Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Йолдызнамә: 20-26 январь

Кучкар (21.03 – 20.04) Тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләр катлаулана. Кызганычка каршы, иң якын кешеләрегез дә сезнең белән уртак тел таба алмаячаклар. Бу хәлдә карар кабул итү файдага түгел. Ә активлыгыгыз, киресенчә, сезгә һөнәри өлкәдә уңыш китерер. Ялларда күңелегезгә хуш киләчәк урында булырсыз.

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Хыялыгыздагы уйларны тормышка ашырыр вакыт. Атна иҗат кешеләре өчен дә, эшмәкәрләргә дә нәтиҗәле булыр. Фитнес белән шөгыльләнү сәламәтлеккә файда китерер. Атна уртасында ерак юлга чыкмагыз. Кыскасы, бу көннәрдә теләсә нинди техникадан ераграк торыгыз.

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Хисләрегезне йөгәнләп тормасагыз, бәхәскә керәчәксез. Дөрес, сезнең уңышларыгыз турында матур итеп бәян итәсегез килер. Әмма телегезне тешләгез, мактанмагыз. Мондый әңгәмәләрне читкә куеп, күңелегезгә тынычлык табарга тырышыгыз.

 

Кысла (22.06 – 22.07)

Атна буе хыял диңгезендә йөзү күңелсезлекләргә киртә булыр. Яңа танышыгыз финанс мәсьәләсен яхшы якка үзгәртергә ярдәм итәр. Медицина тикшеренүе узарга теләүчеләр өчен уңышлы атна. Ә менә шәхси тормышта бәхәсле мизгелләр күп булыр.

 

Арыслан (23.07 – 23.08) 

Юлга чыгу, килешүләр төзү, яңа кешеләр белән очрашу – барысы да файдага гына булачак. Акча мәсьәләсендә кесә саегырга мөмкин. Шулай да сатып алган әйберегез сезне сөендерер.

 

Кыз (24.08 – 22.09) 

Әгәр мин-минлегегезне җиңсәгез, атна сезгә уңыш китерер. Эштә һәм финанс өлкәсендә уңышка ирешү өчен бернинди каршылыклар да юк. Дәрәҗәсе буенча үзегездән югарырак булганнар белән бәхәскә кермәгез. Юк-барга кәефегезне төшермәгез. Көтелмәгән карарлар сезгә файда китерер. 

 

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Дүшәмбе финанс ягын ныгытып куйсагыз, атна чагыштырмача яхшы узар. Әмма хисләрегезне йөгәнли белегез. Үзегезне яратмаган кешегә мәхәббәтегезне аңлатудан туктагыз. Көнкүрештәге проблемалар көчегезне дә алыр, акча запасын да киметер.

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Атнаны тискәре хисләрдән котылып, алда торачак катлаулы эшләрне планлаштырудан башлагыз. Барысын да бизмәнгә салып үлчәсәгез, проблемалар күпкә азрак булачак. Спорт белән шөгыльләнү кәефегезне күтәрер. Гаиләле чаяннарны документлар рәсмиләштерү, олы әйбер сатып алу кебек эшләр көтә.   

 

Укчы (23.11 – 21.12) 

Атна авыр һәм катлаулы узар кебек тоелыр. Шуңа күрә нинди генә хәлдә дә тынычлыкны саклап калыгыз. Акчагыз юклыгын чит-ятларга әйтмәгез. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләр яхшы. Әмма шулай да бергәләп юлга чыгудан тыелып торыгыз.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) 

Бар нәрсәгә шаккаттасыз, сөенәсез, хәтта күңелле яңалыклардан күкнең җиденче катына менәргә әзер сез. Ялгыз кәҗәмөгезләр хезмәттәшенә мәхәббәт аңлатыр. Рухи якынлык – менә нәрсә матур мөнәсәбәтләрне саклап калырга ярдәм итәчәк. Гаиләдәге хәлләр аркасында эш графигын үзгәртергә туры килер. 

 

Сукояр (21.01 – 19.02) 

Атна уку, семинарларда катнашу, төрле очрашуларга бару өчен менә дигән. Ял өчен вакытыгызны кызганмагыз. Табигатькә чыгып, чаңгыда йөрегез. Актив тормыш һәм спорт белән шөгыльләнү организмга файдага гына булачак.

 

Балык (20.02 – 20.03) 

Тормышка ашмас кебек тоелган хыяллар чынга ашар вакыт. Үзегезгә ошаган кеше белән мөнәсәбәтләрне дә җайга салу өчен уңышлы атна. Ялларны өйдә якыннарыгыз белән уздырырга тырышыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев