Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Югары уку йортларында документлар кабул итү башлана: быел абитуриентлар документларын берьюлы 5 уку йортына тапшыра ала

20 июньнән югары уку йортларында документлар кабул итә башлыйлар, укучылар исә соңгы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, быел республиканың югары уку йортларында 16 мең бюджет урыны бүлеп бирелгән. Абитуриентлар документларын берьюлы 5 уку йортына тапшыра ала. Инженерлык һәм фәнни юнәлешләргә игътибарны арттыру максатында,...

20 июньнән югары уку йортларында документлар кабул итә башлыйлар, укучылар исә соңгы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, быел республиканың югары уку йортларында 16 мең бюджет урыны бүлеп бирелгән. Абитуриентлар документларын берьюлы 5 уку йортына тапшыра ала.

Инженерлык һәм фәнни юнәлешләргә игътибарны арттыру максатында, быел юрист, икътисадчы, халыкара мөнәсәбәтләр белгечлеге буенча урыннар азрак, ләкин, гадәттәгечә, юрист һәм икътисадчы булырга теләүчеләр саны кимеми. Әлеге белгечлекләр абитуриентлар арасында лидерлар рәтендә. Шулай ук ИТ белгечлек алырга, чит ил әдәбияты, лингвистика бүлегенә, халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керергә теләүчеләр дә шактый.

Казан Идел буе федераль университетының ректоры Илшат Гафуров әйтүенчә, университетка 60 тан да ким балл җыйган абитуриент кабул ителмәячәк. Коммерция нигезендә укуга килгәндә, КФУда быел түләүле бүлекләрдә бәяләр уртача биш мең сумга арткан. Фундаменталь медицина һәм биология институтына сорау зур. Иң кыйммәтлесе - стамотология бүлеге, биредә бер ел уку якынча 169 мең сумга төшә. Сүз уңаеннан, быел бүлектә беренче тапкыр 76 бюджет урыны булдырылган. Иң арзан белгечлек булып педагогия бүлеге санала, дөрес, монда да бәяләрне очсыз дип булмый. Педагоглыкка укыр өчен елына 78 мең түләргә кирәк. КФУ бюджет урыннарына 5316 кешене кабул итәргә әзер. Фаразлар буенча, конкурс бер кешегә уртача 10-14 кеше булыр дип көтелә.

Казан фәнни тикшеренү технология университеты быел студентларны гадәттәгедән күбрәк кабул итәчәк. Уку йорты респубуликаның әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре белән тыгыз элемтәдә тора. Шуның нәтиҗәсендә, былтыр 5 мең студент өстәмә стипендиягә дә ия булган. Казан дәүләт энегетика университеты бу юлы барлык студентларны да эш белән тәэмин итәргә вәгъдә итә. Биредә шулай ук торак белән дә проблемалар булмас кебек. Ни дисәң дә, студентларның 80 проценты читтән килгән укучылар. Тулай торакта хәзер ремонт эшләре бара. Студентлар өчен барлыгы ике мең урын әзерләнә. Казан дәүләт медицина университеты шул юнәлештәге урта һөнәри уку йортын тәмамлаган белгечләрне үзенә җәлеп итү юлын тапкан. Алар университетка БДИ тапшырмыйча, гомуми сынаулар биреп тә керә алачак. Бу укырга керергә теләгән студентлар санын 2,5 тапкырга арттыру мөмкинлеге бирә, ди кабул итү комиссиясендәгеләр. Идел буе спорт һәм туризм академиясе спортның 16 төре буенча тренерлар әзерли. Быел уку йорты 700 студент кабул итәргә әзер.

Дәүләт югары уку йортларына кергәндә аеруча да тырыш абитуриентларның өстенлекләре дә бар. Әйтик, алтын медаль ияләренә, җиңгән өчен һәм ГТО алтын значогы өчен өстәмә баллар каралган.


Бүген Татарстанда 29 югары уку йорты эшли. Аларның 16 сы дәүләтнеке, 13 е дәүләтнеке булмаган уку йортлары. Республикада 32 Россия югары уку йорты филиалы исәпләнә. Хәзерге вакытта бюджет өлкәсендә 61 мең студент укый. Бу барлык укучыларның 38 процентын тәшкил итә.

Шәһри Казан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев