Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Йөрәктә дә урын бар

Әнә шулай диде Илбашы Владимир Путин Мәскәү Кремлендә сугыш ветераны күкрәгенә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальне такканда. Әлеге сүзләрне Россия Президенты бер ветеранның: "Минем костюмымда медаль тагарга урын калмады бит инде" дигән сүзләренә каршы әйтте. "Медальгә генә түгел, йөрәктә дә һәрберегезгә урын табарбыз", - диде Владимир Путин. Район...

Әнә шулай диде Илбашы Владимир Путин Мәскәү Кремлендә сугыш ветераны күкрәгенә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальне такканда.
Әлеге сүзләрне Россия Президенты бер ветеранның: "Минем костюмымда медаль тагарга урын калмады бит инде" дигән сүзләренә каршы әйтте. "Медальгә генә түгел, йөрәктә дә һәрберегезгә урын табарбыз", - диде Владимир Путин.
Район Мәдәният сараенда хөрмәтле ветераннарга медальләр тапшырганда да җитәкчеләр аларга иң җылы сүзләр һәм теләкләрне җиткерделәр. Тимерьюлчы ветераннарга кадерле бүләкне район башлыгы Валерий Макаров, Горький тимер юлының Ижау регионы буенча начальник урынбасары Александр Лапшин, район хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Илгиз Галиев тапшырдылар. Бу өлкәннәребезнең күбесе мөстәкыйль йөри дә алмый. Тантанага балалары, оныклары ярдәме белән килүчеләр дә күп булды. Тугызынчы дистәне ваклаучы әби-бабайлар өчен сәхнәгә күтәрелү дә - бер газап. Әмма күкрәкләренә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальләрне такканда нинди горурлык хисләре кичерүләрен аларның күзләреннән дә укырга була иде.
- Мине онытканнардыр инде дип борчылган идем. Тимер юл узелы ветераннар советы рәисе Любовь Максимова бәйрәмгә чакыру китергәч ничек шатлануымны белсәгез, - ди тимер юл ветераны Анна Серебрякова.
- Бу - бишенче юбилей медалем. Нигәдер монысы аеруча кадерле. Алдагы юбилейларны әллә күреп була, әллә юк, - дип кушыла Әгерҗенең Мактаулы гражданины, тимер юлда 52 ел эшләп лаеклы ялга чыккан Михаил Селиванов. Сүз уңаеннан: аны тантанага 65 ел бергә гомер кичерүче җәмәгате Ида Семеновна белән бергәләп чакырганнар. "Ида хәзерге вакытта хастаханәдә дәвалана. Медальсез калырмы икән инде?" - ди ул, борчылып.
Ә менә монысы өчен борчылырга кирәкми, хөрмәтле өлкәннәребез.
Район Мәдәният сараена килә алмаганнарга бу көннәрдә медальләрне шәһәр мәктәпләрендә тапшыралар. Әнә, 3нче шәһәр мәктәбендә дә шундый очрашу узды һәм аны үзенчәлекле Батырлык дәресе дип атарга була. Ветераннарга медальләрне район башлыгы Валерий Макаров
такты. Ә укучылар сугыш темасын үз эченә алган бик тә эчтәлекле чыгышларын бүләк иттеләр. Бәйрәм, ихлас күңелдән сөйләшеп-гөрләшеп утыру чәй табыны артында дәвам итте.
Авылларда да юбилей медальләрен тапшыру өчен әби-бабайларны мәктәпләргә, Мәдәният йортларына кунакка дәшәләр. Авыл башлыклары килә алмаганнарының өйләренә баралар.
- Ветераннарның берсе дә медальсез калмаячак. Бәйрәмгә килә алмаганнарның өйләренә барабыз, өлкәннәребез борчылмасыннар, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Менә шулай, хөрмәтле ветераннарыбыз. Ә сез, Валерий Владимирович әйтмешли, "тик исән-сау, сәламәт кенә булыгыз".
p.s. Юбилей медальләре районда 963 сугыш һәм тыл ветеранына тапшырыла. Шуларның 546сы - авылларда, 417се - Әгерҗедә яшәүчеләр.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев