Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ә йөрәк һаман яшь

Ул шигырь-хикәяләр иҗат итә, өздереп баянда уйный, оештыру остасы да, күп еллар мәдәният бүлегендә инспектор булып эшләгәндә хезмәттәшләренең олы хөрмәтен яулаган, бик күпләрнең остазы булган ветеран да. Наил ага НӘБИУЛЛИН турында сүз чыкса, аны, әнә шулай, берәүләр шагыйрь, икенчеләр җырчы, өченчеләр режиссер, хәтта биюче, баянчы дип тә атыйлар. Дөрестән дә,...

Ул шигырь-хикәяләр иҗат итә, өздереп баянда уйный, оештыру остасы да, күп еллар мәдәният бүлегендә инспектор булып эшләгәндә хезмәттәшләренең олы хөрмәтен яулаган, бик күпләрнең остазы булган ветеран да.
Наил ага НӘБИУЛЛИН турында сүз чыкса, аны, әнә шулай, берәүләр шагыйрь, икенчеләр җырчы, өченчеләр режиссер, хәтта биюче, баянчы дип тә атыйлар. Дөрестән дә, киңкырлы шәхес ул. Нәкъ менә мәдәнияттә эшләгән елларында иҗат дөньясына чумып, бик күп шигырьләр яза. Бер-бер артлы чыккан "Ядкарь", "Тормыш дәрьясы", "Китмә, яшьлек" исемле китаплары тиз арада үз укучысын таба. Аның шигырьләренә танылган композиторлар Илгиз Закиров, Альберт Субаев, райондашлар Фәнис Арсланов, Мәсгуть Исхаков, Равил Бадахшин көй иҗат итте. Ул җырлар бик еш районда уздырылучы концерт-кичәләрдә яңгырый.
Наил ага үзе дә:
- Райондашларым Габдулла ага Галиев, Рушания Байтимерова, Наилә Харисова, Ринат Батталов шигырьләре җырлап тора, ничек аларга көй чыгармыйсың, - ди.
Моннан берничә ел элек шәһәрдә лаеклы ялдагы актив хатын-кызларны туплап "Мәрҗән" ветераннар ансамблен оештыручы да ул булды. Алар кайларда гына чыгыш ясамадылар... Үзләре җырчы, үзләре биюче бу апалар ансамльдә икенче яшьлекләрен кичерделәр. Бай эчтәлекле спектакльләр дә куйдылар. Наил абый аларны иҗат диңгезендә йөздерде. Әле хәзер дә ансамбль "кызлары" бик еш очрашып торалар, бәйрәмнәрне бергә уздыралар. Әнә, китапханәдә Наил абыйның 75 яшьлек юбилеена да җыелышып килгәннәр алар. Венера Шакиртова, Римма Җамалиева юбиляр белән бергә "Иж буеның айлы кичләре"н суздылар. Каләмдәш дуслары - "Күңел чишмәләре" иҗат берләшмәсе әгъзалары да "Наил абый - безгә оста да, остаз да", диделәр.
Әнә шулай, Алексеевск якларыннан Әгерҗегә эшкә билгеләнеп, бөтен гомерен безнең төбәктә мәдәнияткә багышлаган Наил агага без дә сокланабыз. Аның белән теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшеп, гәпләшеп утырырга була. Китапханәдә узучы кичәләрдә дә еш кунак ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев