Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Йөрелгән машиналарны сатуны тыймакчылар

"Россия автомобиль дилерлары" ассоциациясе автомобильләрне кулдан кулга сатуны тыюны һәм сатар алдыннан мәҗбүри әзерлек булдыруны тәкъдим итә. Гади тел белән әйткәндә, йөрелгән машиналар сатар алдыннан махсуслашкан дилер үзәкләрендә сату алды әзерлеге үтәргә тиеш була. Имеш, бу машиналарның төзеклеген контрольгә алачак һәм куркынычны киметәчәк. Шулай ук дәүләт казнасын 3 трлн. сумга...

"Россия автомобиль дилерлары" ассоциациясе автомобильләрне кулдан кулга сатуны тыюны һәм сатар алдыннан мәҗбүри әзерлек булдыруны тәкъдим итә.

Гади тел белән әйткәндә, йөрелгән машиналар сатар алдыннан махсуслашкан дилер үзәкләрендә сату алды әзерлеге үтәргә тиеш була. Имеш, бу машиналарның төзеклеген контрольгә алачак һәм куркынычны киметәчәк. Шулай ук дәүләт казнасын 3 трлн. сумга баетачак икән.

Мондый таләп кертү шул ук дилерларны баету өчен эшләнгәне күңелне борчый. «Машинаны сатарга әзерләү» - абсурд кебек. Берәү дә урыныннан кузгалмый торган, төзексезлеге булган машинаны күрәләтә алмый бит…

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев