Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Йолдызлы ветеран йорты

Әгерҗе районында сугышта катнашкан 36 ветеран һәм 957 тыл ветераны яши. Бу дәһшәтле елларның бөтен михнәтен үз җилкәләрендә күтәргән хөрмәтле ветераннарыбызның барысына да Бөек Җиңүнең 70 еллык олы юбилеен һәм шул уңайдан Хөкүмәтебез, җитәкчеләребез, якыннарыгыз тарафыннан хөрмәтләүләрне күрергә насыйп булсын. Сез мондый олы ихтирамга бик тә лаек буын. Җиңүнең 70...

Әгерҗе районында сугышта катнашкан 36 ветеран һәм 957 тыл ветераны яши. Бу дәһшәтле елларның бөтен михнәтен үз җилкәләрендә күтәргән хөрмәтле ветераннарыбызның барысына да Бөек Җиңүнең 70 еллык олы юбилеен һәм шул уңайдан Хөкүмәтебез, җитәкчеләребез, якыннарыгыз тарафыннан хөрмәтләүләрне күрергә насыйп булсын. Сез мондый олы ихтирамга бик тә лаек буын.
Җиңүнең 70 еллыгына 110 көн калды. Ил күләмендә әлеге тарихи датага әзерлек 2013 елда ук башланса да, хәзер әлеге юбилейга әзерлекнең иң кызган чагы. Шатлыклы да, күз яшьле дә һәркем өчен кадерле бу олы бәйрәмгә Әгерҗе районында ничек әзерләнәләр? Бу турыда сөйләвен үтенеп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВАга мөрәҗәгать иттек.
- Иң әүвәл, ил азатлыгы өчен утка кергән, тылда алны-ялны белми эшләгән ветераннарыбызга хөрмәт, ярдәм күрсәтү юбилей алдыннан вакытлы кампания генә булмаска тиеш. Яшьлекләрендә бернинди рәхәт күрми гомер көзләренә килеп җиткән ветераннарыбызга кайгыртучанлык күрсәтү, киләчәк буыннарга аларның истәлекләрен язып калдыру - төп бурычларыбызның берсе. Ә 70 еллык юбилей уңаеннан ветераннарыбызны төрле чаралар көтә.
ЮБИЛЕЙГА - ОЛЫ БҮЛӘКЛӘР
Россия Президенты Владимир Путин Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарын юбилей медальләре белән бүләкләү турында Указга кул куйды. Илбашы бу олы бүләкне 15 февральдә тапшырачак. Ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада бу медальләрне тапшыруга 21 февральдә старт бирәчәк. Февраль-март айларында районда 993 ветеранга әлеге бүләкләрне тапшыру тантаналары узачак. Моннан тыш, Татарстан Хөкүмәте сугыш һәм тыл ветераннарына азык-төлек җыелмасы әзерли. Аларны апрель аенда тапшырачаклар. Район җитәкчеләре сәламәтлеге какшаган ветераннарга медальләрне һәм күчтәнәчләрне өйләренә китерәчәкләр.
СӘЛАМӘТЛЕГЕҢ НИЧЕК, ВЕТЕРАН?
Яшь барган саен еллар үзенекен итә. Табиблар ярдәменә мохтаҗлык та арта. Бигрәк тә тормышта бик күп михнәт күргән өлкәннәребезгә доктор ярдәме аеруча кирәк. Шуңа күрә сугыш һәм тыл ветераннарының барысы да ел дәвамында табиб тикшерүе узачак. Авылларда бу эшне фельдшерлар оештырса, Әгерҗедә үз аягында йөргәннәргә поликлиникага килергә кирәк. Ә сугыш ветераннарының һәм сәламәтлеге булмаган тыл ветераннарының өйләренә табиблардан торган мобиль бригада киләчәк. "Бер генә ветеран да сәламәтлеген тикшертүдән читтә калмаячак", дип ышандыра үзәк хастаханә җитәкчелеге. Сугыш ветераннарына кирәкле даруларны өйләренә китереп үк бирәчәкләр.
ВЕТЕРАННАРГА - СОЦИАЛЬ ПАСПОРТ
Россия паспортыннан тыш, сугыш һәм тыл ветераннарының социаль паспорты да бар хәзер. Әлеге паспортта ветеран һәм аның нинди ярдәмгә мохтаҗлыгы, аңа күрсәтелгән бөтен төр ярдәм турында тулы мәгълүмат, аны борчыган сораулар көн саен теркәлеп барылырга тиеш. Социаль паспорт ветеранның ничек көн күрүе турында чынбарлыкны яктыртучы документ булачак.
ӘЛЛӘ КАЙДАН КҮРЕНЕП ТОРСЫН
Хәтерләсәгез, элегрәк сугыш ветераны яшәгән йорт капкасына йолдыз рәсеме ясалган тактага "Биредә сугыш ветераны фәлән-фәләнов яши" дигән такта куела иде. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бу матур традицияне яңартырга булдылар. Ветераннарыбыз көннән-көн кими барган чорда мондый истәлек тактасы бик тә кирәк, әлбәттә.
ххх
70 еллык юбилей уңаеннан авылларда һәм шәһәребездә май аенда узачак бәйрәм чаралары турында бераз соңрак язарбыз. Әлеге тарихи бәйрәм чаралары чын күңелдән, ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт белән үткәрелгәндә генә өлкәннәребез күңеленә барып җитәчәк һәм аларга яхшы кәеф бүләк итәчәк.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев