәрәңге уңышын ала халык. Ә уңыш быел сөенерлек. Җәй башында яңгырлар булмау, аннан көннең кинәт суытып җибәрүе бераз пошаманга салган иде салуын. Әмма зарланырлык урын юк. "Үзебезгә дә, балаларга да җитә, хәтта сатарга да кала әле", диләр. Әйдәгез, бу турыда үзләреннән сорашыйк.

Салисә ШӘНГӘРӘЕВА - Тукай авылы:
- Ирем дә, үзем дә 70нең теге ягына чыксак та, бәрәңге бакчасының мәйданын киметү турында уйлаганыбыз юк. Бәрәңге - безнең өчен икенче икмәк кенә түгел, ә табыш чыганагы да әле ул. 20 сутыйлы бакчабызга гел иртә өлгерә торган бәрәңге генә утыртабыз. Быел да 3 майда ук утырткан идек инде. "Невский", "Красные глазки", "Латана", "Брянский", "Розара" сортлы бәрәңгеләр утырттык. Сортны өч ел саен алыштырып торабыз. Әле Чаллыдан, әле Ижау базарыннан аз-азлап алып кайтабыз да, үрчетәбез. Бәрәңгене агулап утыртканыбыз юк. Колорадо коңгызы күренә башлагач, бер тапкыр гына агу сибәбез.
Быел да 9 июльдә үк килосы 50 сумнан бәрәңге сата башладык. Ә 1 августта бәрәңгене тулысы белән казып, базга салып куйдык. Орлык бәрәңгеләрне тартмаларга аерым тутырабыз. Иртә җитешә торган сортлар булса да, бәрәңге бик яхшы саклана.
Гомер буе бәрәңге сату белән шөгыльләндек, әле көч барында бу бизнесны туктатмабыз дип ышанам. Кереме балаларга да җитә, үзебезгә дә...

Индира ГАЛЛӘМОВА - Иске Эсләк авылы:
- Элек бәрәңгене 30 сутыйлы бакчага утыртып, бик күп табыш ала идек. Ижауга, Сарапулга алып барып 80шәр капчык бәрәңге саткан еллар да булды. Хәзер инде пенсиягә чыккач бәрәңге мәйданын биш сутыйга гына калдырдык. Бу бәрәңгенең файдасы юк дигән сүз түгел. Кызыбыз Гөлчәчәк авылда үз гаиләсе белән яши. Аларның үз хуҗалыгы, бик күп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Читтә балалар булмагач, җибәрер кешебез юк. Шул биш сутыйдан алган бәрәңге үзебезгә дә җитә, азрагын сатабыз да.
Быел бәрәңгенең уңышы шәп булды. Инде бакчабыз бушап калды. Ирем Билал белән акрын гына үз җаебызга казыдык. Җир йомшак, уңдырышлы булгач, бер авырлыгы да юк. Элек кызыл күзле сары бәрәңгегә, ягъни "Невский" сортына өстенлек бирә идек. Коры елны да сынатмый иде ул. Аннан аны аз гына калдырып, калганына кызыл, алсу бәрәңгеләр утырта башладык. Дөрес, аларның да уңышы яхшы булды. Әмма безгә барыбер "Невский" сорты ныграк ошый. Киләсе елга аны күп итеп утыртырбыз дип торам.
Соңгы ике елда бәрәңгенең төбен ике тапкыр өябез. Бәрәңге сабагы кыскарак вакытта кул белән тартып, аннан ат белән өю файдага гына дип уйлыйм. Чүп тә чыкмый, дым да саклана, төбе дә йомшара.

Мөнирә ЗАКИРОВА - Әгерҗе шәһәре:
- Шәһәрдә яшәсәк тә, сигез сутыйлы бакчабызда ниләр генә үстермибез. 4-5 сутый мәйданга ел саен бәрәңге утыртабыз. Ул да, башка яшелчәләр кебек, тәрбия сорый. Вакытында чүбен утамасаң, агу сипмәсәң, өймәсәң югары уңышка өмет итеп буламы соң инде?! Менә шулай тәрбияләгәнгәдер инде, уңышы да сөенерлек була, ел саен якынча йөз чиләк бәрәңге алабыз. Әле быел бәрәңге казымадык. Әмма мул уңышка өметләнәбез. Көнлек казып алганда да бер төптән 6-7 эре бәрәңге чыга. Ел саен шул участоктан йөз чиләккә якын бәрәңге алабыз, быел да шулкадәр булыр дип уйлыйбыз.
Үз йорты белән яшәгән шәһәр кешесе бәрәңге утыртмый калмыйдыр ул. Үзеңнеке булгач бик рәхәт бит. Сатып ала башласаң, күпме акча кирәк булыр иде әле. Ә болай үзебез дә, балалар да ел әйләнәсе икенче икмәктән өзелмибез.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев