Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Юл билгесе кемгә комачаулый

Шәһәребездәге Ометов урамы танымаслык булып үзгәрде быел. Ләкин бездә булганның кадерен белмәүчеләр, ватып-җимерүчеләр әледән-әле очрап тора. Менә бу урамнан да җиде юл билгесе юкка чыкты инде. Таяклары гына тырпаеп калды. Ометов урамына реконструкция ясалуны ничә еллар зарыгып көттек. Бу көн әгерҗелеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде. Биредә төзекләндеү эшләре башкарган "Брус"...

Шәһәребездәге Ометов урамы танымаслык булып үзгәрде быел. Ләкин бездә булганның кадерен белмәүчеләр, ватып-җимерүчеләр әледән-әле очрап тора. Менә бу урамнан да җиде юл билгесе юкка чыкты инде. Таяклары гына тырпаеп калды.

Ометов урамына реконструкция ясалуны ничә еллар зарыгып көттек. Бу көн әгерҗелеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде. Биредә төзекләндеү эшләре башкарган "Брус" җәмгыяте юл төзүчеләре Ометов урамына проект буенча каралган 138 юл билгесе дә куйдылар. Халык, машиналар аеруча күп йөри торган бу урамда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын саклау өчен бу билгеләрнең һәрберсе бик тә мөһим. Юл билгеләренең һәрберсе бишәр мең сумга төште, диләр юлчылар.
- Яхшы юллар төзелеп файдалануга тапшырудан соң ике атна да узмады, урамдагы юл билгеләре юкка чыга башлады. Бүгенгә җиде юл билгесен кубарып алып киттеләр инде. Таяклары гына басып калды, - дип борчыла шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Роман Альчиков.
Бу юл билгеләре кемгә комачаулый икән инде? Дөрес, Ометов урамында билгеләр бигрәк күп инде дип зарланучы машина йөртүчеләр булгалады. Аларның берсе дә артык түгел, барысы да закон таләпләре нигезендә куелды, диләр "гаишник"лар. Машина йөртүче шәһәрдәшләребезнең бу билгеләрне кубарып йөрүләренә дә күңел ышанмый.
Кемдер юл билгеләрен кар көрәргә кулланалар дип тә фаразлый. Әбиләр су савыты өстенә каплау өчен алгандыр диючеләр дә бар. Ләкин әбиләр әлеге баганага сикереп билгене ничек кубарып алсын инде?!
Кемгә, нәрсә өчен кирәк бу билгеләр дигән сорауга һич тә төгәл генә җавап табып булмый...
Хөрмәтле әгерҗелеләр! XXI гасырда югары технологияләр заманында яшибез. Ә кемнәрдер юл билгеләрен урлап йөри. Акылыгызга килегез! Уенчык түгел бит инде ул. Бер юл билгесен ясату бәясе - 1500-2000 сум. Аны урнаштыру чыгымнарын да өстәсәң, биш мең сумга төшә. Хәзер урланган билгеләр урынына яңаларын ясатырга кирәк. Аларны куюны "гаишник"лар да таләп итә. Ометов урамын карап, тәртиптә тоту - шәһәр балансында. Димәк, яңа билгеләр ясату шәһәр казнасына зыян гына китерәчәк.
- Шәһәр бюджетында юл билгеләрен яңадан торгызуга акча каралмаган. Әмма кайдандыр алып әлеге билгеләрне ясатырга кирәк. Шуңа күрә намуслы шәһәрдәшләребезне юл билгеләрен урлаучыларга, аларны бозучыларга карата битараф булмаска чакырам. Әгәр сез шундый ямьсез күренешнең шаһиты буласыз икән, кичекмәстән безгә 24242 яки полициягә 02, 22541 телефоннарына шалтыратыгыз. Ә куллары кычытучыларга "акылыгызга килегез!" диясе генә кала, - ди Роман Альчиков.
Шунысын да искәртеп үтәбез, юл билгеләренә зыян салу җинаять булып санала һәм моның өчен каракларны җинаять җаваплылыгы көтә.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев