Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Йорт салуны нидән башларга

Бу арада милекне кабул итү һәм теркәү мәсьәләләре белән актив шөгыльләнергә туры килде. Нотариуста, теркәү хезмәтендә, күчемсез милек агентлыкларында чират торганда әлеге мәсьәләләр буенча халыкның бик күп сораулары булуы ачык чагылды. Сорауларны һәм аларга бирелгән җавапларны язып бардым. Газета укучыларыбызга да файдалы булыр дигән ният белән сезгә дә бәян итәм.

ЙОРТ САЛУНЫ НИДӘН БАШЛАРГА

  • Беренчедән, йорт салу өчен җир кишәрлеге булырга тиеш. Шунысы бик мөһим, документларда (сатып-алу турында язма килешү, бүләк ителгәнлек яки мирас ителгәнлеккә документ һәм башкалар) һәм чынлыкта җир кишәрлегенең мәйданы бер үк булырга тиеш.

Икенчедән, йорт төзү өчен белдерү кәгазе (уведомление) кирәк.

  • Ул кайда бирелә?
  • район хакимияте һәм башкарма комитет бинасында (Гагарин урамы, 13, 16нчы кабинет).
  • Авыл халкы кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?

–  Авылларда яшәүчеләр Әгерҗегә килеп район башкарма комитетында яки Красный бор, Салагыш, Бима, Көчек, Тирсә авыл җирлекләрендә күпфункцияле үзәк (МФЦ) белгечләре килгән көнне белдерү кәгазе язалар. Шул вакытта йорт салуга кагылышлы гомуми таләпләр һәм нормативлар аңлатыла. Йорт төзү өчен ун ел вакыт бирелә.

Йорт төзү эшләре тәмамлангач Әгерҗегә килеп, техник инвентаризация бюросында кадастр инженерларыннан техник план эшләтәсең. Ул  дискка да языла. Аның кәгазьдәге вариантының күчермәсен алып район башкарма комитетына яки алда саналып кителгән авыл җирлекләренә МФЦ белгечләре килгән көнне килеп, төзелеш эшләре тәмамлану турында белдерәсең, ягъни белдерү кәгазе тутырасың. Төзелешнең тиешле таләпләргә җавап бирелүен җентекләп тикшергәч, башкарма комитеттагы хезмәткәрләр теркәлү палатасында теркәү эшләрен үзләре башкаралар (йорт хуҗасы, бик теләсә, теркәүне үзе йөреп башкарырга мөмкин). Һәм иң соңгы адым: район башкарма комитетына килеп, бу йортның синеке икәнлегенә ЕГРН өземтәсе аласың.

– Белдерү кәгазеннән башка гына төзелеш эшләре башлаган һәм башкарып чыккан гражданнарны ни көтә?

  • Беренчедән, йорт төзүченең төзелеш эшләре тәмамлануы турында белдерү кәгазе булмавы дәүләт теркәве эшләрен туктатып торырга, ә аннан соң  кире кагарга җирлек була ала. Икенчедән, белдерү кәгазе булмау күчемсез милек объектының үзбелдеклелек төзелеше дип исәпләргә җирлек булып тора. Аны тиешле таләпләргә китереп үзгәртүне таләп итәчәкләр, хәтта җимерергә мөмкиннәр. Шунысын да искәртергә кирәк, җимерүне төзегән кеше үз хисабына башкарырга тиеш була.
  • Йортка янкорма төзергә теләсәң, кая барырга?
  • Төзи башлаганчы һәм төзелеш эшләре тәмамлангач район башкарма комитетына, шул ук 16 кабинетка килергә кирәк.

КУЛЫҢДА ВАСЫЯТЬНАМӘ

  • Кулда миңа атап язылган васыятьнамә булса, йорт минеке булып исәпләнәме?
  • Васыятьнамә ул милекне синеке итеп алырга хокук бирүче документ кына. Милек хуҗасы вафат булгач, васыятьнамәне кулыңа тотып нотариуска килергә кирәк. Андагы хезмәткәрләр бөтенесен дә бик тәфсилләп аңлаталар. Иң мөһиме: милеген сиңа васыять иткән хуҗа вафат булганнан соң, рәсмиләштерү эшләрен алты ай эчендә башкарып өлгерергә кирәк. Тиешле документлар тапшырылып, алты айдан соң шул милекккә ия булырга хокукка таныклык алгач, теркәү палатасына барып теркәлү уздырасың. Аннары сатсаң, бүләк итсәң, васыять итсәң була – ул милеккә син хуҗа.
  • Алты ай эчендә рәсмиләштермәсәң...
  • Алты ай эчендә рәсмиләштермәгән очракта суд сукмакларын да таптыйсы була. Судка гариза язасың, суд көне билгеләнгәч кимендә ике шаһит катнашында суд уза. Аның карарын алырга кабат килергә кирәк.
  • Нинди очракларда суд төрле җирләрдә була?

– Милек бер урында урнашып, кеше башка районда йә шәһәрдә яшәсә. Беренче суд милек булган муниципаль районда уза, ягъни бу очракта Әгерҗедә. Суд милекнең варисы булуыңны раслый. Икенче суд кешенең теркәлү урыны буенча уза. Бу очракта кеше милекне кабул иткәнлеген фактларга нигезләнеп расларга тиеш (бакча утырта, йортны ремонтлый, ут һәм газ өчен түли һәм башкалар)

  • Васыятьнамә белән бергә ни өчен архив белешмәсе дә сорала?
  • Архив белешмәсе башка нотариуска мөрәҗәгать иткән очракта кирәк. Архив белешмәсе ярдәмендә васыятьнамәнең гамәлдән чыгарылмаганлыгын расларга мөмкин.

Шунысын да әйтергә кирәк, 2015 елга кадәр шәһәрдәге ике нотариус халыкны алфавит нигезендә кабул иттеләр. Фамилияләре Адан П хәрефенә кадәр булса, Людмила Кузиковага, Пдан башлап Я хәрефен дә кертеп Кристина Берестовага мөрәҗәгать итәргә кирәк иде. Ә 2015 елның 1 январеннан милек мәсьәләләре буенча ике нотариусның кайсына мөрәҗәгать итсәң дә ярый.

 

ИСӘН ЧАКТА ҖАЙЛЫРАК

– Ярты гасыр элек йорт төзегән идек. Авыл җирлеге Советында хуҗалык кенәгәсенә яздылар да гомер буе тынычлап, бер мәшәкатьсез яшәдек. Хәзер кулда бер документ та юк... Моның өчен беренче чиратта кая барырга кирәк?

– Элек бөтен язулар авыл Советы аша башкарылганлыктан, җир турында мәгълүмат хуҗалык кенәгәсендә язылган. Мондый очракта эшне авыл җирлегеннән җир турында белешмә алып МФЦга (теркәү палатасына) килергә килергә кирәк.

– Йорт хуҗасы вафат була. Җәмәгате торып кала. Ул нишләргә тиеш?

– Ул үзенә милекне кабул итү турында документ артыннан йөрергә тиеш.

– Ә йөрмәсә?

– Ул йөрмәсә, аның вафатыннан соң варисларына икеләтә күбрәк йөрергә туры киләчәк.

Алда санап кителгән биш авыл җирлегенә МФЦ (теркәү палатасы) хезмәткәрләре килеп анда яшәүчеләрнең йортларын закон таләп иткәнчә теркәү эшләрен оештыралар. Мондый форсатны кулдан ычкындырмаска кирәк. Шунысын искәртү урынлы булыр: МФЦ белгечен алып кайту авыл җирлеге транспортында башкарыла.

 

КАТ-КАТ УКЫГЫЗ

Бу эшләр артыннан йөргәндә, документлардагы исем, фамилия, атасының исемнәренә бик нык игътибар итәргә кирәк. Бер документта Мөхәммәт, икенчесендә Мөхәмәт, Галеев яки Галиев, Тахир яки Таһир, Семен яки Семён, бер документта исемең ь (нечкәлек билгесе) белән язылган, икенчесендә ул юк икән, аның бер үк кеше икәнен раслау, исбатлау өчен ЗАГСка, ә күп очракта судка мөрәҗәгать итәсе була. Шуңа күрә төрле оешмалардан документ алганда игътибарлы булу өстәмә проблемалар китереп чыгармый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев