Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ырым-шырымга ышану нәрсәгә китерә?

    Медицинада ырым-шырымга ышануны тикшерә башлаганнар

    Берәүләр ырымнарга ышанырга ярамый ди, икенчеләре аларга бик зур әһәмият бирә. Ырым һәм йолалар көнкүрештә генә очрый, дингә яраклаштырганнары да бар. Әйтик, әрвахның өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү ул элек-электән килгән йола булып санала. Ырымнар безнең белән бергә яши, үзгәрә, хәтта аларга бәйле көннәр дә барлыкка килә. Мәсәлән, 17 ноябрь –  кара мәчеләр көне. Ырым-ышануларны болай күтәрү нигә кирәк соң?

    Кара мәчеләргә килгәндә, әлеге көн башта Италиядә барлыкка килгән. Аны хайваннарны яклау оешмасы тәкъдим иткән. Әйтүләренчә, хәзерге заманда да кара мәчене бәхетсезлек билгесе дип кабул итәләр һәм аларны юк итәргә атлыгып торалар икән. Бичара хайван безнең баштагы уйдырмалар аркасында җаннары белән хушлашырга тиеш түгел бит инде.

    Кара мәче юлыңны киссә, көнең уңмый, дигән ырым бездә дә бар анысы. Бусага аша сөйләшергә, бусагага утырырга ярамый, дигәне дә бар әле.

    Ырымнарның тискәре җиле бу юлларның авторына да тими калмады. Сишәмбе буш көн дип, алдан килешеп куйсак та, галим редакциягә килүдән баш тартты. Замана зәхмәте – коронавирустан куркам дисә, әле гаҗәпләнмәс идең. Фән кешесенең бер караганда көлке тоелган ырымга әһәмият бирүе гаҗәп тоелды, әлбәттә. Икенче яктан, уйландырды. Ырымнар тормышыбызда шулкадәр тамыр җәйгән икән бит. Ни өчен алай икән ул? Аларның эчтәлеге нидән гыйбарәт? Бу хакта танылган фольклорчы Фәнзилә  Җәүһәрова белән сөйләштек. Галимә иң беренче дин белән йолалар бер-берсенә каршы килә аламы, дигән сорауга җавап бирде:

    – Дөньяда диннәр бик күп төрле һәм һәрберсенең нигезендә йола ята. Шуңа күрә йолалар, төрле ышанулар дингә каршылык була алмый, алар – берсе икенчесеннән килеп чыккан табигый күренешләр. Табигый дип әйтәбез, чөнки  алар халыкның яшәешендә мәдәни күренеш буларак дәвам итә. Эчтәлеге әллә ни үзгәрмәсә дә, формасы, башкару ысуллары, куллана торган предметлары үзгәрергә мөмкин. Йоласыз ырым була алмый. Шул ук вакытта ырымсыз йола була алмый. Әйтик, бәби тапканда гына да, күпме йола башкарыла. Ырым – бик борынгы күренеш. Тел белән бергә ырым да барлыкка килгән. Чөнки ырым – гамәл генә түгел, аның сүзе, тексты да бар. Билгеле бер күренештән соң ниндидер тынычландыра торган сүз әйтеп кую – шулай ук ырым. Чөнки сүзнең көченә ышану  шулай ук бик борынгыдан килгән.

    Кара мәче ни өчен шулкадәр тискәре сыйфатларга ия соң? Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, фольклорда моңа да җавап бар:

    – Кара мәче турындагы ырым-ышануларга килгәндә, иң әүвәл кара төс турындагы ышануларга тукталып китик әле. Кара – бик үзенчәлекле төс. Адәм баласы дөньяны да якты һәм караңгы итеп кабул итә. Яктылык – беренче чиратта кояш, ул чистарта, анда бөтен нәрсә күренә, аңлаешлы. Кара – караңгылык, яшерен, бик аңлашып бетми торган төс. Кара төснең үз магиясе бар, аның артына нидер яшерелгән дип тә ышанганнар. Әйтик, кара артында начарлык булырга мөмкин. Кара артында яхшылык та булырга мөмкин. Шуңа күрә төрки халыкларда кара төскә бик зур әһәмият бирелгән. Кара тәкәне корбан итеп чалу, кара тавыкны чалу бар. Халыкта кара төснең тәэсир итү көче зуррак дигән ышану яшәгән. Кара мәчеләргә киләбез икән, мәче образы бик күп мәдәниятләрдә бар. Мисырның мәчегә үз  карашы, төркиләрнең үз мөнәсәбәте. Бу – табигый да. Чөнки мәче – адәм баласы белән бик күптәннән бергә яши торган җан иясе. Мәче белән ориентлашканнар, күзәткәннәр. Теге дөньяныкылар, түбән рухлар кара мәче кыяфәтендә йөрергә мөмкин дигән ышану бар. Кара мәче  энергетик концентрацияне алып килгәч, синең юлың уңмаска мөмкин дигән ышану бар. Халык бик тапкыр, ул мәченең «карасы»н кайтаруның да ысулларын уйлап тапкан. Әйтик, кара мәче юлыңны бүлгән чиккә җиткәч, бисмилла әйтеп узу, күзеңне йомып, төймәңне тотып, читкә төкеренеп узу һәм башкалар. Әлбәттә, капка төбендә кара мәченең үтеп киткәнен көтеп яшәү дөрес түгелдер, әмма мәдәни системада андый күренеш бар.

    Медицинада да ырым-шырымга ышануны тикшерә башлаганнар. Клиник психолог Резеда Әкбирова әйтүенчә, аның сәламәтлеккә турыдан-туры йогынтысы бар:

    – Элек без ырым-шырым, ышануларны кирәкмәгән, яшәргә комачаулый торган күренеш итеп саный идек. Ышанучан кешеләр җаваплылыкны башкага күчерә дип аңлаттык. Тора-бара, әлеге күренешне медицина күзлегеннән өйрәнә башлагач, без аның кешегә булыша алуына төшендек. Чөнки шундый шартларда яшибез, бөтен нәрсәне берничек тә белеп бетереп булмый. Үз-үзеңне тынычландыру өчен кайвакытта җаваплылыкның бер өлешен икенче нәрсәләргә күчерү кирәк. Ышану кешене тынычландыра, алга таба барырга көч тупларга ярдәм итә. Шулай да, мондый төр ышануга бик бирелергә кирәкми. Һаман да җаваплылыкны башка күренешләргә салу, алга барырга теләмәү, үз-үзеңне аклау тормышны туктатырга мөмкин. Кулыңнан килгәнне эшләргә, җавап таба алмаган әйберләрне калдырып торырга ярый. Юлны кара мәче бүлсә, юл уңмый дигән ырымга ышанырга кирәкми, дияр идем.  Чөнки син мәчегә карап кәефеңне, көнеңне негативка программалаштырып куясың.

    Сәламәтлеккә турыдан-туры йогынтысы булгач, без Фәнзилә Җәүһәровадан бусагага бәйле ырымнарны да аңлатуын үтендек:

    – Төрки фольклорда бусага әрвахлар урыны буларак кереп калган. Кабиләләр заманында, үз җирләрен әрвах рухлары сакласын өчен, аларны бусагага күмә торган булганнар. Борынгы кешеләр шулай аңлаган, шуңа ышанганнар. Бу күренеш чит ил мәдәниятендә дә актив кулланыла. Популяр «Пираты Карибского моря» фильмын искә төшерик, анда нәкъ шундый сюжет бар. «Властелин колец» фильмында да әрвахларның күтәрелеп кабиләне яклаулары күрсәтелә. Бу – гомумтөрки күзаллауларга корылган сюжетлар.

    Утрак тормышка күчкәч, бусага тышкы дөнья белә эчке дөньяның чиге буларак күзаллана. Шуңа күрә ул  бик үзенчәлекле урын. Ни өчен без шәмаилләрне ишек башына эләбез, ни өчен ат дагасы бусага астына кагыла?  Йортка җен-шайтан кертмәс өчен. Дага астагы начар энергиядән, шайтаннардан саклый дип ышанганнар. Көнкүреш йолаларында бусагага бәйле ырымнар бик күп. Мәсәлән, Сергач якларында килен бусаганы атлап керүгә, ишек башына сөлге элә. Бу – әрвахларны зурлау, аларны санлау, кабул итү йоласы. Көнкүреш йолаларында бусагага бәйле ырымнарның тагын берсенә тукталыйк. Әйтик, бала үсмәсә, аны җен алмаштырган дип уйлаганнар. Андый сабыйны бусагага салып, «үзеңнекен ал, минекен кайтар» дип, себеркенең арт ягы белән суккалаганнар. Чөнки бусага аркылы җен йөри дип ышанганнар. Бусагага утырырга ярамый дигән ышану да әрвахларга бәйле. Аны атлап чыгасы. Бусагага басып рухларын кимсетергә ярамый.

    Көннәргә бәйле ырымнар да бар бит әле. Әйтик, сишәмбе – буш көн санала, җомга көнне дә эшкә тотынырга ярамый. Кара мәче һәм көннәргә бәйле ышанулар турында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин менә ниләр сөйләде:

    – Һәр нәрсә Раббыбыз Алладан килә. Ул  буш чиләккә дә, песигә дә, аның кара төсенә дә бәйле түгел. Ырым-шырымга ышану – гөнаһ, Аллаһы Тәгалә безне аннан сакласын иде. Җомга көненә килгәндә, анда чыннан да юлга чыгарга ярамый, бернинди эшләр дә эшләнми торган вакыт бар. Бу – ирләр мәчеттә җомгага җыелган вакыт. Бу вакытта намаз укыла, дога кылына. Җомгага кадәр өлгерәм дип, ышанасыз икән, иртән сәфәр чыгарга ярый. Шулай да җомга намазын үз авылыңда, үз шәһәреңдә уку хәерлерәк. Сишәмбе гади көннәрдән санала. Раббыбыз һәрбер яңа башлана торган эшкә бәрәкәтен бирсен. Хәтта сишәмбе көнне башланса да.

    Ырым-ышануларның нигезенә кисәтү, халык күзәтүләре салынган. Ә бит һәрбер ышануның төбендә гыйлем ята ди, язучы Галимҗан Гыйльманов. Без аның белән берничә ышануның төбендә нинди гыйлем ятканын ачыкларга тырыштык:

    – Каен – кайгы агачы, аны йортка якын утыртырга ярамый. Ул чыннан да авыр энергетикалы агач, тикмәгә генә, каен – кайгыга, дигән гыйбарә халык теленә кереп китмәгән инде. Аның белән йорт тышларга ярамаган, төзелештә кулланылмаган. Чөнки ул тиз дөртләп китә, каты яна торган агач. Авыл кешесе үзен янгыннан әнә шундый ырымнар белән сакларга тырышкан.

    Наратны үз ызаныңа кертеп утыртырга ярамый. Тамыры иң көчле, җирне ярлыландыра торган агач. Бакчага утыртсаң, җир ярлылана дигән сүз. Энергетикасы көчле.  Исеме үк әйтеп тора, «нар» фарсыдан «ут» дип тәрҗемә ителә. Әмма янында 20 минуттан артык торырга ярамый, энергиясе кире тәэсир бирә башлый. Ул – чын мәгънәсендә урман агачы.

    Тоз түгү – бәлагә. Элек-электән иң кадерле продукт саналган. Тоздан башка бер генә ризыкны да пешереп булмый. Дәвалауда да файдаланыла. Бу ышану тозның кадерен арттыру өчен уйлап чыгарылган дип фаразлыйк.

    Сулы чиләкнең өстен ачык калдырсаң, шайтан койрыгын тыга. Моның нигезендә пакьлеккә омтылу, суны чиста килеш саклау теләге ята. Һавадагы тузан кисәкчекләреннән, башка элементлардан саклар өчен, аны ябулы килеш тотарга кирәк. Су янында бәхәсләшергә дә ярамый, ул начар энергияне үзенә йоктыра.

    Җиргә тимер кадарга, су өстенә сәнәк белән язарга ярамый. Бу кисәтү җирне, суны саклау өчен килеп чыккан дип уйлыйм.

    Кыскасы, мәчеләргә кырын карамагыз, ә менә берәр ырым-ышануга килеп төртелсәгез, асылы нидә икән дип уйланырга ярый. Анда – без белмәгән гыйлем яшеренгән булырга мөмкин.

    Чыганак

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: