Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Йөрәк кушуы буенча

Бу якташыбызның хәйриячелек ярдәме күрсәткән оешмаларны, кешеләрне атар өчен кулдагы бармаклар да җитмәс, мөгаен. Ул бу эшне йөрәге кушуы буенча башкара. Сүзем - Иж-Бубый егете, "Казан май компаниясе" генераль директоры Искәндәр ҖИҺӘНГӘРӘЕВ турында. Тарих сакчысы Искәндәрнең безнең районнан Татарстанда уза торган "2013 ел хәйриячесе" конкурсында катнашу өчен кандидат буларак кертелүе...

Бу якташыбызның хәйриячелек ярдәме күрсәткән оешмаларны, кешеләрне атар өчен кулдагы бармаклар да җитмәс, мөгаен. Ул бу эшне йөрәге кушуы буенча башкара. Сүзем - Иж-Бубый егете, "Казан май компаниясе" генераль директоры Искәндәр ҖИҺӘНГӘРӘЕВ турында.

Тарих сакчысы
Искәндәрнең безнең районнан Татарстанда уза торган "2013 ел хәйриячесе" конкурсында катнашу өчен кандидат буларак кертелүе очраклы гына түгел. Иж-Бубыйда бик күпләр рәхмәтле бүген игелекле якташларына. Балалар бакчасы, үзе белем алган мәктәп, мәчеткә даими ярдәм итеп тору җаен таба ул. Зиратны төзекләндерүгә матди ярдәм күрсәтә. Авылда Сабан туе уздыруда да аның ярдәме зур. 9 Майда, Өлкәннәр көнендә авылдагы әби-бабайларны бүләкләр таратып сөендерә. Мәктәптә яхшы укучылар өчен Казанга, Болгарга, төрле театрларга экскурсияләр оештыручы да - әлеге дә баягы Искәндәр абыйлары. Авылга кайткан саен туган мәктәбенә керми китми ул.
Шулай да бу игелекле эшмәкәр күрсәткән иң зур матди ярдәм бертуган Бубилар мирасын, алар белән бәйле тарихи биналарны саклауга һәм яңартуга кагылышлысыдыр, мөгаен.
- 2011 елда Искәндәрнең инициативасы белән "Бубилар мирасы" иҗтимагый оешмасы төзелде. Тарихи ядкарьләрне саклау, пропагандалау, популярлаштыру юнәлешендә байтак кына эш башкарылды инде. Күп кенә архив материаллары барланды. Авылыбыздагы ун тарихи бинага элмә такталар урнаштырылды. Бертуган Бубилар яшәгән бинаның түбәсе, күп кенә тәрәзәләре алыштырылды, электрүткәргечләр тәртипкә китерелде. Хәзерге вакытта әлеге бинаны тышлау, ә бер бүлмәне XIX гасыр стилендә ремонтлау эшләре башкарыла. Гомумән, тарихи мирасны саклау, яңарту юнәлешендә башкарылган һәр эштә Искәндәрнең матди ярдәме әйтеп бетергесез зур, - ди "Бертуган Бубилар" иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Раиф Гәрәев.
Иж-Бубыйда бик еш уздырылучы фәнни-гамәли конференцияләрне оештыруга да һәрвакыт матди ярдәм күрсәтә Искәндәр. Шундый конференцияләрнең берсендә эшмәкәрнең:
- Әгәр сез минем турында "акчасын кая куярга белми, шуңа ярдәм итә дә инде" дип уйлыйсыз икән, ялгышасыз. Акча бервакытта да артык булмый ул. Тик минем туган авылымдагы тарихи ядкарьләрне киләчәк буыннарга да җиткерәсем, башкаларга да күрсәтәсем килә, - дип сөйләгәне хәтердә калган. Болай фикер йөртүче якташыбызны туган авылының патриоты дип тә, тарих сакчысы дип тә атау дөреслеккә туры килер.

Мөгаллимнәр нәселеннән
Ә шулай да Искәндәрнең тарихи тамырларыбыз белән шулай тәфсилләп кызыксынуы каян килә икән соң? Моның төп сәбәбе - аның үзенең дә мәгърифәтчеләр, мөгаллимнәр нәселеннән булуындадыр. Искәндәрнең бабасының бабасы Җиһангәрәй XIX гасырда Габдулла Бубилар белән бергә мөгаллимлек итә, Иж-Бубыйның данлыклы азанчысы була. Искәндәрнең бабасы Әнвәр, әтисе Рөстәм, әнисе Әлфия заманында районда хөрмәтле укытучылар иде. Искәндәр 12 буынга кадәр әби-бабасының нәсел шәҗәрәсен төзегән.
- Аның ярдәме белән күп авылдашларыбыз XVI гасырдан башлап нәсел шәҗәрәләрен төзеделәр. Аны төзү өчен күп вакытыңны архивларда уздырырга кирәк. Бу да - түләүле. Искәндәр архив чыгымнарын үзе түләп, аларны "бу тарих, музей өчен кирәк" дип төзетте, - ди Раиф Гәрәев.
Мәктәптә укыганда ук тарих иң яраткан фәннәренең берсе була Искәндәрнең. 8 сыйныфны гел "бишле" билгеләренә генә тәмамлап, Казандагы Суворов училищесына укырга керә егет. Аннан Львовта югары хәрби училище тәмамлый. Хезмәт юлын Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында сәяси тәрбия бирүче буларак башлый. Тик заман җилләре 2000 елларда эшчәнелеген бөтенләй башка юнәлештә дәвам итәргә мәҗбүр итә аны. Бүген Искәндәр - аягында нык басып торучы эшмәкәр, зур гына предприятие директоры.
Сөекле җәмәгате Ләйсәнгә ышанычлы юлдаш, кызлары Сәлимә белән Әнисәгә, уллары Әмиргә үрнәк әти Искәндәрнең иң зур хыялы - туган авылы Иж-Бубыйны авыл-музей дәрәҗәсенә күтәрү.
- Тарих буыннан-буынга күчә бара. Балаларыбыз, оныкларыбыз әти-әниләренең, әби-бабаларының тамырлары нинди бай тарихлы авылга барып тоташуын белергә тиеш, - ди эшмәкәр. Ә без шушы изге хыялын тормышка ашыру өчен аңа теләктәшәр табылса иде дип телибез.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев